|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2021 Дин
Мулланың вазыйфасы нидә?Кеше мәет юудан курка икән, ул мулла була аламы? Коръән ашына баргач, мулланың вазыйфасы нидә? “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ:
— Төп вазыйфасы — вәгазь сөйләү. Дәгъват, диннең күркәмлеген аңлату, кешеләрне борчыган дини сорауларга ачыклык кертү, аралашу. Кеше мәчеткә йөрмәскә, вәгазьләр тыңламаска мөмкин. Ә монда мулланы тыңлап, изге юлга басуы, дин белән кызыксынуы бар.
Мәет юуга килгәндә, бу эштән курыккан кеше дә мулла булырга хаклы. Чөнки элек-электән, хәзер дә муллалар арасында иганәчеләр, укытучылар, фермерлар бар. Әйтик, бөтен мулла да өшкерә белми. Аның каравы вәгазьне үтемле итеп сөйли. Һәрберсенең үз юнәлеше булырга мөмкин. Кешегә Аллаһ нинди талант биргән бит.
@gulnur11255 фотосы
--- |
Иң күп укылган
|