поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.07.2021 Ана теле

Сөйләмебезне бизәргә әдипләребездән өйрәник. Бүген – Рөстәм Мингалим

Үтемле, тәэсирле сөйләмгә ирешү нечкәлекләрен үзләштерүгә багышланган күнегүләребезне дәвам иттерәбез. Бу юлы без сабак нигезләре – мисал чыганаклары итеп Татарстанның халык шагыйре, Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рөстәм Мингалим иҗатын алдык.

Нигә мисалга күбрәк шагыйрьләрне аласыз, тормышта бит сөйләм оештыру тәҗрибәсе аларныкыннан гына тормый, диючеләр дә булыр. Килешәбез: сөйләмебез гел шигырь рәвешеннән тормый; шуңа күрә дә сабак дәресләренә төрле җанр әсәрләрен җәлеп итәргә омтылабыз. Ә шигырь формасын мисалга ешрак алуыбызның сәбәбе менә нәрсәдә: адәм затының рухи хәсияте акыл һәм хис бердәмлегеннән гыйбарәт. Шушы ике аерылгысыз үзәкнең һәр кайсыбызда бер дәрәҗәдә булуы зарур. Тик менә яшәеш шартлары еш кына  моңа юл ачып тормый – берәүләргә табигать үк акыл эшчәнлеген мулдан насыйп итә, икенчеләргә хис дөньясын, шуңа бәйле һөнәрләр язган була. Гәрчә ике кыйблада да уңышлы эшләү өчен ана телен төпле белү таләп ителсә дә, ни кызганыч, кешеләргә моның төп шарты – тел тоемлау сәләте бертигез  бирелмәгән.
   
Менә шушы ике үзәкне дә канәгатьләндерерлек тел тоемлау сәләте чын шагыйрьләрдә күзәтелә. Рөстәм Мингалим иҗаты моңа бик тә дәлилле мисал була ала. Нигә аныкы? Гомумән дә, кагыйдә буларак, шагыйрьлекнең  асыл сыйфаты бит нәкъ менә фикерне хисси төсмер белән сурәтләп, тасвирлап бирү сәләте. Шулаен шулай да, Рөстәм Мингалим иҗатында ул бигрәк аермачык чагылыш таба. Фикри, мәгънәви  төсмерне хисси төсмер белән табигый бердәйлектә  урап бирү ул инде чын талантның гына кулыннан килә. Моның өчен аның, беренче нәүбәттә, тумыштан көй-моңа һәм тел тоемлау сәләтенә ия булуы зарур.
   
Бүгенге күзәтүләребез шагыйрьнең ана теле дөньясындагы хәләте. Әйдәгез, аның сүз дәрьясына, үзе әйтмешли, күңеле Иделенә сәяхәт кылып алыйк.
 
Сүз диюбез фәнни язма өчен термин буларак бигүк туры килеп бетмидер. Шагыйрь ана теленең үзе әйтергә теләгән, ниятләгән теләсә нинди фикри мәгънәне,  хис төсмерен җиткерергә сәләтле берәмлеген (өстәвенә әле телдән башка чараларның да – ым, ишарә, тавыш, хәрәкәт һ.б. пара-экстралингвистик чараларын да) күз уңыннан ычкындырмый. Бер караганда, һәр шагыйрь шигырь язганда кайсы мәгънә һәм хис төсмерен ап-ачык тәгаенләү өчен телнең кайсы чара-коралын табып куярга  икәнен  табигый сәләте белән, ана сөте биргән  тел тоемлау хәсияте белән үзеннән-үзе эзләп таба кебек. Күпчелек иҗатчы мәгънә бөртеге, хис хәсияте дип сүзгә мөкиббән китә, эзләү башы итеп шуны таный. Ә аның эзләгәне бәлки гап-гади бер аваз белән белдерелә аладыр, гап-гади иҗек-кушымчадан, грамматикада ярдәмче берәмлек дип аталган гап-гади мөнәсәбәтлектән  гыйбарәттер. Тавышының бер үзенчәлекле кылы – аһәңе белән, басымлы бер авазы белән әлләкүпме хис төенен  яңгыраткан  шагыйрьләрне хәтерлибез бит! Менә Рөстәм Мингалимнең дә  шигырен укыганда һәр  фразасын, тезмәсен, сүзен генә түгел, һәр тынына, иҗегенә диккать итәсең, чөнки ул берәмлек иҗат  ачышы булып чыга:  “...Янәшәмнән шап-шоп атлап киттеләр” (168 б.). (Алга таба да чыганак: Дәрт чүлмәге: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар кит.нәшр.,  2003.– 223 б.);
   
Яисә еш кабатлана торган гап-гади –/лык кушымчасы көтмәгәндә шигьри сурәт чарасы булып куймасынмы! “...Икәү барабыз сыман  каенлык арасыннан.../ Арышлык арасыннан. / Камышлык арасыннан. (24 б.).
   
