|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2021 Мәдәният
Арча һәм Яшел Үзән районнарында “Без – 41нче ел балалары” фильмын төшерү дәвам итә26 июль көнне Арча районында “Без – 41нче ел балалары” картинасын төшерү дәвам итә. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә язылган кайбер күренешләр язучының туган ягында - Гөберчәк авылында һәм Үрнәк бистәсендә сугыш вакытыннан бүгенге көнгә кадәр сакланган Арча педагогика училищесы урнашкан бинада төшереләчәк. Арча районында төшерү 6 көн барачак, шуннан соң Яшел Үзән районына барачаклар. Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов сүзләренчә, фильмның актёрлар составы җентекләп сайланган, кастинг ике турда узган. Фильмда танылган театр актерлары һәм татар эстрадасы артистлары: ТР Халык артисты Искәндәр Хәйруллин, ТР Халык артисты Илфат Камалиев, ТРның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, ТРның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, популяр алып баручы, эстрада артисты Зөлфәт Зиннуров, ТРның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Илүсә Хуҗина төшәчәк. Төп рольләрне Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры актерлары, шулай ук театр училищесының дүртенче курс студентлары башкара.
--- |
Иң күп укылган
|