|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2021 Җәмгыять
41 хәрефле исеме аркасында чит илгә чыга алмаганДокументлар тикшергән хатын бер аңа, бер документка карый һәм нәтиҗәдә, вокзал начальнигына җибәрә. Пассажирның 41 хәрефтән торган исемен укый алмыйлар... Reddit сайтында UncleVoldy исемле берәү чын исем-фамилиясен күрсәтмичә генә үзенең бер тарихы турында бәян иткән.
1,5 ел элек ул Русиягә керә алмыйча җәфалануы турында язган. Аның исеме 41 хәрефтән тору сәбәпле(!) таможняда аңлашылмаучанлыклар туа.
Ирнең дүрт исем һәм ике фамилия. Чик аша үтәр өчен аңа экспресс-виза өчен 120 доллар (10,5 мең сум) акча түләргә туры килә.
Егет дуслары белән Яңа елда Эстониядән Санкт-Петербург шәһәренә килергә уйлый. Нарва шәһәрендә чикне үтәргә кирәк була. Документлар тикшергән хатын бер аңа, бер документка карый һәм нәтиҗәдә, вокзал начальнигына җибәрә. Вокзал начальнигы ирнең исемен телефонына яза һәм Googl язган җавапны күрсәтә. Интернетта: “Сезнең исемегез дөрес түгел. Сез чик аша чыгалмыйсыз”, - дип язылган була. Аңа илчелеккә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәләр, илчелекнең ачылганын көтеп иргә дуслары белән вокзалда кунарга туры килә.
Ачыклануынча, аның исеме онлайн-формада тутырылган белән туры килмәгән. Аның озын исем-фамилиясе анда сыймаган булып чыга. Ике сәгатьтән виза алган дуслар Санкт-Петербург автобусына өлгерәләр.
Чыганак: lenta.ru/news
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|