|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2021 Мәдәният
«Поволжский хоровод» күргәзмәсе август ахырына кадәр эшләячәк
1 июльдә Т.А.Иванова исемендәге Россия кинематографиясе үзәгенең (Куйбышев ур., 105 йорт) Арт-фойесында Самара губернасының 170 еллыгына багышланган «Поволжский хоровод» декоратив-гамәли иҗат һәм һөнәр осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе ачылды. Социаль-мәдәни технологияләр агентлыгы оештырган күргәзмәдә кулдан чигелгән һәм корамалап тегелгән, туку техникасында башкарылган халык костюмнары һәм сирәк очрый торган борынгы баш киемнәре, керамика, Самара дәүләт мәдәният институтының этномузее фондында сакланган курчаклар коллекциясе халык хозурына куелды. Экспозициягә кергән декоратив-гамәли иҗат һәм һөнәрчелек эшләнмәләре узган гасырда Идел буенда яшәгән халыкларның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыралар. Чарада катнашучы 16 оста арасында безнең милләттәшләребез Миләүшә Завьялова һәм Гөлнара Насыйрова да бар иде. Татар халкының тарихына багышланган стендларда әлеге остабикәләрнең алтын кулларыннан төшкән милли бизәкле түбәтәйләр, алъяпкычлар, энҗе бөртекләре белән бизәлгән калфаклар, изүләр, сөлгеләр һәм башка бизәнү әйберләре тәкъдим ителгән. Палех миниатюралары урнаштырылган витрина экспозициядә аерым игътибарны җәлеп итә торган урыннарның берсе. Биредә төрле сувенирлар урнаштырылган.
Күргәзмәне Социаль-мәдәни технологияләр агентлыгының декоратив-гамәли иҗат бүлеге мөдире Светлана Степанова ачып җибәрде. Тантанага җыелган кунакларны сәламләп, Самара дәүләт мәдәният институтының мәдәният тарихы кафедрасы доценты Тамара Ведерникова һәм Самара губерниясе халыклары ассоциациясе президенты урынбасары, сәяси фәннәр кандидаты Роман Товченко (рәсемдә) чыгыш ясадылар. "Казарла" шашка белән кисешү федерациясенең Самара бүлеге җитәкчесе Сергей Нестеров башкаруында кылычлы бию һәм Самараның «Бөтен халык байлыгы» иҗтимагый фонды президенты Павел Коровинның үзенчәлекле һәм бик тә моңлы җырлары чараның күркәм бизәге булды. Тантаналы өлештән соң остабикәләр чүпрәк курчак ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Теләгән кеше «хәерле хәбәрләр китерүче курчак» ясап, үзенә истәлекле сувенир итеп калдыра алды.
Күргәзмә август ахырынача иртәнге тугыздан кичке сигезгә кадәр эшләячәк.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Автор фотосурәте.
--- |
Иң күп укылган
|