|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2021 Матбугат
Миләүшә Кашафетдинова: “Тормышта син бөтенләй башка икән, диләр”Радио һәм телевидение алып баручысы Миләүшә КАШАФЕТДИНОВАның һәр иртәсе сәгать 5 тә башлана. — Төп хезмәт урыным — “Болгар радиосы”. Телевидение — өстәмә эшем. Иртән торгач, 6 нчы яртыда мине машина радиога алып китә. Иртәнге сәгать 7 дә эфирым башлана, анда сменамны төгәлләгәч, тизрәк телевидениегә йөгерәм, — ди Миләүшә. — Миләүшә, сүзне якыннарың белән танышудан башлыйк әле.
— Әти-әнием Арчада яши. Әнием Гүзәл озак еллар балалар бакчасында эшләде, хәзер кибет складында хезмәт куя. Әтием Фәрит “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртә. Гаиләдә мин — беренче бала, әби-бабай өчен дә тәүге онык. Барысыннан да күп мәхәббәт эләкте. Бертуган энем Рөстәм дә гаиләсе белән Арчада яши. Атна саен әти-әни янына кайтабыз. Балалар җәй буе шунда тора.
— Балачак хыялың кем булу иде?
— Бәләкәй чакта миндә телевизор каршына басып сөйләү гадәте бар иде. Әмма диктор булу турында хыялланмаганмындыр. Арчаның музыка мәктәбе без укыган чорда төзелде. Шунда театр түгәрәгенә язылдык, алып бару серләренә дә бераз өйрәттеләр. Бәлки, шунда уянган хыялдыр бу. Йомшак, бик тыңлаучан, юаш, куркаграк бала идем. Хәзерге үсмерләр бөтенләй башка.
— Туры эфирда кәефсез чакларда да эшләргә кирәк. Андый вакытта үзеңне ничек җиңәсең?
— Хәзер тәҗрибә җитәрлек. Әмма кеше робот түгел. Стресслы ситуацияләр дә була. Гаеп итү бар. “Ул бит эшең, шуның өчен акча түлиләр. Укы, ялгышма”, — диләр. Туры эфирда башкачарак шул. Шундый көннәр була, тел әллә нишли, әйләнә-бәйләнә, укый алмас дәрәҗәгә җитәсең. Хата китсә, борчылам. Укучылар, тыңлаучылар директыма яза. Кайчак нинди интонация белән сөйләргә икәнен өйрәтүчеләр бар. Бөтенесен кабул итәм, рәхмәт, дим.
— Сине хәзер “ТНВ” аша да танып беләләр.
— Башта мине “ТНВ-Планета”га сайлап алганнар иде. Ул чакта икенчегә йөккә уздым. Бәби ялыннан соң “ТНВ-Татарстан”га “Новости”га кастингка килдем. Сайлап алуларына шундый сөендем. Хәзер чынлап та тамашачы күбрәк таный.
— Тормыш иптәшең иҗат өлкәсенә якынмы?
— Ул — Казан егете, миннән 7 яшькә олы. Иремне бөтенләй икенче дөнья кешесе дияр идем. Эше биналар арендалау, килешүләр төзү белән бәйле. Җитәкченең ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Ике бала үстерәбез: кызыбыз Дианага — 14, улыбыз Тимурга 7 яшь.
— Яшь аермасы сизеләме?
— Нык сизелә. Баштарак алай түгел иде. Бу күбрәк энергетикага бәйле. Мин әле һаман сикеренеп йөрим (көлә), ул күптән басылган. Җитмәсә, болай да тыныч кеше. Ә миңа гел ниндидер хис-тойгылар кирәк. Ирем мине бераз туктатып тора. Җитди, бераз корырак, шул ук вакытта бик сентименталь ул. Бер елга якын очраштык. Тормышта аннан бик канәгатьмен. Безне саклый, яклый, кайгырта.
— Гел җитди тапшыруларда эшләгәч, үзеңне дә шулай кабул итәләрдер?
— Әйе. Якыннан белгәч, фикерләре үзгәрә. И-и, син бөтенләй башка икән, диләр. Гел эзләнәм. Әле потенциалым тулысынча ачылып бетмәгән дип уйлыйм.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|