поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.08.2021 Мәдәният

Самарада «Татарларда кунакта» күчмә күргәзмәсе булды (ФОТО)

30 июльдә Самараның Петр Алабин исемендәге музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештырган күчмә күргәзмә ачылды. “Татарларда кунакта” дип аталган проект – татар милли мәдәниятенең төрле якларын чагылдырган гүзәл энциклопедия. Әлеге күргәзмәдә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында кулланышта булган этнографик материаллар, Россиядә һәм чит илләрдә иҗат итүче танылган рәссамнарның иҗади эшләре һәм халкыбызның йөзгә якын декоратив-гамәли сәнгать әйберләре җыелган.

Анда татарларның көндәлек һәм бәйрәм киемнәрен, көнкүреш кирәк-яракларын, хезмәт һәм музыка коралларын, савыт-саба һәм өй җиһазларын гына түгел, буяулар урынына нефть кулланып ясалган картиналарны һәм ике метрлы агач шүрәлеләрне дә күрергә була. Андый эксклюзив әйберләр олы яшьтәге кешеләрдә дә, балаларда да зур кызыксыну уяталар.
 
Һәр милләт үз халкының гасырлардан килгән әхлак кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, авыз иҗатын кадерләп сакларга тырыша. Һәр халыкның үзенә генә хас булган аерым бизәге дә була. Татар символы булган лалә чәчәге тукымада да чигелә, киезгә дә басыла, төсле күн читекләрдә, чүәкләрдә, мендәрләрдә һәм панноларда да үз урынын таба. Зәркан бизәкле алкалар, чулпылар, яка чылбырлары, хаситә, беләзекләр дә милли бизәкләргә бай.
 
Татар халкының декоратив-гамәли сәнгатендә график эшләр дә ят әйбер түгел, әлеге күргәзмәдә дә алар зур урын алып тора. Гарәп графикасындагы катлаулы язу ысулы белән башкарылган шәмаилләр дә һәр татар өенең күрке булып торырлык. Ә бу күргәзмәдә заманча ясалган берничә шәмаил дә бар.
 
Экспонатлар һәм картиналар тамашачыны, татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты белән таныштыра-таныштыра, бала чагына, туган якларына алып кайта, Татарстанның истәлекле урыннары белән очраштыра. Осталарның иҗат чыганагы да гади һәм ихлас халык сәнгатеннән башланадыр. Шуңа күрә самаралылар хозурына тәкъдим ителгән экспозиция һәрбер тамашачыга якын һәм кадерле.
 
Әлеге күргәзмәне ачу тантанасы да Самара татарлары өчен чын бәйрәм булды. Чараның рәсми өлешен Самара өлкәсенең Алабин музее директоры Андрей Кочетков башлап җибәрде һәм беренче сүзне “Дуслык” оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиулловка тапшырды. Ул үзенең чыгышында күргәзмәне оештырган Алабуга тарих һәм архитектура музей-тыюлыгы вәкилләренә һәм кабул итүчеләргә - Алабин музее хезмәткәрләренә, рәхмәт сүзләре әйтте, Җир шарының төрле материкларында яшәүче татарлар арасында элемтәләрне ныгытырга һәм сакларга кирәклеген билгеләп үтте. “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов та, оештыручыларга күргәзмә өчен рәхмәт әйтеп, алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде. Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүров Самара татарларының туган якны өйрәнүгә зур әһәмият бирүен ассызыклады. Ул кунакларга “Самар татарлары” журналын бүләк итте һәм басманың бу юнәлештәге казанышларын билгеләп үтте.
 
Тантана татар җәмәгатьчелеге арасында танылган җырчылар - аталы-кызлы Искәндәр һәм Альмира Сәетовлар, “Идел” татар халык эстрадасы ансамбле һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Мидхәт Әминов, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию ансамбле әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Зур экраннан Татарстанның туристик һәм икътисади потенциалы, төп сәнәгать предприятиеләре һәм әйдәп баручы музейлары турында видео күрсәтелде.
 
Тантана ахырында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының “Хәтер музее” мөдире Роза Ибраһимова күргәзмә буенча экскурсия үткәрде. Экспозицияне карагач та әле тамашачылар таралышырга ашыкмады. Алар Роза ханыма сораулар яудырып, Алабуганың истәлекле урыннары һәм музейлары, читек һәм түбәтәйләрне кайдан алып булуы, агач Шүрәлеләрне ясаучы осталар турында сораштылар. Музей мөдире “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе сорауларына да җавап бирде.
 
- Роза ханым, әлеге күргәзмә Россиянең биш төбәгендә узган икән инде. Самара татарлары сезне ничек каршы алды? Башка төбәкләрдә яшәүче татарлардан аерма бармы?
 
- Самара татарлары искиткеч кунакчыл, киң күңелле халык. Бүгенге тантанага җыелган халык саны аның милли мәдәнияте, тарихы белән нык кызыксынуы турында сөйли. Мин “Яктылык” укучылары чыгышын карап бик тә шатландым. Яшьләргә шундый күркәм тәрбия бирүче ата-аналарга, укытучыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Өлкә татарларының бердәмлеге, татулыгы нык сизелә. Афәрин! - дип хисләре белән уртаклашты Роза ханым.
 
Күргәзмә 29 августка кадәр Самара шәһәре, Ленинская урамы, 142 йорт адресы буенча урнашкан Алабин исемендәге музейда эшен дәвам итәчәк. Искәртеп үтәбез, дүшәмбе – ял көне. Билет бәясе 150 сум. Ә балалар, студентлар һәм пенсионерлар өчен 100 сум гына. Килегез, күрегез, сокланыгыз.
 
Белешмәләр өчен телефон: (846) 333-64-23 (П.Алабин исемендәге музей).
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 18.08.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»