поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.08.2021 Ана теле

Сөйләмебезне бизәргә шагыйрь Шамил Анак “өлгеләрен” дә файдаланыйк. Ә алар нидән гыбарәт?

Кайвакыт миннән “Шагыйрь дә түгелсең, әдәби тәнкыйть белән дә турыдан-туры шөгыльләнмисең бугай, ә нигә вакыт-вакыт шагыйрьләр иҗатына кагыласың?” дип сорыйлар.

Әйе, төп темама – татар телен төрле даирәдә куллану мәсьәләләренә караган  фәнни хезмәтләрем арасында  күп кенә прозачы әдибебез рәтендә шагыйрьләребезнең, мәсәлән, Мифтахетдин Акмулла, Сибгат Хәким, Әнгам Атнабаев, Хәкимҗан Халиков, Рим Идиятуллин, Булат Сөләйманов һәм башкаларның иҗатын анализлаганнары да бар. Тел куллану осталыгы мәсьәләләрен ачыклаган фәнни эзләнүләрем-язмаларымда, уку әсбаплары-дәреслекләремдә Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Илдар Юзеев,  Фәнис Яруллин, Зөлфәт, Рахмай Хисмәтулла, Разил Вәлиев һәм башка шагыйрьләрнең сөйләм үзенчәлекләрен ачыклаганмын, әсәрләреннән мисаллар китергәнмен.  Анализ үзәге, әлбәттә инде, – әдипләребезнең шигърият осталыгы, анда да, иң беренче чиратта, тасвир, тәэсир итү чарасы буларак ана телебезне куллану, сөйләм оештыру маһирлыгы.
 
Өйрәнү объекты буларак нигә нәкъ менә шушы шагыйрь алынды, барысының да төп тәэсир чарасы-коралы – ул  ана телебез бит? дигән сорауга җавабым мондый: теге-бу сөйләм төрен оештыру өчен телне куллануның гомуми кагыйдәләре, закончалыклары береккән булса да гамәлдә сөйләм оештыру – ул һәр аерым очракта катлаулы, күп тармаклы – һәркайсыныкы үзенчәлекле. Беренчедән, тел дигән коралны куллану үзе күп яссылыклы, әйтик, бар сүзнең мәгънәсенә өстенлек бирүче, бар аның сөйләмдәге урынына, яңгырашына таләпчән; берәүсе конкрет фикерләүгә  һәвәс, икенчесе метафорик фикерләүче; Икенчедән, телне кулланучы, ягъни әдип, шәхес буларак та, иҗатчы буларак та ифрат катлаулы, төрле-төрле. Монда анализчының теге-бу әдип иҗатының үзенчәлекле  бер ягына карата шәхси  мөнәсәбәте булуы да әһәмиятледер Иҗатын үзем анализлаган  һәр шагыйрьгә шәхси мөнәсәбәтемне мин  төшендереп бирә алам. Әйтик, менә әле нигә Шамил Анакның шигъри осталык үзенчәлеген  анализларга алындым? Иң әүвәле, аның иҗаты белән кызыксынуның еллар үткән саен кимемәве. Илленче-алтмышынчы елларда яшь шагыйрьләр яңача ритм, рифма белән мавыгып киткән иде; бу күренешкә шигърият белгечләре генә түгел, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек чын шагыйрьләр  дә сизгерлек күрсәтте; җәмәгатьчелек  игътибары да кузгалды.
   
Арада Шамил Мәхмүтев (Анак) та бар иде. Мин Уфага күчеп, матбугат, әдәбият белән якыннан шөгыльләнергә тотынгач, үзе белән дә танышлык башлангач, аның иҗатына диккатем тагын да көчәйде; шигырьләрен даими укый бару, үзе белән дә аралашу мөмкинлеге артты. Беренче китабын бүләк тә иткән иде – укып тәэсирләнгәннән соң, язган һәр шигырен даими укый барып, яңаларын көтеп яшәүгә күнегелде. Аннан соң инде кире Казанга кайтып яшәп киткәч, әле Уфада, әле Казанда, әле Мәскәүдә очрашкалап торып, бик сирәк булса да әңгәмәләшеп алырга, шигырь, иҗат турында аның үз авызыннан кайбер фикерләр ишеткәләп торганга, вакыт-вакыт бәхәсләр дә кузгатып, Башкортстан – Татарстан мөнәсәбәтләре, төрки телләр бәйләнеше турында төрле сорауларны ачыкларга туры килде. Иң мөһиме: аның шигырьләренең үзгә бер тәэсире турында, моңа авторының нәкъ менә ана телебезне куллануга үзгә карашы, серләре барлыгын сиземләп, тоеп кызыксынудан туктамау, шул осталык тылсымын ачасы килү теләгенең беркайчан да сүнмәве анализ ясарга этәреп торды, кайбер нәтиҗәләргә дә киленде. Менә шулар шагыйрь-иҗатчыларга да, башлыча укучыларыбызга да ярап куяр, дип уйлап, бу язмага алынганмындыр да.
   
