|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2010 Җәмгыять
Терекөмешле уенчыкБалалар ярата торган плюш аю эчендә мамык кына түгел, ә мышьяк, фенол, хәтта терекөмеш тә булырга мөмкин. Сатудагы очсыз уенчыкларны тикшергән белгечләр әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Быелның 10 аенда гына арзан уенчыкларның өчтән берен сәламәтлеккә зыянлы булулары аркасында, сатудан алганнар. Аларның күбесе Кытайда җитештерелгән. Илнең баш санитария табибы Геннадий Онищенко балаларга кыйммәтле уенчыклар гына сатып алырга киңәш итә. Юкса, сабыйны сөендерәм дип, аның сәламәтлегенә зыян салуыгыз да бар. Роспотребнадзор 100 меңнән артык уенчыкны тикшергән. Нәтиҗәдә машина, курчакларның 15 процентын әйләнештән алганнар. Плюш аю, шалтыравыкларның 18 процентына исә тагын бер кат сынау узарга туры киләчәк. Аларны җитештерүне вакытлыча туктатканнар. Сәламәтлеккә зыян китерүче уенчыкларның күбесе Кытайдан кайтарылган, ди белгечләр. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Очсыз товарның Кытайда ясалуы һәркемгә мәгълүм. Бүген сатуда булган уенчыкларның 88 проценты Кытай җитештерүчеләренә туры килә. Куркыныч уенчыкларга Ленинград, Иваново, Тверь, Самара, Свердловск өлкәләре, Камчатка, Приморье крае һәм Хакасия Республикасында тап булганнар.
Дөрес, Кытайдан кайткан бөтен уенчыкларны да чүп чиләгенә ташларга кирәкми анысы. Кытай дөньяда иң эре уенчык җитештерүче булып санала. Аларның сыйфаты һәм бәясе дә төрле. Белгечләр базардагы очсыз товарга алданмаска киңәш итә. Ә кибеттәге бәяләр белән килешү-килешмәү ата-аналар эше.
|
Иң күп укылган
|