поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.07.2021 Шоу-бизнес

Рамил Шарапов: ""Булмас синнән, бетәчәксең. Туганнан бирле ишетәм ул сүзне..."

Рамил Шарапов инстаграмга үзенчәлекле пост урнаштырган. Юмор остасы һәм пародист авыр сүз әйтүчеләргә, үзенә ышанмаучыларга эчендәге кичерешләрен, фикерләрен җиткерә.

"Кибеткә кердем, әйбер алып ятканда бер абзый керде кибеткә. Таныды инде бу мине. Хәл-әхвәлләр белешкән булды. Сүз барышында: “И-и, Рамил, синең эшең эш мени инде ул! Сәхнәдә сикереп йөрисең, көрәк күтәрәсең юк бит!” – диде. “Абый, мин көрәген дә күтәрә алам, ә син минем эшне эшли аласыңмы соң?” – дидем аңа җавап итеп. “Көрәк күтәрәм дигән буласың, булмас синнән!” дип куйды бу тагын.

Әлеге “булмас” дигән сүз шушы постны язарга этәрде.

Туганнан бирле ишетәм ул сүзне. Балачакта күңел төшенкелегендә йөргән чакларым булды. Бала вакытта берәр җирең башкаларныкы кебек булмаса, шуннан көлсәләр, бик авыр бит инде ул, үз эчеңә бикләнә башлыйсың. Ну минем ул вакытта колак иде инде. Бөтен урам малайлары көлә. Хәтта өлкәннәр дә “пошый колак” дип үрти иде. Мин шул вакытта үземне юатып: “Кечерәя әле ул” дип куя идем. Анда да “Булмас!” дияләр иде.

Мәктәптә укыганда да ишетергә туры килде ул сүзне. “Үскәч, шулай-шулай булам әле” дигәч, “Булмас!” дияләр иде.

Театр училищесына укырга кердем. Яшьтәшләремнең барысы да төс-биткә матур, озын буйлылар. Һәм шулар янына мин килеп чыктым. Буй бәләкәй. Кыяфәт тә аның кадәр түгел. Колак зур. Әти-әнине дә театрга чакырганнар иде хәтта. Имеш, артист озын буйлы булырга тиеш, минеке кечкенә. Миннән артист чыгачагына ышанып бетми иде кайбер укытучылар. “Булмас!” диделәр. Шуңа миңа артык игътибар да бирмәделәр.

Театрда да эшләп алдым.  Аннан  китергә туры килде. Анда да: “Булмас синнән, бетәчәксең”, дип әйтүчеләр булды.

Әлеге сүз шушы көнгә кадәр алга барырга этәргеч биреп бара. “Булмас”ны ишетеп үсүемә карап, югалып калмадым. Максатларыма тугры калып, алга барам! Иҗат юлым, яраткан тамашачым бар! Аллага шөкер, мин артист!

Башкаларга да киңәш итеп шуны әйтәсе килә: кеше сүзен тыңларга кирәкми. Үзеңә ышанырга һәм үз өстеңдә эшләп, максат-хыялларыңа барырга кирәк!

Никуллинның да шундый сүзләре бар, бик ошый ул миңа: кешегә үч итәргә, нәрсәдер исбатларга тырышма. "Просто" бәхетле бул! Көнчеләр синең бәхетле булуыңны күреп үзләре янып бетәчәк!" - дип яза артист.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»