Аннары, Шамил Анак иҗаты әдәбиятчеләрнең, шагыйрьләрнең, әдәбият белгечләренең үзләренең дә игътибарыннан төшмәде бит. Ренат Харис, Тәлгат Галиуллин, Илдус Ахунҗанов, Әмир Мәхмүдев заманында аның шигъри феноменын ачарга омтылган җитди анализ ясадылар. Вакыт-вакыт шулар белән әңгәмә корып, бәхәсләшеп алу, әдип турында хакыйкатькә килү теләге дә кабынып торды. Шулар да бу язмага этәргәндер.  
   
Һәр чын шагыйрьнең укучыны җәлеп иткән, тартып тора, мавыктыра, тәэсир итә торган үзенчәлеге: фикерләү, бәян итү, хис белдерү, тасвирлау алымнары булырга тиештер. Аны башкалардан аерып тора торган. Шунсыз ул шагыйрь дә була алмый, кешегә тәэсир дә итә алмый. Шамил Анакның шәхси иҗадый йөзе нидән гыйбарәт?
   
Үзебезнең төп “ачышларыбызны” бәян итә башлаганчы, моңарчы ачыкланган, белдерелгән фикерләрне искә төшерик. Ш.Анак шигьриятенең төп үзенчәлеге, асыл хәсияти сыйфатлары фәнни өйрәнелгән, хәтта энциклопедия дәрәҗәсендә танылган: “Анак әсәрләренең лирик героена рухи дөнья бөтенлеге, әхлакый максимализм хас. Анак хәзерге татар шигыре төзелешенә, аның җанрлары үсешенә сизелерлек йогынты ясый, татар һәм башкорт  поэзиясенә верлибр (ирекле шигырь) формасын кертә, беренчеләрдән булып татар поэзиясендә сонетлар бәйләме булдыра, итальян терцинасын куллана, ода, касыйдә җанрларын яңарта, япон поэзиясендәге хайку һәм танка җанрларына назирәләр иҗат итә. Аның шигырьләре фәлсәфи уйлануларга бай, афоризм кебек яңгырый. Иҗатында еш кына новелла һәм шигъри проза формасына да мөрәҗәгать итә”... (Татар энциклопедиясе, 1 т. 161 бит.).
   
Сизәм: язманың керешенә тартым бу өлешеннән күз йөрткәндә укучымның чырае бик үк яктыдан түгел иде –“фәннилек, нәзәрилек басмас микән!” Андый борчылуга урын юк: бу язмаларның фәннилек дәрәҗәсе югары уку йортларыныкыча. Аларны шул таләпне белгән, шуңа күнеккән йөзләрчә түземле, тырыш “шәкерт” укый, үзләштерә. Безнең уйлану-эзләнүләребез дә шушы дәрәҗәдән ким булмаска тиеш. Аңлашылса кирәк, Ш.Анак иҗатының үзенчәлеге шагыйрьнең шәхес буларак уйлау, хискә бирелү, тормыш-яшәешкә, дөньяга фәлсәфи карашы төсмерләреннән хасил була, күрәсең: “рухи дөнья бөтенлеге, әхлакый максимализм, фәлсәфи уйлануларга бай” дигәннәре шуңа кинаядер. Аннары, шигыренең корылышы-төзелеше, яңгырашы үзгә булуы игътибарга алынган: верлибр, сонет, терцина, ода, хайку, танка, назирә дигән төшенчә-терминнар башлыча әсәрнең төзелешенә карый бит.
   
Болар эчтәлекнең һәм форманың чыннан да үзенчәлекле икәнен раслый торган факторлар. Тик болар гомуми иҗатка караган бәяләмә, ә аерым шигырьнең үзенчәлеге нидән тора – иҗат, шигърият ул– аерым әсәрдән, строфалардан, тексттан, җөмлә, сүзләрдән тора бит. Аерым шигырь эчендә “рухи дөнья”, “фәлсәфи уйлану”, “верлибр”, “назирә” ничек белдерелә, бәян ителә?
Хәер, әдәбият нәзәриясеннән берникадәр хәбәрдәр кеше дә бу сораудан бөтенләй үк хәбәрсез түгелдер – шигъри фикер теләсә кайсы очракта бары  тел чаралары (аваз, сүз, гыйбарә, җөмлә, текст) белән тукылган сөйләм белән бәян ителә. Сөйләм, дибез икән, димәк, монда телдән башка әле шагыйрьнең тавыш-өн, ым-ишарәләре, фикерне, хисне белдерә торган бүтән чаралары да искә алынырга тиеш. Димәк, Ш.Анакның шигъри осталыгының нигезе – аның сөйләме! Бары шулай гына. Димәк, Анак шигыренең дә әле икрар ителгән эчтәлек һәм форма рәвешләре, факторлары тик татар теле чаралары белән өретелгән сөйләмендә белдерелә. Безгә менә шул серне ачып. үзебезгә дә куллану җаен табарга кирәк.
   
