|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2021 Ир белән хатын
Лилия Тимергалиева элекке ирен сагына: «Мин көчле булып ардым...»Казандагы «Ярдәм» мәчетендәге проектларның кураторы, «Ярдәм» дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары, шагыйрә Лилия Тимергалиева элекке ирен сагынуы турында инстаграмга язган. Ире Ришат белән алар 2018 елда гаилә корган иде. Бик күп авыр сынаулар уздылар. Кечкенә сабыйларын югалту ачысын татырга туры килде. Һәм... 2021 нче ел башында аерылышулары турында белдерделәр...
«Кешене янәшәңнән җибәрүе кыен, ә кабат яңадан яшәргә өйрәнүе икеләтә авыр. Үзең өчен кадерле булган тавышны ишетәсең, аның белән кайгыңны һәм шатлыгыңны уртаклашасың бик килсә дә, шалтыратмыйсың һәм язмыйсың… Бу газап… Мин моңа ничек өйрәнергә дә белмим. Бик авыр… Уйлап карасаң, без бу карарга бергәләшеп килдек. Ләкин инде ярты ел вакыт үтсә дә, мин элекке кебек яшәргә, бары тик үземә генә таянырга өйрәнә алмадым. Мин көчле булып ардым. Яңадан яратылган хатын-кыз буласым, үземне көчсез хис итәсем, ир-атка бәйле буласым, аның кайгыртуын тоеп яшисем килә. Уртак киләчәгебез турында хыялланасым килә. Ничек яшәргә?» — дип язган Лилия Тимергалиева инстаграмда.
--- |
Иң күп укылган
|