|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2010 «Сары бит»
![]() Сергей Жуков безнең егетләрне үзенә эшкә чакырган90 елларда бик тә популяр булган «Руки вверх!» төркеме солисты Сергей Жуков, көйләр иҗат итүче һәм оста итеп аранжировка ясаучы ике татар егетен үзенә эшкә чакырган. Салават Шәехов белән Рамил Әсхәдуллин (танылган юмор остасы Гамил Әсхәдулланың улы) аның тәкъдимен кабул итеп, Мәскәүгә киткәннәр. Менә болайрак килеп чыккан бу. 2006 елда Сергей Жуков “Живи музыкой” дигән конкурс игълан итеп, Рәсәй буйлап талантлар эзләгән. Казанда оештырылган конкурста Салават Шәехов та катнаша. Менә шул вакытта танышып кала да, Сергей белән интернет аша аралаша башлый. Сергей Казанга концерт белән килгәч, күрешеп сөйләшәләр дә. Рамил дә Сергейның электрон почтасына бер җырын җибәрә. Жуков җырны ошата, быел август урталарында егетләрне үзенең тавыш яздыру студиясенә эшкә чакыра. Әлеге студия “Останкино”да урнашкан икән. 2 сентябрьдә егетләр юлга кузала. Һәм хәзерге вакытта Мәскәүдә фатир яллап яшәп яталар. Хезмәт хаклары турында сораштым, ләкин әйтмәделәр, җитәрлектер инде.
Рәйсә БОРҺАНИЕВА |
Иң күп укылган
|