поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.08.2021 Җәмгыять

“Фарсель бик тынгысыз җан иде. Беркайчан да үзе өчен яшәмәде. Кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты”

Язучы, профессор, бакчачы Фарсель абый Зыятдинов белән хушлашырга килүчеләрнең һәммәсе аның турында шулай ди.

21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булган. Ике айга якын ул Республика клиник хастаханәсендә ята һәм шунда вафат та була. Бүген “Мәрҗани” мәчетендә аны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмне Биектау районы зиратында җирләделәр.  

Фарсель абыйның хатыны Венера апа аның янына ике көнгә бер тапкыр барып йөргән. Үзе ашый алмагач, иттарткычтан ит чыгарып, шуннан шулпа пешереп, трубка ярдәмендә ашата торган булган. 
 
– 55 көн ятты хастаханәдә. Сөйләшә алмаса да, аңында булды, ишетеп ятты. Җомга көнне баргач, телефоннан “Ясин” сүрәсен укыттым. Температурасы күтәрелгән иде, бер сәгать кулымны маңгаена куеп утырдым. Дүшәмбе киләм, исән-сау бул, дип саубуллаштым. Кичә ашыга-ашыга хастаханәгә барып кердем. Табиб, керми торыгыз әле, ди. Берникадәр вакыттан тагын аның янына кермәкче булам. Аның хәле авыр, керми торыгыз, ди. Андый вакытта ничек кермим инде дип кереп киттем. Күзләре яртылаш йомык иде, бөтен тәне кайнар, сизәм, әкрен генә китеп бара. Фарсель, китәсең бит, бәхилләшик, миңа рәнҗемә, дидем, күзләрен йомдырдым. Соңгы сулышында саубуллашып өлгердем мин аның белән, – дип сөйләде Венера апа. 
 
Фарсель белән алар ундүрт ел яшәгән. Фарсель абыйны күпләр бакчачы буларак белә, ул беренче чиратта укытучы иде. Казан университетында укытты. Венера апа аның бик төгәл, тынгысыз җан булуын искә алды. 
 
– Иртәнге җидедә чыгып китә иде, кич соң гына кайта. Аннары лекцияләргә әзерләнә, рецензияләр, китабын яза, шигырьләр дә язарга өлгерә. Бер минут вакытын әрәм итми, төне буе язу белән мәшгуль була иде. Икенче көнне мин китапларын компьютерда җыя идем. Әле тагын радиога да йөри. Анда бәйрәмгә барган кебек бара иде. “тәртип”, “Болгар” радиоларын, анда эшләүчеләрне бик яратты. Татарстан радиосына барасы булса, иртәнге өчтә торып, биштә, беренче автобуслар йөри башлауга ук чыгып китә, чөнки радио ерак урнашкан. Ул анда эшләүчеләргә кадәр үк алдан барып утыра торган булган. Бик тынгысыз җан иде. Беркайчан да үзе өчен яшәмәде. Кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты, аларга файдалы булырга тырышты. Булганына канәгать була белде. Күп авырлыклар күрде. Сәламәтлеге дә булмады. Сырхауханәләргә үзем алып бардым, табибка авыруы турында сөйләгәндә дә югалып кала, аның өчен үзем сөйли идем. Сабыр, тыйнак иде, – ди Венера апа мәрхүм ире турында.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.08.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»