поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
01.07.2021 Җәмгыять

Яраткан әни алай булмый ул…

Әнәйләр безнең… белмим инде хәтта… Без аларны кемебез дип кенә атап бетермәдек икән… Хәзер кем дип әйтсәң дә аздыр кебек тоела. Ул аларга мактау яудырулар, ул метафоралар… «Оҗмах – әнкәйләрнең аяк астында», – диюләр. Берсе дә калмаган…

Әнкәйләрнең дә төрлесе бар. Менә мин үземнеке белән җиңелчә генә талашып яшәп ятам. Бар инде ул «әнием», «әтием» дип кенә сөйләшүчеләр. Шундыйлардан мин гомер буе көнләштем. Тик әни белән минем арада андый сөйләшү булмады. Менә кыш инде, мәсәлән. Элек без, елганы чистартып, хоккей уйный идек. Уенның иң кызган чагында гына, бөтен дөньяңны ташлап, инәй янына фермага китеп барасың. Сине колач җәеп: «И балакаем, килдеңмени? Рәхмәт инде, шулай ярдәм итешеп йөргәнеңә!» – дип каршыламыйлар. Болай дип әйтәләр: «Тагын соңга калып килдең! Бар, әнә теге яктан башла».
 
Синең теге якны яратмаганыңны белеп торалар инде. Анда – таналар. Алар тибеп тә очырырга мөмкин, өстәвенә сыртларына кадәр пычранып яталар. Дөньяның яши белми торган сыер дигән кавеме инде. Вәт син шуларның астын алып, өстен чистартып чыгарга тиешсең. Чистартасың инде… Башта тарткыч белән асларын алып чыгасың, аннан кыргыч белән сыерларны тазартасың. Начальство килеп кергәндә, синең сыерлар ялтырап торырга тиеш. Синең сыер түгел инде, әнкәңнең сыерлары. Әнкәңнеке дә түгел инде, колхозныкы. Ялтырап, матур булып торса, ул сыерларны мактыйлар инде. Әнкәңне дә, сине дә мактамыйлар. Сыерларны мактыйлар. «Вәт әйбәт сыерлар!» – диләр. Пычракка батып ятсалар, начальство әнкәңне сүгә. Әнкәң башын иеп тыңлап тора да, начальниклар киткәч, сине тиргәргә тотына: «Вәт, әйттем бит сиңа шулай-шулай ит дип!»
 
Син дәшмисең. Үзеңнең кеше икәнеңә сөенеп басып торасың. Чөнки сыерларны монда әллә нәрсәләр дип тиргәп бетерәләр. Шулай иткән нәрсә, болай иткән нәрсә, диләр. Сиңа әлегә алай димиләр. Димәк, син – кеше, сыер түгел.
 
И, эш аның белән генә бетми әле. Сава башлыйсың хәзер. Теге башбирмәс таналарның берсе сине чиләгең-ниең белән тибеп очыра. Тирес тарттыргычка барып төшәсең. Чиләгеңнең буш икәнен сиздермәскә тырышып сикереп торасың… «Балакаем, хәлең ничек? Берәр җирең авырмадымы?» – диюче юк.
 
– Имчәге яралы аның дип әйттем бит сиңа! Нәрсә дип вазелин жәллисең? Бар, әнә теге сыерга күч, монысын үзем савармын… – диләр. Һәм өстәп куялар: – Ярый, кулың да арыгандыр инде. Сөт кенә илт, лутшы…
 
Сөт илтү ул бер ни аңламаган кешегә генә рәхәт тоела. Син, унбиш литрлы ике чиләк күтәреп, үрге яктагы сыер абзарына барырга тиеш. Юлы баткак, кайчагында итегеңне дә тартып чыгара алмыйсың. Язлы-көзле инде монысы. Кыш булса, я көрт баса, я тайгакка әйләнә. Сөтең түгелә инде, кайчагында ярты чиләккә кала. Тик син дә ахмак малай түгел, якындагы аулаграк сыер улагына басасың да су өстәп тутырып куясың. Тик кайвакыт тикшерүгә эләгәсең: сөтеңнең мае да, куелыгы да туры килми. Әнкәңне тиргиләр. Ул сине әрли: «Аһ, иманы качкан малай!.. Тагын су куштыңмыни? Башымны бетерәсең бит инде…»
 
Имансыз булсаң да, син бөтенләй үк башсыз кеше түгел бит инде. Син бит – бишенче сыйныфта физика укыган кеше. Вәт! Су кушасың да сөтеңә, тоз чәпәп куясың. Аны тикшереп утыручылар синнән дә һушлырак кеше түгел – өч класс белемнәре белән начальник булып йөрүчеләр. Баш ваталар хәзер: сөтнең куелыгы яхшы, ә майлылыгы чамалы. Су кушылган дип әйтеп булмый бит инде…
 
Ул чакларда ярыш бар иде бит. Менә шул ысул белән мин әнине беренче урынга чыгардым. Ниндидер ситсы бүләк иттеләр, ул күлмәк тектереп киде. Мин үзем күлмәк алып биргәндәй горурланып йөрдем. Соңыннан әйткәч, бик ачуланды:
 
– Әй, каһәр суккан малай, шунда да адәм булмагансың инде…
 
Ул мине әле дә гел тиргәп кенә тора. Ниндидер җырны тыңлый да:
 
– Җыр язам дип, шуны язып утырдыңмы инде? – ди.
 
Кайчагында китапларны тәнкыйтьли:
 
– Шушы яшеңә җитеп, бер юньле китап чыгара алмадың инде…
 
– Әни, әйбәт бит алар, – дип акланган булам.
 
Ул үзенекен итә:
 
– Хәрефләре кечкенә. Укырга күз күрми.
 
Ул миннән бер вакытта да канәгать түгел. Кайвакыт үпкәләп тә куям:
 
– Яратмыйсың син мине. Яраткан әни алай булмый ул…
 
Ә ул үпкәләми.
 
– И бала… – дип елмая, – малайлыктан чыга белмәдең инде…
 
Әле менә уйлап утырам… Йөзеңдә малайлар елмаюы балкый икән, димәк, син бәхетле.  Әнкәйләр исән вакытта без малайлыктан чыга алмыйбыздыр инде ул. Әнкәйләр исән вакытта без бәхетле. Нинди сүзләр әйтешүең түгел, ә ниндидер сүзләр әйтешүең мөһим. Әнкәйләр янында без дә, сүз дә бәләкәй. И әнкәй…
Фото: пиксабай
 

Марат КӘБИРОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.07.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы