|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2021 Язмыш
“Туган көнендә җидесен уздырабыз”Минзәлә районының Дружба авылы янындагы басуда арпа суктырганда 57 яшьлек комбайнчы Рәкыйп Сабирҗанов һәлак булган. Рәкыйп абый хатыны Илсөя апа белән Дыреевка авылында гомер иткән. Күпләп мал тотканнар. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар хәзер үз гаиләләре белән яши. Рәкыйп абыйны авылдашлары әйбәт, намуслы, тыныч холыклы, үрнәк кеше иде дип искә ала. Ул озак еллар “Полянка” хуҗалыгында эшләгән. — Яз көне чәчүдә, кышын тракторда, җәен комбайнда. Бөтен эш кулыннан килә иде. Барысын да җиренә җиткереп эшләде. Тәртипле, тәҗрибәле, ярдәмчел, яраткан дәү әти, әти, ышанычлы дус, терәк ир булды. Үлеме барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл. Фаҗига буласы көнне өйдән елмаеп чыгып киткән. Хатыны, бәлки, башы әйләнгәндер дип тә уйлый, ничек егылганын аңламыйбыз, — диде Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов. “Полянка” хуҗалыгында ике генә комбайн. Рәкыйп абый ярдәмчесе белән эшләгән. Егылган хезмәттәшен күреп, ярдәмчесе комбайнны тизрәк сүндергән. Әлегә фаҗиганең төгәл сәбәпләре билгеле түгел.
3 августта Рәкыйп абый 58 яшьлек туган көнен каршыларга тиеш булган. “Туган көнендә Рәкыйпнең җидесен уздырабыз”, — ди авылдашлары. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, Аллаһ гаиләсенә сабырлык бирсен.
Фото menzela.ru сайтыннан алынды.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|