|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2021 Җәмгыять
Хатыны һәм алты баласы янына кайтасы килмәгәнХабаровскиның транспорт полициясе хезмәткәрләре Амур өлкәсендә яшәүче хатыны һәм 6 баласы янына кайтырга теләмәгән 35 яшьлек ирне тимер юл вокзалында “бомба” шартлатам дип шалтыратуы өчен тоткарлаган. Бу хакта ведомство идарәсендә хәбәр итәләр. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, русияле шартлату белән янагач, вокзалны тиз арада эвакуацияләгәннәр. Вакыйга урынына шунда ук ашыгыч хезмәтләр килеп җиткән, әмма беркайда да бомба тапмаганнар.
Сорау алган вакытта ир исерек булуын һәм гаиләсе янына кайтырга теләмәгәнгә күрә “02” номерына шалтыратуын аңлаткан. Хәзер аңа террорчылык акты турында ялган хәбәр таратканы өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Менә хәзер “тучны” гаиләсе һәм 6 баласы янына тиз генә кайтмас инде. Теләгәненә ирешкән бит?!
Фото:smartik.ru
Чыганак: Lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|