Ш.Анак сөйләменең үзенчәлеге нидән гыйбарәт соң? Шагыйрь иҗатының, аның йөзенең асылын ачыкларга  алынган белгечләргә менә шушы әсаси  нигезне  ап-ачык итеп тәгаенләргә, бәян  итәргә кирәк тә иде. Югыйсә, энциклопедик сыйфатнамәдә афоризм төшенчә-терминын алмаганда турыдан-туры тел, сөйләм өлкәсенә, гыйлеменә караган  төшенчә юк диярлек; барысы да  шуңа кинаяле генә абстракт фәнни гыйбарәләр.
   
Бу сорауга тәгаенрәк җавап бәлки шагыйрь иҗатын махсус өйрәнгән белгечләр фикерендә ачыграк, төгәлрәк белдерелгәндер? Андый тикшеренүләр булды бит (Р. Харис.. Юл өстендә кояш. Казан утлары, 1967, №12, 127–132б.).; Т.Галиуллин. “Тыйнак табын”га кил, укучы! Казан утлары, 1983. №11. 141–144 б.)  Тик аларда Анак шигриятенең серенең нәкъ менә телгә  – шагыйрьнең сөйләменә турыдан-туры бәйле булуын аңлатуга ирешелмәгән иде.  
   
Әдәбият белгече Илдус Ахунҗанов (Үзенчәлекле шигърият. Казан утлары, 1983, №11, 144–148 б.). Анакның шигъри сөйләменә турыдан-туры якын килә, бу сөйләмнең асылын аңлатырга омтылыш ясый: “... сәнгать дөньясы белән фән дөньясы арасындагы зур аерманы ныклап аңлап алгандыр Шамил Анак. Сәнгатьтә, әдәбияттә бит шундый уникаль үзенчәлек бар: анда тормыш бүлгәләнмичә, өлешләргә таркалмыйча өйрәнелә, шулай тере хәлендә сурәтләнә һәм карала. Фәнни фикерләү исә өлешләргә бүлүне, төгәл логиканы һәм абстракт уйлауны таләп итә.
 
Ә җанлы тормыш һәм аны чагылдыручы әдәбият-сәнгать дөньясы законнарга гына сыеп бетәме соң?!! Юк, әлбәттә. Әдәбият теле, поэзия теле ул – киң колачлырак һәм тулырак! ... (Шамилчә), әдәбиятнең, сәнгатьнең максаты – икенче бер шартлы тормыш хасил итү, тудыру. Шигьрият дип алганда исә, сүз ярдәмендә яши һәм ачыла торган шартлы дөнья тудыру...”. Диккать итик: сүз ярдәмендә! Илдус Ахунҗановның бу язмасында гомумән дә шигьри сөйләм нәзәриясенә нигез әсасы булырдай бер фикер бар: шагыйрьнең үзенчәлеген аңлар өчен, аның теләк, хисләре белән теләктәш, хистәш булсын өчен укучы үзе дә шуңа әзер булырга тиеш. ...әлеге сәнгатьле һәм шартлы сүзләрдәге яшәүнең югары культуралы укучы күңеле белән очрашуы кирәк, нечкә һәм тирән бәйләнеше кирәк...
... аның әсәрләренең тулы яшәеше хасил булсын өчен укучы күңеленең үзенең бай һәм тирән булуы, югары культуралы булуы гаять мөһим”.
   
