|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2021 Хәвеф-хәтәр
Селфи ясаган 11 кешене берьюлы яшен бәреп үтергәнУзган ялларда якынча 30 кешедән торган туристлар төркеме Раджастан штаты башкаласы Джайпурдагы борынгы Амер фортының (крепостьлардагы оборона корылмасы) каравыл башнясына менәләр. Һава торышы начар булуына карамастан, туристлар билгеле крепость фонында селфи төшмәкче була. Видео кадрларыннан күренүенчә, яшен разряды фортның башняларыныд берсенә – туристлар басып торган урынга – суга. Полиция мәгълүматлары буенча, 11 кеше шунда ук һәлак була, 17 турист төрле тән җәрәхәтләре ала. 3 кешене дәваханәгә авыр хәлдә озаталар.
Һиндстанның премьер-министры Нарендра Моди һәлак булганнарның гаиләләренә акчалата кмпенсацияләр түләнәчәген белдергән.
Әйткәндәй, яңгырлар сезонында Төньяк Һиндстанда яшен сугудан ел саен йөзләгән кеше һәлак була икән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|