|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2021 Җәмгыять
«ШАЯН ТВ» алып баручысы Элдар Гыйниятов Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына иң яшь кандидат буларак табылдыӘлеге яңалык бик кызыксындырды һәм без Элдарга берничә сорау бирергә булдык. - Элдар, ни өчен син катнашырга уйладың? Үзең теләк белдердеңме? Яки әти-әниең киңәш иттеме? - Юк курыкмадым, мин бары тик анкетаны гына тутырдым. - Гомумән, синеңчә әлеге вазифаны башкаручы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? - Бу вазифаны башкаручы акыллы, эшчән, тәрбияле һәм, иң мөһиме, тәртипле булырга тиеш. Чөнки ул - безгә үрнәк кеше. - Синеңчә ШАЯН ТВ да алган тәҗрибә җәмәгать эшләрендә файдалы булырга мөмкинме? - Әлбәттә, «ШАЯН ТВ» да алган тәҗрибә җәмәгать эшләрендә бик тә файдалы. Безнең телеканалыбыз башкалар белән аралашырга, балаларга, яшьләргә файдалы булырга тәрбияли, күптөрле кызыклы мәгълүмат белән эш итәргә өйрәтә. - Алга таба да мондый төр чараларда катнашырга, ә, бәлки тормышыңны шушы юнәлеш белән бәйләргә теләр идеңме? - Бүгенге яшьләр - алар нинди? - Сайлап алынган кандидатка балалар һәм яшүсмерләрдән нинди киңәшләр бирер идең? - Мин сайлап алынган кандидатка тырышып эшләргә, ярдәмчел булырга киңәш итәр идем. Ул, башкаларга ярдәм итеп, үрнәк булырга һәм үзе бәхетле булып, эше белән башкаларны да бәхетле итәргә тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|