поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.08.2021 Җәмгыять

Башкортостан фаҗигасе: шырпы сызмый ут чыкмый

Бурдан кала – уттан калмый. Соңгы арада бу сүзләрнең ачы мәгънәсенә бик күп төбәкләр инана. Россиянең берничә төбәгендәге урманнар ялкын эчендә калды. Күрше Башкортстанда да — фаҗига.

Башкортстан урманнары 5 августка каршы төндә янгынга урала башлады. Хәйбулла, Зианчура, Зилаир, Баймак һәм башка районнардагы урманнар аеруча куркыныч астында калды. Ялкын теле якын-тирә авылларга да үрләгән. Социаль челтәрләрдә таралган фото-видеоларга караганда, табигатькә шактый зыян килгән. Билгеле, бу хәлгә битараф кала алмаган кешеләр социаль челтәрләрдә махсус аралашу чатлары, төркемнәр булдырып, берләшеп, хәленнән килгәнчә ярдәм чараларын күрде. Халык вакытында ярдәм күрсәтелмәүгә, коткаручыларның аз булуына кайгыра.
 
Рәсми мәгълүматларга күз салсаң (13.30 сәгатькә караган саннар. – Ред.), Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1919,7 гектар мәйданда барлыгы 26 табигый янгын учагы теркәлгән. Янгын сүндерү эшенә 1481 кеше һәм 200 берәмлек техника, 2 меңләп волонтер җәлеп ителгән.
 
Янгын чыгуның сәбәбе махсус рәвештә ут төртү дә булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Биш урында ут чыгаруда шикле кешене тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше кузгатырга җыеналар.
 
Башкортстандагы хәлләр турында без утка каршы көрәшүчеләр белән сөйләштек. Волонтерларның берсе Наилә сөйләвенчә, янгын сүндерүдә һәркем кулдан килгәнчә тырыша. Алар волонтер төркеме булып оешып, янгын чыккан төрле нокталарда ярдәм күрсәтеп йөргән. Килеп чыккан шушы афәттән күңелләре әрнесә дә, кешеләрнең мондый авыр вакытта да кеше булып калулары сөендергән. Янгын сүндерүдә алны-ялны белмичә катнашучыларны урманнарга якын авылларда яшәүчеләр аш-су белән тәэмин итеп торган.
 
Янгын Фаил Алсыновның туган авылына кадәр килеп җиткән. Ул – тумышы белән Юлдыбай авылыннан.
 
– Вазгыять кичә нык куркыныч иде. Ут авылларга төшә. Халыкның түземлеге, бердәмлеге ярдәмендә янгынның күбесе сүндерелде. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте бераз иртәрәк кушылса, игътибар ныграк булса, бу дәрәҗәгә, бәлки, җитмәс тә иде. Әле бүген дә янгын дәвам итә. Әзер булырга кирәген аңлыйбыз, – дип сөйләде ул. – Юкка гына халык, бурдан кала – уттан калмый, димәгән бит инде. Җил көчле булса, ут тагын килеп чыгачак әле.
 
Фаил Алсынов әйтүенчә, янгын чыгу турында бик күп төрле фикерләр йөри. «Мин дә янгын буш урыннан гына килеп чыккан дип санамыйм. Ник дигәндә, бер көндә төрле урында бер-бер артлы чыккан янгыннар бу», – ди ул.
 
Янгыннар нинди сәбәпләр аркасында чыга соң? Башкортстан һәм башка төбәкләрдәге кебек янгыннар Татарстанда да кабатланмасмы? Мондый бәла-казаларда кеше факторы ни дәрәҗәдә мөһим роль уйный? Шушы сорауларны КФУның табигатьне тергезү һәм су ресурсларын файдалану кафедрасы ассистенты, эколог Наил Назаровка бирдек.
 
– Урман янгыннарының сәбәпләре бик күп булырга мөмкин. Табигый сәбәпләрне санап киткәндә, монда яшен сугулар һәм торф чыганакларындагы пиролиз процессларын әйтергә кирәк. Гадәти табигый шартларда бу янгыннарның килеп чыгу мөмкинлеге чагыштырмача түбән. Ләкин корылык вакытында торф янгыннарының барлыкка килү мөмкинлеге бермә-бер арта, – ди белгеч.
 
Наил Назаров әйтүенчә, Якутиядә һәм Башкортстанда күзәтелгән урман янгыннарының асылын торф янгыннары тәшкил итә. Шул ук вакытта янгыннар чыгуның төп сәбәбен кеше эшчәнлеге белән дә бәйләргә була.
 
– Һәрбер янгын очрагын аерым өйрәнергә кирәк, чөнки янгыннар махсус ут төртү аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Төркиядәге соңгы янгыннар. Урман-кырларда калдырылган чүп-калдыклар аркасында да янгын чыгуы бар. Мәсәлән, тиешсез урынга ташланган чүплектә пыяла кисәкләре һәм шешәләр, «линза эффекты» барлыкка китереп, янгын чыгара. Коры чүп янып, янгынны куәтләргә мөмкин, – дип аңлатты белгеч.
 
Шөкер, Татарстанда андый зур мәйданда янгыннар юк, урманнар мәйданы да зур түгел – 18 процент кына. «Татарстанга күбрәк ялан-кырларда барлыкка килүче янгыннар хас. Монысы инде күбрәк авыл хуҗалыгы җирләрендә кулланыла торган коры үлән һәм иске саламны яндырулар аркасында килеп чыга. Бу да үз чиратында урман янгынына сәбәп булырга мөмкин», – ди эколог.
 
Мондый бәла-казадан ничек сакланырга дигәндә, велосипед уйлап чыгарасы түгел. Иң гади кагыйдәләрне үтәү дә җитә бит югыйсә.
 
– Табигатькә чыкканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Очкын чыгаручы әйберләр белән сак куллану, чүп-чарны теләсә кая ташламау кебек гади кагыйдәләр зур фаҗигагә каршы ышанычлы ысул булып тора. Ә инде табигый янгыннарны булдырмау өчен аларның килеп чыгу сәбәпләрен тирәнрәк өйрәнү һәм төгәл фәнни фаразлау (шул исәптән математик модельләр ярдәмендә дә) мөһим, – диде Наил Назаров.
 
Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтте.  «2021 елның 6 августыннан 16 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары дәрәҗәдә (IV класс) сакланачак», – ди метеорологлар.
 
САН
 
2021 елның 2–8 август аралыгында Россиянең 51 төбәгендә 372 урман янгыны сүндерелде.

Чулпан Гарифуллина
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»