Шушындый җитди искәрмә белән без төп максатыбызга –Шамил Анакның шигъри сөйләме асылын ачыклауга күчик.
Аңлашыла булса кирәк, мондый темага фикер алышу өчен башта аның, кем әйтмешли, матди нигезе булу мотлактыр. Сөйләм барлыкка китерү өчен Шамил Анакның  беренчел чыганагы – тел “байлыгы” нидән гыйбарәт булган? Андый байлык туплансын өчен адәм баласына, иң әүвәл, тел тоемлавы дигән сәләт сорала, аннары  – шул сәләт белән тупланган тел байлыгыңны эшкә җигү, ягьни сөйләм кору һәвәслеге. Шөкер, Шамил абыйга бу сәләт татар каны, ана сөте белән бирелгән. Саф татарча аралаша торган төбәктә – Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәхим авылында туып үскән, татар мәктәбендә укыган, шушы төбәктән чыккан саф татар әдипләре Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Гайнан Әмири, Сәйфи Кудаш, Мирсәй Әмир әсәрләрен укып ләззәтләнгән Шамил әби-бабайлары, әти-әниләре аралашып яшәгән, борын-борыннан  төрле төрки халыклар сөйләшләре белән чигелеп, бай сүз келәме тәшкил иткән тел хәзинәсенә бик игьтибарлы булган – күпме сүз, гыйбарә тупланган аның хәзинә сандыгында. Гомере буе ул шушы хәзинә мөмкинлекләрен, ана теленең халык рухын саклаган аһәңен, көч-куәтен аралашуда булсын, әдәби әсәрләр язуда булсын ничек тә мулрак файдаланырга омтыла.
 
Язмыш аңарга бу хәзинәне өстәгәннән-өсти бару мөмкинлеген дә бирә:  Татарстан белән, аның иҗатчылары, тел белгечләре белән тыгызрак аралашып китә, Мәскәү уку йортларында төрки телле даирә, тел белгечләре белән аралашу җаен таба. Төрекнең атаклы шагыйре Назыйм Хикмәт белән танышып, аның әсәрләрен чын профессионалларча тәрҗемә иҗатына керешеп китә. Гомумән дә, тәрҗемә эшчәнлеге аның тормыш тәҗрибәсен дә, телләрне өйрәнү кысаларын да киңәйтә – телләрне чагыштырып, ана теленең яңадан-яңа мөмкинлекләрен, бигрәк тә сурәт ясау сәләтен ачуга ирешә бара. Чех һәм башка телләрдә аралаша, Прага университетында, Мәскәү югары уку йортларында укыта – болар барысы да аңарга сөйләмен баету файдасына...
 
Иҗат барышында ул, шагыйрь буларак, бердән-бер коралы сүз икәненә тәмам төшенә. Кешегә тәэсир итү, хис белдерү өчен сүзнең хәрәкәттәге егәрен акылың белән генә түгел, җаның-күңелең белән тойганда гына мөмкин икәнен аңлый. һәр сүзнең көчен, гайрәтен, сурәт мөмкинлекләрен ачык тоемларга омтыла, моның өчен сүзләрне бер-берсе белән  чагыштырып, кешеләргә тәкъдим итеп карап, башындагы-күңелендәге “сүз лабораториясендә” сынап, тәҗрибә үткәреп, энәсеннән-җебенә кадәр “җиз иләктән или”.
 
Төп коралы ана теленең эчке хәсиятен төшенүдә  Ш.Анакның  шушындый иҗади тәҗрибәсенә мондый югары бәя бирергә минем хакым бармы? Укучым моны язманың азагында үзе бәяләр. Ә әлегә кереш сүз сыйфатында, дәлил дә булсын дип, шагыйрьнең тел хакында әйткән афоризмнарын санап кына китәм:
Тел – халыкның җан сулышы.
Тел бар икән, яши икән – халык та бар, халык та яши.
х    х    х
Тел – аралашу, аңлашу чарасы гына түгел ул, тел – иң беренче нәүбәттә, халыкның рухи байлыгын, меңнәрчә еллык тәҗрибәсен җыйган бетмәс хәзинә.
х    х   х
Сүзләр – кодрәтле тел агачының мәңге яшел, мәңге яшь яфраклары.
х    х     х
Тел – милләтне миллә иткән иң беренче шарт.
х     х     х
Ватан, җир киткәндә дә, тел, кан кала.
Тел белән кан киткәндә, ватан, җир калса да, милләт китә.
х    х      х
Бөек дастаннар теле, бөек шагыйрьләр теле,
моңлы җырлар теле, телләр арасында мәгърур тел,
туган телем, синдә беренче кешелек сүземне әйттем һәм җирдән киткәндә соңгы хушлашу сүзләрен дә синдә әйтсәм иде!
Менә шагыйрьнең ана теленә карата фикере, кыйбласы, ышаныч-таянычы, өмете. Аны куллану үзенчәлекләрен менә шушы кыйбладан ачык күзалларга була. Безнең фикер агышыбыз, дәлил һәм нәтиҗәләребез дә шушылардан килеп чыга. Моңа тәфсиллерәк тукталу кирәктер.
                               Илдар Низамов,
                   филология фәннәре докторы.
Фото: БСТ
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 05.08.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»