поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.07.2021 Мәдәният

Гөлфия Шәвәлиева: “Беренче җырым ирем реанимациядә яткан вакытта туды”

Уфа каласында яшәп иҗат итүче Гөлфия Шәвәлиева күпләргә диктор һәм автор-башкаручы буларак таныш. Бигрәк тә аның җырларын яратып тыңлыйлар. Баксаң, Гөлфия ханымның тамырлары Татарстаннан икән. Татарча да бик чиста аралаша. Куелган һәм җанны эретә торган тавышы аның. Сәгатьләр буе да сөйләшеп утырырга мөмкин.

Гөлфия ханым Россия Федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. "Чал Урал" газетасын үз акчасына ачып, аны җиде ел буе нәшер иткән. "Алтын Урал" премиясен булдырып, башкорт-татар сәхнәсендәге күренекле шәхесләргә тапшырган. Бу әле берничә генә куелган хезмәте. Саный китсәң, бик күп икән.
 
Иҗат дәверендә 60 тан артык клип төшергән. Милли рухлы “Нурлы Казан”, “Бердәм булыйк, татарлар”, “Халкыма”, “Шәһри Казан”, “Язмышым син, Татарстан” кебек җырларының көй һәм сүз авторы да ул. Шулай ук ТНВ телеканалы төшергән “Кунак ашы – кара каршы яки көтелмәгән кунак” сериалында авыл хатыны булып уйнарга да өлгергән. Былтыр “Бөтендөнья татар конгрессы”ның “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән дә бүләкләнгән.
 
- Гөлфия ханым, Казан ничек сезгә?
 
- Искиткеч! Әниемнең тамырлары Татарстаннан. Алар башта Казанда, аннары Минзәләдә яшәгән. Бик гыйлемле, мәгърифәтле, иманлы булганнар. Бик бай яшәгәннәр. Бераз Минзәләдә яшәгәннән соң, чукындырудан куркып, Башкортстанга чыгып киткәннәр. Әбиемнең "Татарстан җирләрен бер күрәсе килә", дигән хыялы булган. Аның шушы хыялын тормышка ашырдым. Берничә ел элек Казан телеканалы җырларымны ишетеп, аларга клип төшерү тәкъдиме ясады. Шактый клиплар төшерелде.
 
 
- Тумышыгыз белән кайдан буласыз?
 
- Гаиләм белән Уфада яшибез. Болай мин Башкортстанның Дәүләкән районы Иске Яппар авылында туганмын. Гаиләдә өч бала булып үстек. Абыем Рөстәм, сеңлем Розалия исемле. Хәзер туганлык хисләре күпләрдә бетеп бара. Бер-берсеннән көнләшеп яшиләр. Аллага шөкер, бик тату, аралашып яшибез. Киресенчә, бер-беребезгә ярдәм итәргә торабыз. Чөнки әти-әни кечкенәдән шуңа өйрәтте. Әнием Хәлимә Сәрвәр кызы Башкортстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы иде. Әнием мәктәптә булу сәбәпле, мине тәрбияләүдә әбиемнең өлеше зур булды. Әниемнең әнисе була инде ул. "Кызым, башкорт һәм татар гаиләсендә үсәсең. Татар телен онытма", - дип кечкенәдән татарча сөйләшергә өйрәтте ул. Әтием Мәхмүт авылда газ кертүче, электрчы, бригадир булды. Шигырьләр язарга ярата иде.
 
- Ялгышмасам сез дә әниегез кебек укытучы булып киткәнсез.
 
- Башкорт дәүләт педагогика университетының рус филологиясен тәмамладым. Укытучы эше - бик авыр хезмәт. Балаларны яратып, бар җаныңны әлеге эшкә тулаем бирә алсаң гына укытучы булып эшли аласыңдыр. 10 ел буе мәктәптә рус телен һәм әдәбиятын укыттым.
 
Безнең Дәүләкәндә телестудия конкурс үткәрде. Бер дәресем барганда: "Гөлфия Мәхмүтовна, Дәүләкән телестудиясендә дикторларга конкурс бара. Катнашып карагыз әле", - дип әйткән иде укучым. "Юк, кирәкми. Укытучы булып кына эшлим. Сез миннән котылмакчы буласыз мәллә?" - дип көлеп куйган идем әле үзләреннән (көлә). Укучыларым теләге белән әлеге конкурста катнашып үттем. Диктор эше дә бик авыр. Тавышны дөрес куярга кирәк. Мәктәптән киткәч, бик күп еллар диктор булып эшләдем. Аннары әлеге телестудиянең директоры булдым. Берникадәр вакыттан соң, Башкортстан дәүләт телекомпаниясенең авыл хуҗалыгы редакциясенә мөхәррир итеп алдылар. Менә шул чагында җырларымны яздыра башладым. Шунысы бар: татар җырларын балаларым тугач кына өйрәндем. 2000 елдан бирле профессиональ сәхнәдә. Сольный концертлар кую белән шөгыльләнәм. Әмма пандемия сәбәпле, әлеге эшем бик актив алып барылмый.
 

