|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2021 Криминал
Актаныштагы хәлләрдән чәч үрә тора: әни кеше шулай кылана аламы?Тикшерүчеләр фаразлавынча, республиканың Актаныш районындагы авылларның берсендә исерек хәлдәге 39 яшьлек хатын-кыз 7 һәм 13 яшьлек ике кызын сәгать ярымнан артык мунча алдында бикләп тоткан. Ул балаларын шул рәвешле тәрбияләргә уйлаган, дип хәбәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Хатын-кызга карата «Балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул моңа кадәр дә җаваплылыкка тартылган булган инде, өстәвенә гаилә әни кешенең спиртлы эчемлекләр куллануы аркасында исәптә дә тора.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|