|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2021 Җәмгыять
Венера Аитова бер декреттан чыкмыйча икенчесенә китәТНВ телеканалының алып баручысы Венера Аитова янә декрет ялына җыена, сөбханалла! Күңелле яңалыгы белән ул үзе уртаклаша. «Ну, сәлам, декрет 2!» — дип яза ул инстаграмда. Исегезгә төшерәбез, "ТНВ" телеканалында "Таяну ноктасы" ток-тамашасын алып барган Венера Аитованың (кыз фамилиясе - Иванова) 2019 елда улы туган иде.
"Матбугат.ру" элегрәк язганча, сабый матур датада - 19.09.19 көнне дөньяга килгән. Өйләнешү көннәре дә түгәрәк иде - 11.11, ягъни 11 ноябрь.
Аңа Гомәр дип исем куштылар. Инде менә тагын бер сөенче, аллага шөкер!
Бәхетле әти-әни Динар һәм Венераны чын күңелебездән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|