Әлбәттә инде, шагыйрь Мингалим дә нәкъ менә сүзне илаһи көч –кодрәт дип инана. Аның тел тоемлау сәләте сүзнең туры мәгънәле асылын да, күчерелмә мәгънәле асылын да таный; танып кына калмый, ике сыйфатына да  оста табына, аларның хәсиятен белеп, эшкә җигә. Әлбәттә инде, хис иясе – шагыйрь буларак, күчерелмә мәгънәле сүрәти чараларга аерым игътибар бирә, аларны максатчан куллана. Троп, метафора, телбизәк, мәкаль, әйтем, афоризмнар – аның иҗат эзләнүләре һәм табышлары. Менә троплар: Утлар эчеп яратам да / яратам бозлар кичеп (14 б.); Иртәләрем, көннәремә, / төннәремә таң калам (14 б.);
   
Бу кыйблада шагыйрьнең иҗади эзләнү нечкәлекләре бихисап. Әйтик, кайберәүләр сүз-троплар кысасы белән чикләнә, ә Миргалимнең колачы киңрәк – ул сүзтезмә телбизәкләр белән иркенрәк эш итә. Сукмады бит санга язмыш / мине һәм татар илен (34 б.).; Аңа нәрсә кем булуың, / син хатынмы, ирме?! / Якасыннан ала вакыт / Ил кадәрле илнең (140 б.);
   
Тоямсыз: әдип сурәтле гыйбарәне телдә ничек булса шул хәлендә күчереп кенә куймый,  шигъри сурәт ясау максатында аны үзенчә күреп, үзенчә ишетеп, үзенчә күзалларга тырыша.
   
Шул ук вакытта ул төп коралы – теленең кемнеке икәнен онытмаска тырыша, аның белән теләсә ничек эш итәргә ярамаганын да искәртә: Яратуның күзе булмый, диләр / була икән һәм бик зур була (55 б.); “Ир эчендә иярле ат бар”, диләр,– / Ул ат минем сезгә бирер хәзинәм (148 б.); Ишеткән бар, ил малы илдә калмас,  кайтарырлар – ир малы ирдә калмас (169 б.); Дөрес, бик тә халыкчан, еш кулланыла торган телбизәкне, әйтем, мәкальне ул халыкныкы икәнен әйтеп тә тормый, нигә кеше белгәнне кабатларга: Үзе болай зирәк күренә – / Каш ясыйм дип күз чыгармас (157 б.).
   
Шулай да, янә тоеп алгансыздыр: халыкның акыллы гыйбарәсен шагыйрь, кайбер рәвешенә китерер өчен генә авыз иҗатыннан файдаланучылар кебек, гыйбарәне күчереп кенә куймый, бәлки аны яңа иҗади казанышына – афоризмга нигез, дәлил итеп ала, аның фикри тирәнлеген арттыра, көчәйтә, дәрәҗәсен үстерә. Кайвакыт ул үз гыйбарәсен менә шундый осталык белән үрә-ясый ки, гыйбарәнең кем ясаганын да, халыкмы, әллә шушы автормы икәнен дә шәйли алмыйсың: Ирләр алар дуслаша да ил була, / Ир ни телдә сөйләсә дә ир була (148 б.);  Халыкның телбизәген дә инде тапталып беткәнен түгел, ә сирәк очрый торганын эзләп табып, нәкъ кирәк төштә куллана, укучыга да табыш ясау ләззәте кичерергә җай чыгара: Күп тыңладым акыллылар сүзен, авызларын гына үбәсе (176 б.)
   
Шулай да канатлы гыйбарәнең нәкъ менә аныкы, аның иҗат җимеше икәнен беркемнеке белән бутамый торган казанышлары аз түгел. Менә кемнән өйрәнеп була яшь иҗатчыларга!: Сүндер утны, яшьлекнең, шәт, / шигъри аслы шулдыр ул: “Янганны сүндерә алу / һәм сүнгәнне яндыру” (28 б.).
   
Аныкы дигәндә без афоризмның бөтен бер сүрәти күренеш булу дәрәҗәсенә җитүен истә тотабыз. Гомумән дә шигъри сурәт ясау осталыгына килгәндә Мингалимгә җиткән шагыйрь-сурәтче сирәктер: Кайчак туям дөньясыннан, ак көннәр шау-шуыннан. / Газетлардан, хәйлә-хәвеф, илләр ил ашавыннан (56 б.). Бу күренешне фәнчә гротеск-сурәт дияргә ярар иде. Аның нигезендә шигъри чагыштыру ята. Ә Мингалим бу тасвир алымына бик тә сизгер, табигатьне, җәмгыятьне, аларның  күзәнәге булган адәм затын бик нечкә белгән шагыйрьнең иҗаты  төрле чагыштыруларга бай: Табут хәтле алтын (182 б.);  Араннан  качкан / айгырдай качар идем сәясәттән (189 б.); Күк астында авыл тора –/ бер урамлы, төзек кенә: /үзәнлеккә ялга кунган / кош төркеме кебек кенә (198 б.);  Чишмә тавышын тыңлап калды / сабын кебек сары бура (205 б.).
   