- Гөлфия ханым, сез автор-башкаручы да бит. Иң беренче иҗат иткән җырыгызны хәтерлисезме?
 
- Әлбәттә. Ул бик тетрәндергеч вакытта иҗат ителде. "Яшиселәр бар әле" дигән беренче җырым ирем реанимациядә яткан вакытта туды. Көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иткән идем. Аранжировкасын Радик Юльякшин ясады. Бик зур рәхмәт аңа. Җырым беренче эфирда яңгыраганнан соң, халык күңеленә үз юлын тапты. Елый-елый яздырдым бит аны. Әлеге җыр эфирга чыккач, бик күп шалтыратулар булган. "Нигә җырларыңны яздырмый ятасың", - дип әйттеләр. Танылган композитор Зифа Нагаева да беренче ишеткәч, "Бик моңлы җырлыйсың. Иҗат итүеңне дәвам ит", - дип киңәшен бирде. Менә шул көннән бирле җыр белән яшим һәм ул миңа сулар һавам кебек. Аллага шөкер, ирем белән барлык авырлыкларны җиңеп чыктык. Аллаһы Тәгалә беребезгә дә чир бирмәсен иде. Исәнлек булмаса, бу тормышта күзгә бернәрсә дә күренми һәм кирәкми дә. Кайчакта исәнлек дигән әйберне онытабыз шул.

- Ирегез турында да сөйләп китсәгез иде. Кайда таныштыгыз? Бүгенге көндә ул ниләр белән шөгыльләнә?
 
- Дәүләкәндә яшәгәндә безнең урамнан бер егет үтеп бара. Минем кулымда китап иде. Әлеге егетне күргәч, "Бу синең булачак тормыш иптәшең", - дигән уй килде. Ул егетнең йөзен истә калдырдым. Бу хәлдән соң берничә ел үтте. Шулай автобус белән Дәүләкәнгә кайтып барам. Тагын китаплар тотканмын. Авыр күтәрергә ярамый. Ул чагында бик авыр операция ясаганнар иде. Яшәргә 4 сәгать кенә калган булган. 12 көн буе үз-үземә килә алмаган булганмын. Әй, авыр чаклар күп булды инде. Карыйм автобуста шул егет. Автобус безнең урамга кадәр бармый. Андагы юлны каплаганнар. Автобустан төштек. "Сумкаларымны алып бара алмассызмы?" - дидем әлеге егеткә. Күтәреп барырга булыштылар. Менә шуннан танышып киттек.
 
 
- Гөлфия ханым, әрсезлек - ярты бәхет диләр шул.
 
- Шунда эндәшмәгән булсам, ирем Рим минеке дә булмаган булыр иде (елмая). Рим бик итәгатьле. Бүгенге көндә энә белән дәвалаучы табиб. Аның үз клиникасы бар. Аңа Америкадан, Европадан, Израильдән киләләр. Салават, Азат исемле ике ул үстердек. "Миллионнарга берәү һәм ул сезнең әтиегез. Аны хөрмәт итеп үсегез", - дип балаларымны тәрбияләдем. Салават хәрби кеше. Азат имам-хатыйб, умарта тоту белән шөгыльләнә. Икесе дә өйләнделәр. Өч оныгыбыз бар.
 
- Пандемия сәбәпле, быел да концертлар күп түгел. Концерт эшчәнлегеннән кала, тагын ни белән шөгыльләндегез? - Быел май аенда Коръән-Кәримнең татарча мәгънәви тәрҗемәсен аудиокитап буларак яздырдым. Аны 9 көн укыдым. Аллага шөкер, яздырып бетердек. Җиңел укылды. “Вконтакте”, “Одноклассники” кебек социаль челтәрләрдә аерым төркем ачып, әлеге аудиокитапларны шунда урнаштырдык. Кем укый алмый, кемнең күзләре күрми, шулар өчен бик кирәкле аудиокитап. Төрле сәбәп аркасында китап укудан мәхрүм әти-әниләргә балалары тыңлатсыннар. Әлеге изге эшнең савабы һәркемгә тисен иде.
 
 
 
 
 
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 13.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»