поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.07.2021 Ана теле

Сөйләм сабакларын нәфис сүз осталары бирә. Галимҗан Ибраһимов мирасыннан “әлифләр”

Мәшһүр әдибебез һәм галимебез Галимҗан Ибраһимовның әдәби вә гыйльми мирасы тел фәнен үзләштерүдә мәктәптә дә, югары уку йортларында да төп чыганакларның берсе булып торганы һәркайсыбызга яхшы мәгълүм. Бу нигезле дә: әдипнең фәнни, әдәби-публицистик, иҗтимагый эшчәнлеге – мәгариф системасының һәр буынының нәзәри нигезләрен дә, гамәли нигезләмәләрен дә бердәй колачлаган бербөтен күренеш.

Тик методик программаларда башлыча аның тел нәзәриятенә, укыту кыйбласына караган фәнни хезмәтләре тәкъдим ителә, телне куллану, сөйләмият осталыгы юнәлешендәге мул тәҗрибәсе тиешенчә искә алынып бетми.
   
Укучыбыз сиземләвенчә, без инде игътибарны  аның  тел куллану “сабакларына” юнәлтәчәкбез. Аның бу кыйблада керткән өлешен дә ике юнәлештә күзалларга кирәк икән: беренчесе, тел куллану, сөйләмият нәзәриясе нигезен салган хезмәтләрен төпле барларга, өйрәнергә, программаларга кертергә тиешбез.
   
Тел фәнен тәфсилле күзаллап, аны укытуның тәртибен дә катгый системага салганнан соң, ул “Нәзәрияте әдәбия” фәне бар дип саный һәм  менә болай фикер йөртә: “...зур тел вә әдәбият тәгълимиянең бер кисәге, имля, сарыф, нәхүнең дәвамыдыр. Ләкин бу инде анларның тәмам диярлек үсеп җиткән агаларыдыр. Әүвәлге өч дәвер җөмлә кисәкләрен карады. Бу дүртенчесе исә җдҗбиятнең бөтен вә мөстәкыйль иҗазәләрен (җөмләләрен) тикшерә. Нәхү дәвамы булган бу фәндә, мәгълүм ки, хикәя, роман, тамашалык әсәрләр, өслүб (стиль), бәлягать (матур сөйләү, язу) вә шуңа охшаш хәлләр сөйләнелә”.
   
Сүз, әлбәттә инде, сөйләм фәне – сөйләмият турында бара. Г.Ибраһимов аңа әлләкайчан шактый төгәл билгеләмә биргән булган. Аеруча кыйммәтлесе шунда: әдибебез сөйләм нәзәриясенең үзе билгеләгән башлангыч нигезләрен үк үзенең гамәли иҗаты белән  беркетә, дәлилли килгән.  Ана телебезне төрле өлкәдә, төрле стильдә куллану тәҗрибәсе ягыннан да Г.Ибраһимов кебек колачлы әдип тагын бармы икән! Бу яктан да, ягъни телне куллану өлкәсен өйрәнү өчен дә, остазның иҗаты төзек, тулы, эзлекле бер система тәшкил итә. Ул татар әдәби теленең барлык сөйләм төре, стильләрендә (матур әдәбият, публицистика, фәнни, рәсми, эпистоляр һ.б.) иҗат иткән; алай гынамы, аларнаң күпчелегенә нигез салган, камилләштергән. Шунысы игътибарга лаек, ул иҗат төре буларак кайсы да булса әдәбият төренә, стиль тармагына   өстенлек бирмәгән, һәркайсының үзенчәлеген, нечкәлеген, башкалардан аермасын тоеп эш иткән.
 
Искә төшерик: Ибраһимовта әдәбият төшенчәсе астында телне корал-чара итеп файдалана торган теләсә кайсы объектны (әйтмә сөйләм хаҗәте, фольклор, фәнни чыгыш, гаммәви чараларның әйтмә һәм язма рәвешләре һ.б., ягьни сөйләмнең һәр төре) күздә тотыла.
   
Моны истә тоту бик мөһим: моңарчы телнең төзелешен (грамматикасын, лексикасын) өйрәнгәндә әдипнең матур әдәбият әсәрләре генә кулланылды, ә телнең кулланылышын,  ягъни сөйләмиятне төпле, системалы өйрәнү ихтыяҗы барлыкка килгән шартларда ул иҗат иткән барлык төр әдәбиятне дә, барлык төр стиль катламнарын да өйрәнү, дәреслек, кулланмаларга җәлеп итү мөмкинлеге туа.
   