Мингалимдә бит чагыштыруның әле китерелгән гадәти рәвешләреннән бигрәк шигъри фәлсәфи сурәтләүгә тартым иҗади  рәвешләр өстенлек итә бугай: Мәңге китми торган / бозлар бар шул /күңелем Иделендә  (157 б); Минем хисабыма үстеләр дә /өчесе дә күчте күршегә (малайлары). Кайбер гыйбарәләр шигъри афоризм булып яңгырый: Хет берсе дә минем телне  белми, җанны шулар ничек белсеннәр (167 б.)
 
Мингалим шигырьләрендә ана телебезнең нәфис сүз осталыгына ирешүнең бүтән мөмкинлекләре дә җемелдәп-җемелдәп, укучыга ләззәт бирә. Менә нинди эпитетлар: Алган суы күңел утын сүндермәс (16 б.); Яисә антитеза кебек синтаксик фигура: Утлар эчеп яратам да  / яратам бозлар кичеп (14 б.);
   
Мондый тәэсирле, сурәтле тасвир манзаралары ясау өчен шагыйрьгә телнең бөтен нечкә хәсиятләрен табарга кирәк була. Эзләүчегә, әлбәттә, алар табыла – телебез бүтән бик күп телләрдә булмаганча аларга ифрат бай. Менә бер шигырьдә генә дә күпме халыкчан сурәти сүзуйнаткыч: Малай туктап елаудан, / кул чабып көлә икән! / Бот чабып көлә икән! / Баш кашып көлә икән!/ Эч кашып көлә икән!  (25 б.). Яуды, яуды, яугыр яуды / атна буе коеп торды. / Бу яугырлы көннәр мине / бик туйдырды, боектырды. / Яумагырлы көннәр килсә, / мин балыкка йөрер идем (18 б.).
   
Сиземләдегездер,  шушы мизгелгә муафыйк мәгънә йә хис төсмерен тулы чагылдырырга сәләтле халык гыйбарәсе булмаса, шагыйрь аны үзе ясый, берәр неологик форма яисә эчтәлек тәкъдим итә. Андыйларга аның шигырьләрендә еш юлыгып, сөенеп торабыз: Юеш күктә бер йолдыз юк, / Алып качкан ай – көмешбаш (71 б.); Еракта-еракта / бездән соң яшәүче / олыгайган аналар, очкалак сеңелләр! (161 б.); Сайланучыларга һәм аларга җайланучыларга (174 б.); Яңгыр килде яңгырап (5 б.).
   
Мондый гадәти булмаган “ачыш”ларны укыганда Мингалим шигъриятеннән акыл ягыннан гына түгел, нәкъ менә хисси яктан күбрәк  ләззәтләнүеңне тоясың. Бу хакта махсус уйланырга туры килгәне бар. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә  миңа риторика фәнен укытырга туры килде. Беренче буларак югары уку йортлары өчен татарча дәреслек, күнегү җыентыклары язылды. Хәтерлим, соңгы елларда күнегү, мисаллар Рөстәм Мингалим иҗаты белән дә тулыландырылган иде. Нинди үзенчәлеге белән күңелне биләгән? Нәфис сүз сәнгате ул фикерне, аеруча хисне сурәтле итеп күзаллатыр өчен сүзнең семантик эчтәлеге белән белдереп кенә канәгатьләнми, ул сүзнең асылын ачу өчен тагын өстәмә (пара-,экстралингвистик) чаралар да – тавыш, музыка, ым, ишарә кебек хәрәкәт мөмкинлекләрен дә файдалана. Чын шагыйрь менә шуларны да нечкә тоемлый, нәфис сүз осталыгын үстерүгә үзеннән өлеш кертә. Язмабызда шигъри сурәт үрнәге итеп китерелгән кайбер мисалларны кабатлыйк әле. Аларны сез бу юлы, әле генә әйткән тезисны күздә тотып,  икенчерәк рәвештә укырсыз: Сүгәләр алар вакытны йодрык селкеп (202 б.). Күк астында шыбыр-шыбыр яңгыр ява (203 б.). Янәшәмнән шап-шоп атлап киттеләр; : Малай туктап елаудан, / кул чабып көлә икән! / Бот чабып көлә икән! / Баш кашып көлә икән!/ Эч кашып көлә икән!
   
Шушындый сурәтле, күтәренке-шаян рухта язманы түгәрәклик. Гадәттә халык үзенең рухи ризык белән кинәндерүчеләрен  – шагыйрьләрен аларның атаклы исемнәре белән хәтердә яңартып тора. Рөстәм Мингалимнең дә бар андый исемнәре: ул – Татарстанның халык шагыйре, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе; шулай да чын шагыйрьне халык аның исеменнән бигрәк иң әүвәле җисемен – шигьри хәзинәсен хөрмәт итә, хәтерендә саклый, кадерле мирас итеп  варисларына тапшыра килә. Без менә чын халык шагыйренең шундый мирасының кайбер җәүһәрләрен генә хәтергә төшердек. Алар бик озак әле рухи ризык булып халыкны  туендырыр.
                                    Илдар Низамов,
                          филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 08.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»