поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.08.2021 Шоу-бизнес

Гөлүсә Шаһбан: “Закир түгел, арабызга кергән хатын-кыз гаепле”

Гөлүсә һәм Закир Шаһбан гаиләсе – эстраданың үзенчәлекле пары. Гөлүсә белән икесе арасындагы мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.

- Гөлүсә, ни өчен Закирны сайладың?

- Күрми торган кеше булгач, Закирны мөмкинлекләре чикләнгән кеше диләр. Ләкин ул бу сүзне үзе яратмый. Бүген андыйлар өчен бөтен шартлар да бар. Алар безгә караганда да күбрәк китап укый, мәгълүмат үзләштерә, компьютерны да яхшырак белә. Рульгә утырып, машина гына йөртмиләрдер. Кеше аны тышкы кыяфәтенә карап, “мескен” дип кызгана. Ә бит дүрт ягы сау-сәламәт кешеләр арасында да күпкә мескенрәк, тормышның төбенә төшкән кешеләр бик күп.
 
- Син Закирдан 11 яшькә яшьрәк. Өстәвенә дүртенче хатын булып баргансың...
 
- Минем турында: “Ничек инде шундый яшь, чибәр Гөлүсә дүртенче хатын булып Закир Шаһбанга кияүгә чыккан?”, “Акчасына кызыкканмы?”, “Түшәктә шәпме икән әллә?” – диючеләр күп булды. Ул вакытта хәзерге кебек социаль челтәр булса, бөтенләй теләсә нәрсә язарлар иде. Һәрбер кеше яшьлек-юләрлек белән кияүгә чыгып кала.
 
- Әти-әниең ничек кабул итте?
 
- Артка борылып карасаң, Закир белән кавышканыбызга 20 ел вакыт үтеп киткән. Буй җиткән кызымның әнисе күзлегеннән бу хәлгә карыйм да, әнинең хәлен бик яхшы аңлыйм. Минем өчен бик борчылгандыр. Теләгән ризыгымны ашадым, теләгән җиргә бардым. Беркайчан да әти-әни янына елап кайтканым булмады. Әти баштан ук: “Монда кайтып елыйсы булма. Бер генә тапкыр әйтәм, бүтән әйтмим”, – диде. Хәзерге көнгә кадәр әти-әни ярдәмен тоеп яшибез. Исән-сау була күрсеннәр.
 
- Закирга кияүгә чыкканыңа үкенмисеңме?
 
- Юк. Безнең вакытта кияүгә чыккан кайбер кызларның гомерләре исерек ир көен көйләп үтте. Эчмәсә дә, кыйналып яшәүчеләр, акчага интегүчеләр дә күп булды. Аларны миннән бәхетлерәктер дип уйламыйм. Күрми торган иргә кияүгә чыгуыма үкенмим. Мин – бәхетле. Закир миңа беркайчан да киртәләр куймады. Мин дә аңа яхшы хатын булдым дип уйлыйм. Көн дә тәмле ризык пешерәм, хәтта эчке киемнәрен дә үтүкләп кидерәм.
 
- Шулкадәр идеаль кешеме Закир?
 
- Бер минусы бар – холкы. Аның күрмәве берни түгел, ә менә холкы авыр. Элекке чын татар ирләренә хас усаллыгы бар. Аны берничек тә сындырып та, үзгәртеп тә булмый. Кирелеге дә бар. Әгәр ир кеше хатын-кыз киңәшенә колак салып яшәсә, бик зур уңышка ирешер иде дигәнне укыганым бар. Әгәр ул теләк-тәкъдимнәремне тыңласа, бүген бөтенләй әллә кем булыр иде.
 
- Закир элекке хатыннары белән аралашамы?
 
- Беренче хатыныннан улы бар. Аңа 37 яшь. Хәзер дә безгә Оренбургтан килеп йөри. Аңа һәрвакыт ишегем ачык, чәем кайнаган булды. Закир Татарстанга күченеп кайтырга хыялланганга күрә, икенче хатынына – Татарстан кызына ияреп монда кайткан. Кызганыч, ул хатын инде мәрхүмә. Өченче хатыны үзенең авылыннан, сеңлесенең сыйныфташы. Аның белән өч-дүрт ел яшәгән. Закир аларны гел яхшы яктан искә ала, берсен дә яманлаганы юк.
 
- “Закир бишенче тапкыр өйләнергә уйласа?” – дигән уй тумадымы?
 
- Андый уй башыма да килмәде. Мин алай тирәнтен уйлый торган кеше түгел, тормышка җиңел карыйм. Дөрес, барысын да йөрәк аша үткәрәм. Ләкин эчемдә берни дә сакламыйм, дусларыма бушанам, елыйм. Аннары күңел тынычланып кала.
 
- Гөлүсә, күп кенә гаиләдә була торган сынау сезне дә урап узмаган...
 
