|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2021 Криминал
Татарстанда элеккеге имамны урлаган биш кешене хөкем итәләр
Тикшерү ачыклаганча, узган елның июнь азагында Мамадыш районы Ишки авылы мәчетенең 70 яшьлек имамына биш җинаятьче һөҗүм иткән. Алар олы яшьтәге ир-атны бәйләгән, аның башына пакет кидергән һәм сәгать ярым чамасы автомобиль салонында тоткан. Һөҗүм итүчеләрнең берсе акча табарга өметләнеп элеккеге имамнан мәчетнең ачкычын алган. Аларның мәгълүматлары буенча, мәчеттә миллиард сум акча сакланырга тиеш булган. Җинаятьчеләр берни дә тапмагач, ресиверны урлап качкан, ә мәчетнең элеккеге имамын җибәргәннәр.
Җинаятькә катнашы булган кешеләрнең барысын да тоткарлаганнар. Аларның берсе генә үз гаебен өлешчә таныган. Ир-атларга «Талау» һәм «Кеше урлау» маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. Эш судка җибәрелгән.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мамадыш районында камуфляж формасы кигән өч кеше элеккеге имамны урлаган иде.
Фото: Нократ
--- |
Иң күп укылган
|