|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2021 Мәдәният
Татарстан Милли китапханәсендә кызыклы күргәзмә ачылды. Бүген аны журналистларга тәкъдим иттеләр (ФОТО)Бүген бер төркем журналистлар Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә кунак булды. Сәбәп – үзенчәлекле күргәзмә ачылу. Күргәзмә үзе дә китап кебек: монда рәсемнәр дә, текстлар да, шәрехнамәләр дә бар. Артефактлар яңа күргәзмә форматларында – мэппинг (моның ник икәнен интернеттан карагыз), инсталляция, радиотрансляция өзекләре аша тәкъдим ителә. Чарада “Матбугат.ру” хәбәрчесе дә бар иде. Башта журналистларга тәмләп чәй эчерттеләр. Берәүләр кәһвә, икенчеләр каһвә эчте. Төрле тәмлүшкәләр белән сыйладылар. Милли китапханәнең җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова чәй артында журналистлар белән туганнар сыман аралашты, чөнки үзе дә күп еллар журналистикада хезмәт куйган кеше. Мәдинә Фатыйховна дулкынлануын яшермәде: бу күргәзмәгә бик күп вакыт, көч һәм энергияләре киткән.
“Матбугат.ру” хәбәрчесен әлеге чарага Тәбрис Яруллин чакырган иде. Ул монда урынбасар. Матур гына эшләп йөри. Әле журналистларга һәм милләтпәрвәр яшьләргә яхшы таныш пиарчы Динара Зиннәтова да шушында хезмәт куя икән. “Монда мени син хәзер?” дигән сорауга “анда да, монда да” дип җавап бирде.
Журналистларга экскурсияне Әлфрид Бустанов ясады. Экспозицияне борынгы эпитафияләр инсталляциясе ачып җибәрә. Ә Алтын Урда чорын компьютер анимациясендә карарга була. XVII-XVIII гасырлар Ислам эстетикасы Казан федераль университеты һәм Милли китапханә кулъязмаларында чагылдырылган. XVIII-XIX гасырлардагы язу рәвешләре эволюциясе шулай ук кулъязмалар һәм инсталляцияләрдә күрсәтелә. Совет чоры китапларында өч графиканың берьюлы кулланылышын күзәтергә була.
Экспозициянең һәрбер бүлеге татар китапларын өч яктан күзаллый: халыкара престиж, глобаль бәйләнешләргә ачык булу һәм эчке төрлелек. Күргәзмә сирәк китап һәм кулъязмаларны күрсәтә генә түгел, ул узган чорлар һәм бүгенге көн сорауларына җавап бирә.
Татарстан Республикасының Милли китапханәсендәге әлеге күргәзмә Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана икән. Чараның партнёрлары: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, Милли музей, «Татарстан» ДТРКсе һәм... Амстердам Университеты.
Күргәзмә һәр айның соңгы дүшәмбесеннән кала көн саен 11:00дән 20:00гә кадәр эшлиячәк. Өйдә ятмагыз, барып кайтыгыз. Казанга кунакка килсәгез дә сугылып чыгыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|