поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.08.2021 Спорт

«Кроль? Брасс? Юк! Колач җәеп йөзү!» («Фәйзуллин йөзүләре»ннән ФОТОрепортаж)

Бүген Мамадыш шәһәрендә «Фәйзуллин йөзүләре»нең 43нчесе узды. Бу матур бәйрәм ел саен үткәрелә, Аллаһка шөкер, әле бер дә өзелгәне юк. Чараның башлап йөрүчесе – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Бүген Мамадышка Казаннан 20ләп кешедән торган иҗади десант килеп төште: язучылар, журналистлар, шул исәптән, “Матбугат.ру” хәбәрчесе дә.

Башта кунакларга тәмле итеп иртәнге аш ашаттылар. Аннары Шәйхи Маннур һәйкәле янында шигъри бәйрәм булды. Анда Мамадышта яшәүче язучылар, иҗат әһелләре, китапханәчеләр, укытучылар, әдәбият сөючеләр килгән иде. Казан кунакларын сәламләргә район башлыгы Анатолий Иванов та килде. Шигъри мизгелләрне Алмаз Хәмзинның җырлы-баянлы чыгышлары бизәде. Бер апаның каршысына утырып, шул кадәр матур итеп җырлады ки, “бу вакытта Шәйхи Маннур борылып карады бугай”, - диде Зиннур Мансуров. Сүз уңаеннан, Зиннур әфәнде быел «Фәйзуллин йөзүләре»н оештыручыларның берсе иде, чөнки үзе дә Мамадыш районыннан.
 
Шигъри бәйрәмнән соң кунакларны музейга дәштеләр. Монда район белән бәйле тарихи экспонатлар белән таныштык. Һәм киттек шуннан соң Нократ буена. Йөзү ярышына. Монда инде МЧС хезмәткәрләре, дежур торучы “Ашыгыч ярдәм” машинасы, оештыручылар җыелган иде. Кайберәүләр су коенды, кемнәрдер ярышка ук керде. Нократның агымы көчле шуңа күрә йөзүне югарырак җирдән башладылар. Башта Нократның икенче ярына йөзеп чыгасы, аннары кирегә. Кайберәүләрне елга уртасыннан МЧС көймәсе тартып алды. Көлке хәл түгел, Нократның уртасына җитү дә зур батырлык. Йөзүчеләрне көткән арада ярдагы халыкның күңелен Алмаз Хәмзин күрде.
 
- Алмаз абый, бу йөзү стиле ничек дип атала? Кроль? Брасс?
- Колач җәеп йөзү дип атала.
 
- Алмаз абый, тегендә кемнәр йөзә икән, башлары буенча танымыйсызмы?
- Хәзер кешене баш буенча танып булмый, башсызлык буенча гына танып була.
 
- Алмаз абый, Равил Фәйзуллин иҗатын ничек бәялисез?
- Элегрәк аның иҗаты агымга каршы иде. Аннары агым көчәйде.
 
Алмаз Хәмзинның борычлы төрттерүләре ни белән тәмамланыр иде, белмим, әмма беренче булып йөзеп килүченең башы һәм ике кулы күренде. Ярдагы халык шул якка чапты. Әмма бу Мамадышта яшәүче бер кеше икән, татар да түгел. Бер уйласаң, йөзү ярышында иң беренче булып ул килде, әмма иҗат әһеле булмагач, аның белән бик кызыксынучы булмады, фотога да бик төшермәделәр. Барысы да офыкка карап, Равил абыйны көтте. Һәм ул үзен озак көттермәде. Әәәнә матур гына итеп өч кеше йөзә. Равил Фәйзуллин, аның улы Газиз һәм Данил Гыйниятов. Бу кешеләрнең финишка бергә килүләре инде традициягә әйләнде бугай. Элек Илсөяр Ихсанова да алар белән беррәттә иде, әмма ул быел йөзмәде. “Башка хатын-кызлар арасыннан иптәш булмагач, кермәдем инде”, - диде ул “Матбугат.ру” хәбәрчесенә.
 
Бөтен халык яр буена чапты. Җиңүчеләрне котладылар. Шундый гадәти булмаган ярыш бу, чөнки монда бөтен кеше җиңүче. Киләсе елга 44нче «Фәйзуллин йөзүләре»ндә катнашырга насыйп булсын. Елгаларыбыз саекмасын, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын.
 
Бәйрәмнән «Матбугат.ру» фоторепортажы:
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.08.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»