|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2021 Җәмгыять
Үсмер малайлар берничә гаиләне янгыннан коткарган
Пермь өлкәсендә үсмер малайлар берничә гаиләне янгыннан коткарган. Төнлә белән шәхси участокларның берсендә ут чыккач, аны беренче булып үсмерләр күреп ала. Сигез бала очраклы рәвештә генә биредән узып барган булган. Үсмерләр утка ташланган, алар өй эчендәге кешеләрне алып чыккан, утны үзләре сүндерергә маташкан. Үсмерләрнең батырлыгы аркасында, фаҗига булмый калган, диелә бу хәбәрдә.
Ялкын бик көчле була, аны бары тик янгынга каршы костюм киеп кенә сүндерәләр. Ләкин гап-гади мәктәп укучылары утка ташланырга курыкмый. Балаларның иң кечесенә 12 яшь. Алар яна торган өйгә кереп хуҗаларын алып чыга, җиһазларны ташырга булышалар.
15 минут эчендә янгын өч өйне чолгап ала. Коткаручылар килеп җиткәнче, Ваня, Миша һәм Никита күршеләргә йөгерә.
Төн, бар кеше дә йоклый, әгәр малайлар булмаса, фаҗига котылгысыз иде, диләр.
«Газ баллоннарын алып чыктылар, өй җиһазларын чыгардылар. Яна торган йортны коткарып булмыйсын аңлауга ук, алар чиләкләр алып күршедәге йортларга су сибә башладылар», — ди биредә яшәүчеләр.
«Куркырга вакыт булмады, адреналин булдымы, әллә шок булдымы — кем белгән», — ди малайлар.
Алар мәктәпне дә уттан коткарып калган. Мәктәп түбәсенә ут капкан булган инде.
«Анда басып торып булмый иде бит. Иремнең чәчләре янып бетте, ә алар түбәдә басып торып, су сипте. Аларның сандалий табаны эрегән. Киемнәре дә янган иде», — ди шаһит хатын.
Хәзер малайлар урамнан тыныч кына уза алмый — аларны бөтен кеше кунакка чакыра. Бу малайлар дистәдән артык гаиләне коткарган, диелә бу хәбәрдә.
Фото: ГУ МЧС
--- |
Иң күп укылган
|