|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2021 Шоу-бизнес
Алла Пугачеваның элекке ире вафат
Сүз режиссер, актер һәм сценарист, җырчы Алла Пугачеваның элеккеге ире Александр Стефанович турында бара. Күңелсез хәбәрне аның дусты, музыкант Александр Левшин хәбәр итә. "Саша китте... Ий Раббым! Нәрсә бу?? Бу чир беркемне дә кызганмый", - дип уртаклаша ул.
Беренчел фаразлар буенча, үлем сәбәбе - коронавирус.
Стефанович ВГИКның режиссерлык факультетын 1969 елда тәмамлый. Ленинград телевидениесендә, Ленинград документаль фильмнар студиясендә эшли. 40тан артык документаль фильм, шул исәптән Иосиф Бродский, Юрий Любимов, Зураб Церетели, Лени Рифеншталь һәм башкалар турында. Актриса Наталья Богуновага һәм җырчы Алла Пугачевага өйләнгән булган.
Фото: https://www.instagram.com/alla_orfey/ һәм Юрий Машков / ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|