- Бу һәр гаиләдә була торган хәл. Танылганрак кешеләрнеке халыкка тиз тарала. 2015 ел иде бу. Закирның “Одноклассники” дигән социаль челтәрдә шәхси бите бар. Анда минем телефоннан да кереп була иде. Берзаман кереп карасам, Закир белән бер хатын арасында мәхәббәт кайный. Болар инде фатир алып, аерым яшәргә планлаштырган. Күзләрем маңгаема менде. Әгәр ул аның янына барып, бер тапкыр йоклап кайтса, ул кадәр авыр да булмас иде. Ләкин бер тапкыр да йокламыйча, җаны белән гашыйк булып, дөньясын оныткан хыянәт бик авыр кичерелә. Закир – иҗат кешесе, эмоцияләргә тиз бирелә. Теге хатын шул дәрәҗәдә аны чыгарыннан чыгарган булган. Күрешкәннәрме, юкмы икәнен белмим.
 
- Закирның үзе белән сөйләштеңме? Теге хатын белән элемтәгә чыктыңмы?
 
- Закирга кисәтү ясадым, ярсып еладым. Йөрәгемне алып атасым килде. Теге хатын белән дә сөйләштем. Ул шундук Закирга шалтыратып: “Нишләп миңа хатының шалтырата?” дип зарланды. Шуннан соң аралашуны туктаттылар. Күпмедер вакыттан соң, парольне алмаштырырга дип керсәм, бөтенләй икенче төрле исем-фамилияләр белән икесенә дә аккаунт ачкан. Шунда аралашып ятканнар.
 
- Синеңчә, бу очракта гаеп кемдә?
 
- Закирны гаепләмәдем. Монда кеше тормышына кергән хатын-кыз гаепле. Югыйсә, үзе дә гаиләле ул. Күпме кисәтүләрдән соң да аралашуларын дәвам иткәч, кызым бу хәлләргә шаһит булып елагач, шул хатынның әнисенә шалтыратырга булдым. Алдан ук: “Туктамасагыз, әниегезгә шалтыратам”, – дидем. “Вконтакте”да туганнарын табып: “Бу – журналист иде, миңа фәләннең әнисенең телефон номеры кирәк иде”, – дип яздым. Ул Биектау районындагы бер авылда яши булып чыкты. Сөйләштек. Бәлки аны борчырга кирәк булмагандыр. Ләкин үз гаиләм өчен көрәштем. Әгәр минем урында башка кеше булып, гафу итмичә, аерылышкан булса, ул хатын мәңге Закир белән яшәмәс иде. Ничә кешенең тормышы җимерелер иде? Бала әтисез калыр иде. Теләсә кайсы ирне үзеңә каратып була ул. Бигрәк тә хәзерге заман ирләрен. Теге хатын әле дә социаль челтәрдә мине күзәтеп утыра. plaza-escorts.com
 
- Ялгышмасам, бу хәлләрдән соң, Закир белән рәсми төстә язылышкансыз?
 
- Бу хәл күземне ачты, бик яхшы сабак булды. Гомумән, бу – һәркем өчен гыйбрәт. Хатын-кыз үз мәнфәгатен дә кайгыртырга тиеш. “Иргә ышанма, Иделгә таянма”, – ди халык әйтеме. Шуңа да мәктәп программасында психология фәнен кертергә кирәк дип уйлыйм. Әгәр Закирның башын әйләндереп, фатирын алсалар, кызым белән урамда калачакбыз дип курыктым. Моңа кадәр без никах белән яшәдек, 13 елдан соң язылыштык. Матур итеп фотосессия ясадык. Шулай итеп, Шаһбан фамилиясенә ия булдым.
 
- Гаиләгездә акчаны кем тота?
 
- Икебез дә. Закирның ике картасы бар. Кирәк булса, миңа да, кызыбыз Алисәгә дә акча күчерә. Түләүләр өчен дә Закир җаваплы. Барысын да телефон аша онлайн түли. Ничек түлидер, минем аңа башым җитми.
Мәхәббәт турындагы шигырьләреңне укыйм да, үзең дә еш гашыйк буласың, дигән фикер туа...
Мин – нечкә күңелле кеше. Әгәр берәрсе кулы белән генә тиеп китсә дә, шигырь туа. Айгөл Бариева “Үз кешем” дип җырлый бит әле? Мин ул “үз кешене” бер тапкыр күргәнем дә, тавышын ишеткәнем дә юк. Интернетта бер тапкыр аралаштык. Ул үзе аның турында шигырь язуымны белми дә. Мондый аралашулар шигырь язарга этәргеч булып ала. Закир беркайчан да күңел халәтемдә казынмый һәм көнләшми. Мин баш-аягым белән гашыйк булып, кем беләндер очрашып, юлдан язып йөрмим.
 
- Гөлүсә, ни өчен бер бала белән генә калдыгыз?
 
- Алисәгә 18 яшь тула, Аллаһ боерса. Гомер үтмәс, гел шулай булыр, теләсә кайчан бала табарсың кебек. Күпләр шулай уйлап ялгыша. Кызым бераз үссен әле, дия-дия гомер үтте дә китте. Ләкин бер дә уфтанмыйм. Шөкер, мин бүгенге тормышым белән канәгать.

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.08.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»