поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.08.2021 Җәмгыять

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Якыннар бу чирдән үлеп китте. Марттан бирле авылда торабыз»

Россиядә яшәүчеләр өчен 2021 елда төп сүз «коронавирус» булган. Superjob хезмәте уздырган сораштыруда әнә шул ачыкланган. Икенче урында – «вакцина», өченчедә – «сәламәтлек». Ә сезнең тормышыгызда быел нинди сүз иң мөһиме?

Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты:
 
– Быел минем өчен иң мөһим сүз – балалар. Бар теләк: алар авырмасын, гомерле, бәхетле, тигез канатлы булсын! Вирус турында да уйладым, әмма мин аны кабатларга яратмыйм. Пандемия башланганда дүртенче балама йөкле идем. Бала өчен бераз борчылдым. Чөнки күп кенә танышларымның сабыйлары пневмония белән туды. Җитмәсә, авырлы вакытта бераз салкын тиеп чирләп тә алдым. Башкаларга вирус тимәде. Хәзер бит ни генә язмыйлар, ничек кенә куркытмыйлар. Якыннар, белгән кешеләр дә бу чирдән үлеп китте. Без марттан бирле авылда торабыз. Рәхәтләнеп, ял итеп яшәп ятабыз. Уңай уйлар белән яшим. Күңелне төшермибез. Үз кәефеңне үзең күтәрмәсәң, кем күтәрер?
 
Нәбирә Гыйматдинова,  Татарстанның халык язучысы:
 
– Минем өчен иң мөһим сүз – туган тел. Коронавирус, вакцина – дөнья күләмендә мөһим сүздер, бәлки, әмма минем милләтемә генә, татарыма гына кагылган, бүгенге хәле белән җаныбызны әрнеткәне – туган тел. Татар язучысы өчен башкача була алмый да инде ул. Минем телемнең киләчәге нинди булыр, бүгенге аксак хәлендә калырмы, әллә аягына басып китәрме, мәктәпләрдә укытылырмы, милли матбугат исән калырмы, татар китаплары укылырмы – мине менә шушылар борчый. Икенче урында – сәламәтлек, бөтен дөньяга кылган коронавирус зәхмәте.
 
Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов, Усад бистәсе мәчете имам-хатыйбы:
 
– Быел минем өчен иң беренче мөһим сүз иман булды. Нинди генә очрак булмасын: коронавирусмы ул, башкасымы – ул безнең өчен бу дөньядагы имтихан. Тормыштагы авырлыкны да, җиңеллекне дә иман белән узуы җиңелрәк. Икенче мөһим сүз – гаилә. Күп кеше шушы яңа вирус килгәч, гаиләләре белән якыннан аралаша, моның тәмен белә башлады. Гаилә – безнең киләчәк. Ул сау-сәламәт булса, бөтен җәмгыятебез дә сәламәт булачак. Өченче мөһим сүз – җаваплылык. Шул ук коронавирус котырган чорда күпләп кешеләр үлә башлады. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә: «Ләззәтне җиңүчене күбрәк искә алыгыз. Ул исә – үлем», – ди. Үлем кешегә һәр гамәл, һәр сүз өчен җавап бирергә туры киләчәген искә төшерә. Гадел булдың икән – әҗер-савабын аласың, гаделсез булуың өчен дә җавап бирәчәксең.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»