Барыбызга да мәгълүм, моңарчы телнең төзелешен генә түгел, аны куллану өлкәсен өйрәнгәндә дә, мәктәптә өйрәткәндә дә, башлыча, матур әдәбияткә таянылды, язма сөйләм үрнәкләренә; кайсы гына дәреслекне, кулланманы искә төшермәгез, барысы да образлы әдәбият белән шыплап тутырылган, ә көндәлек яшәешебездә бу төр фикерләүгә күнеккән кешеләр бармак белән генә санарлык. Көндәлек сөйләм, нигездә, әйтмә сөйләмнән, конкретлыкка, документальлеккә нигезләнгән (публицистика, рәсми һ.б.) стильләргә корыла. Укытуны шушы нигезгә салганда Г.Ибраһимовның  күпкырлы, төрле өслүбле иҗаты алыштыргысыз чыганак-хәзинә була ала да.
   
Аннары, язучының тел куллану тәҗрбәсе моңарчы норматив-стиль юнәлешендә өйрәнелде. Ягъни  әдипнең әсәрләрендә телнең теге-бу категориясе, беренче чиратта, телнең тасвирлау-бизәкләү, образ тудыру чаралары ничек-ничек кулланыла дип барланды. Әйе, бу юнәлештә әдәбият һәм тел фәне аз эшләмәде.  Шул хисаптан Г.Ибраһимов әсәрләре дә шактый төпле анализланды. Без, беренче чиратта, С.Поварисов хезмәтләрен истә тотабыз. Аларны бүген дә файдаланырга кирәк.
   
Әсәрне сөйләм максатында анализлаганда алгы планга функциональ-стиль мөмкинлекләрен барлау чыга. Монда инде әдип телнең теге-бу категориясен, чарасын сөйләмнең нинди бурычын үтәү өчен куллана дип өйрәнү зарур. Моңарчы өйрәнелгән хезмәтләрдә, әйтик, телнең образлы чараларына (эпитет, метафора, аеруча чагыштыру) Ибраһимовның матур әдәбият әсәрләреннән бихисап мисал китерелә. Нәкъ менә шул чараларның нинди функциональ максатта кулланылуы тирәнтен ачылмый. Әйтик, Г.Ибраһимовның “үз” чагыштырулары бар: “Бер самавыр кайнарлык вакыт үтмәгәндер...”; яисә “суланган йоннан тигәнәкне тартып алгандай...”. Стилистикага караган хезмәтләрдә болар теркәлгән, әмма сөйләм мотивына бәйләп, ягъни функциональ планда төшендерелмәгән, ә бит төрле текстта алар төрле максат-бурыч ала, хәтта шуңа карап формасы да үзгәрә: “бер самавыр кайнап чыгарлык...”.
   
Күренә ки, язучының әсәрләрен норматив-стилистик яссылыкта анализлаган хезмәтләргә, аларны функциональ-стилистик максатта файдалануны  күздә тотканда, берникадәр тәнкыйтьчел дә карарга кирәктер. Бер генә мисал (бер уку кулланмасыннан өзек): “ Язучы һәр предмет, күренеш, вакыйганы сүзләр аша укучы күз алдына китереп бастыра. Моның өчен ул образ тудыру чаралары сайлый. Г.Ибраһимов, мәсәлән, базар күренешен  тасвирлаганда менә нинди эпитетлар куллана: Базар кайный. Әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән товарлар белән тулган кибетләрнең алдында, умарта корты кебек, халык шаулый (диккать итегез әле: --И.Н.): кысык күзле, түбән кашлы, кара-соры чикмәннән чувашлар. киң маңгайлы, елгыр күзле, ак чикмәнле кара башкортлар; күбесе итекле,  картузлы, кыска киемле, зур сары сакаллы, озын мыеклы руслар; көмеш тәресен ялтыратып йөргән озын кара киемле поплар;  ак йөзле, ак сакаллы, кара казакиле, итекле яки читекле-кәвешле сәүдәгәр татарлар, -- һәммәсе алалар, саталар, алдыйлар, алданалар, үзара гөж киләләр   (С.Поварисов. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. Уку кулланмасы. ТКН.).
   
