|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2010 Шоу-бизнес
Ачык дәрес сабаклары“Юмор-шоу” концертларына берничә ел рәттән барырга туры килде. Ни кызганыч, азагын карап бетерергә түземлек җитмичә кайтып китә торган идек. Бу юлы тагы бер кат сынар өчен бардым дисәм дә, ялган булмас. Бүген татар юморы бармы? Без көлә яисә көлдерә беләбезме? Бу сорауларга танылган юморчыларның сөйләгәннәрен тыңлап, хәтта сәхнәдә сөйләр өчен әзерләнгән текстларның эчтәлеген ишетеп кенә дә җавап биреп булмый. Тыңлаучы, ягъни безнең юмор-шоуларны карарга йөрүче тамашачыларыбызның фикерләрен ишетү, аларның ничек кабул итүе дә мөһим бит әле. Сүземне, мөгаен, соңгысыннан башлармын. Бу юлы залда күбрәк төрле районнардан килгән укытучылар җыйналган иде. Ни дисәң дә, юмор сәхнәсенең тематикасы Укытучы елына багышланган, “Ачык дәрес” дип атала. Кайбыч, Саба, Теләче районнарыннан килгән төркем-төркем укытучы абый-апалар белән танышырга өлгердем. “Укытучы – кеше куркытучы” дип язылган плакат тамаша беткәнче сәхнәдән алынмаса да, укытучылар рәхәтләнеп ял итте. Туйганчы көлгәннәреннән чыгып әйтүем. Сүз дә юк, һәр кеше бигрәк тә юмор-шоуга ял итәр, күңел ачар өчен килә. Шулай да сәхнәдә чеметеп алулар, мәктәптәге, югары уку йортларындагы көлкеле хәлләр уйланырга да мәҗбүр итәргә тиештер. Юмор-сатираның максаты да җәмгыятьтәге кимчелекләрдән ачы көлеп, фаш итеп, аны чишү юлларын күрсәтү бит. Сәхнәдә исә, белем бетте, хәзер интернет-компьютер заманы, укучылары да, укытучылары да надан, дигән фикерләр еш яңгырады. Моны Шәмси Закир үткәргән ” ачык дәрес” вакытында да, педсовет барышында да күрергә мөмкин иде. Шул ук вакытта берничә ел дәвамында күрсәтелгән әлеге дәрес барышы берникадәр искерә дә төште инде. Мәктәптә, парта арасында утыручы малайлар-кызлар бөтенләй үзгә хәзер. Безнең юморда иң зур кимчелек, мөгаен, аның хәрәкәттә булмавындадыр. Радио-телевидение дә мәзәк һәм, әйтергә кирәк, тозсыз мәзәк сөйләүдән арына алмый. Тәрбия чарасы булырлык юмор тапшырулары юк. Ачылган берсе ябыла бара. Бер үк вакытта телевизор экраннарыннан күзне ала алмыйча урыс юморын, сатирасын тыңлыйбыз. Чөнки аларның сәясәте дә бар, көн кадагында торучы фикере дә, хәтта алдагы көнгә берникадәр фараз да күзәтелә ул чыгышларда. Шуннан инде үзебезнең юморга бәя бирә башлыйсың. “Бик ошамады. Беренче өлешендә элеккеге укытучыларны дуракка калдырдылар. Тәмам тилегә чыгардылар. Коллектив белән программаны яңартырга кирәк дип кайттык. Әлбәттә, миңа кайбер чыгышлар, мәсәлән, Раил Садриевның пешекче булып сөйләгәне үзенчәлекле тоелды. Ике әби чыгышында бер үк вакытта дога кылып, аннан чукынып алулары ошамады”, – дип сөйләде бер укытучы. (Тамаша башланганчы телефоннарын сорап калган идем.) Әлбәттә, фикерләр төрле булырга мөмкин. Югары уку йортында белем бирүче танышым да, тамаша дәвамында анда-санда көлеп утырса да: “Фикерле бер-ике генә чыгыш булды, һәрхәлдә, юморның мәгънәсе булырга тиеш”, – диде.
Укытучылар күзлегеннән караганда, бу тамашада ниндирәк темалар күтәрелүен теләгән идегез дигәнгә, берничә кешенең җавабы бертөсле булды. “Безне кәгазь боткасына күмәләр. Документ арты документ әзерләп, безнең укытырга вакытыбыз да калмый”, – диде алар. Араларында: “Укытучыларының укытканнарына риза булмыйча, репетитор яллыйлар. Ачуыбыз килә. Авыл җирендә ул репетиторлар да – пенсиягә чыккан укытучылар бит, аларның вакытлары күп”, – дигән фикер белдерүче дә булды. “Безне эштән җибәрерлек яза күрмә, мин 13 сәгать кенә укытам. Авылда балалар саны да елдан-ел кими”. Күрәсең, укытучының хәле чыннан да җиңел түгел. Заманында укытучыларын изгеләрдән изге санаган, хәтта көлдә пешкән бәрәңгене дә ашамый торган дип уйлаучы укучылар юк инде ул хәзер. Шул ук вакытта өендә бер тавык асрамаган, бөтен җанын-тәнен мәктәпкә, укучыларына биргән, аңласын өчен дәрестән тыш вакытын кызганмаган укытучыны көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Чөнки алар бүген, кызганычка каршы, укытучы гына түгел шул инде. Алар бүген терлекче дә, пешекче дә, сатучы да, бала караучы да, тик чынлап торып укытырга гына вакытлары юк. Кара әле, сәхнәгә алып чыгарлык темалар күбәеп китте бит...
“Юмор-шоу”га килгәндә, алдагы ике ел белән чагыштырганда программасы тыгыз төзелгәнен билгеләп үтәсе килә. Шәмси Закир, Раил Садриев чыгышлары үтемле булды. Әбри Хәбриев тә чамасын югалтмады, шулай ук сөенечле хәл.
Буа сатира һәм юмор театры директоры Раил Садриев әйткәнчә, юмор ясар өчен акча жәлләмәскә кирәк. “Программаны алдан әзерләп, ел дәвамында киңәшләшеп эшләү зарури. Юморчыларны да тәрбияләргә кирәк. Бездә андый структура юк. Юмор белән махсус эшләүче кешеләр булуы шарт. Үзем шөгыльләнер идем, минем театрым бар. Мәскәүдәге кебек эшлә идең, төрле-төрле жанрда, төрле-төрле форматта. Ашык-пошык эшне тамашачы да сизмичә калмый. Чыгышта кыскалык та, осталык та кирәк шул”, – диде бүген гел иҗади эзләнү юлында булган Раил Садриев.
Юмор безгә бүген бик кирәк. Ул профилактика кебек. Алдан кисәтеп һәм әзерләнеп куйганны ярата.
Дмитрий БУНТУКОВ фотосы
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|