|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2021 Җәмгыять
Марат Әхмәтов: "Кәгазь форматындагы газета-журналлар укучы өчен кулайрак"Кәгазь форматындагы газета-журналлар укучы өчен кулайрак. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Болгарда уза торган семинарда шул фикерен әйтте. «Соцчелтәрләр, интернет барлыкка килгәч, басма милли матбугатка ясин чыгарга вакыт җитте дигән сүзләр дә ишетелә, киләчәкне фаразлап булмый, ләкин, миңа калса, кәгазь форматындагы газета-журналлар укучы өчен, безнең буын һәм бездән өлкәнрәкләр өчен кулайрак кебек тоела. Басма матбугат кулга тотып укый торган кадерле чыганак», — диде Марат Әхмәтов. Ул гадәти чыгып килә торган газета-журналлар гомере дәвамлы булачагына ышанычын белдерде. «Туган телебезнең сакланышы, үсеше, киләчәге өчен милли матбугат әһәмияте искиткеч зур булуына көннән-көн инанам», — диде Марат Әхмәтов. Болгар ислам академиясендә «Татмедиа» АҖ филиаллары җитәкчеләре һәм баш редакторлары өчен «Милли массакаүләм мәгълүмат чараларын үстерү буенча иң яхшы практикалар» семинары узды. Баланс комиссияләре йомгаклары буенча 2021 елның I яртыеллыгына нәтиҗәләр чыгарылды, дип яза "Татар-Информ" МА. |
Иң күп укылган
|