Кулланма авторы эпитет дип ассызыклаган дистәләрчә гади сыйфат, рәвешләрнең берсе дә эпитет түгел. Эпитет бит ул күчерелмә мәгънәле берәмлек, образ тудыру чарасы, ә болар конкрет-номинатив сыйфатлар, хәтта атама, терминнар. Бу очракта нәкъ шулар кирәк тә, язучы бит төгәллек, конкретлыкка, хәтта документальлеккә ирешү максатын куйган. һәм моңа бик оста ирешкән дә.
 
Хәзер сөйләм гамәлиятенә якынайыйк. Бу очракта максатыбыз сөйләмебезне “бизәү” икәнен истән чыгармыйк. Матур әдәбият барлык төр язма чыганак арасыннан сөйләм төзергә өйрәтү үрнәге була аладыр, дигән идек. Бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов иҗаты. Ник дигәндә, сөйләм мотивлары (Сөйләм иясе, адресаты, нияте, шарты) аерым стиль-сөйләм төрләрендә аралашу-аңлашу максатына бәйле рәвештә бер юнәлешлерәк, бер яклырак була, димәк, тел чаралары да аерым юнәлешле, таррак күләмле була. Ә матур әдәбият әсәренең мотивлары, тормышны ничек бар шулай, дөрес һәм реаль чагылдыру максатын куйганда, колачлырак була, димәк, шул максатка муафыйк-ярашлы буларак тел чаралары да (экстра-паралингвистик чаралар да) төрле тармаклырак, төрле стильлерәк, ягъни баерак була.
   
Сөйләм иясен алсак, бу очракта аның –әдип-язучының  үзенең укучыга ихласый мөнәсәбәттә булуы бик мөһим. Шунда гына аның сөйләме үтемле, тәэсирле булыр. Ә ихласлык ул авторның башкалардан аерым үзенә генә хас чара-алымнары булуында да, беренче чиратта, әйтүдә тавышының-интонациясенең үз төсмерләре,
ә язуда исә фикерләү рәвешенең, мантыйгының үзенчәлеге, ягъни фикерләвендә һәм аны бәян итүдә тел һәм телдән башка чараларны куллану үзенчәлеге – укучы көткән, күнегеп, тәээсир чарасы дип кабул иткән шәхси иҗат үзенчәлекләре булырга тиеш.
   
Иң беренче, әдипнең кайсы гына әсәрен укыма (матур әдәбиятме. публицистик чыгышмы, фәнни яисә рәсми-тарихи язмамы). авторның үзен тоясың: аның нәкъ   менә шушы теманы, шушы өлкә-белгечлекне энәсеннән-җебенә белүен, шушы мәсьәләне төшендерү өчен телнең барлык нечкәлек-мөмкинлекләрен белүен, сиңа шуларны бәян итәргә, үгет-нәсихәт бирергә аның үз тәҗрибәсе, осталыгыы, үз хокукы барлыгын укучы тоя килә, шул тоюдан уңай хис – канәгатьләнү ала.
   
Әдипнең сөйләм иясенә карата таләпләре иң әүвәле аның персонажларының сөйләмендә ачык чагыла. Менә балта остасы сөйләме: “Минем атай гомер буена балта остасы булса да, кулга алырлык коралы юк... Минеке алай булмас... Мин балтаны корычтан эшләтәм. Ул агачны гына түгел, каты ташны да кыеп төшерер. Минем пычкыларым. өтергеләрем, ышкыларым кул тидерү белән үзләре өйреп торырлар. Мин Сәйфи карт кебек күземне кыйшайтып, бшымны бөгеп, төзләп маташмам. Минем үлчәүләр ике бүрәнә арасына ялгыш кысылган яфракны да сизәрләр. Беләсеңме! (Әсәрләр. 2т.429 б.).
   
Сизәмсез, остазыбызның иҗат хәзинәсе шулкадәр колачлы, шулкадәр тирәе тамырлы ки, кайсы юнәлешкә сабак алырга да аптырыйсың, күнегү тезисларын эзләүне дәвам иттерербез.
                                     Илдар Низамов,
                      филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 16.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»