|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2021 Криминал
Көн саен мәчеләрдән аш пешергәнШахта шәһәрендә булган бу хәл. 60 яшь тирәсендәге бер хатын фатирында дистәләгән эт һәм мәче асраган. Подъездда гел тәртипсезлек, сасы ис аңкып торган. Күршеләренең бу мәшхәргә түзәр хәлләре калмагач, полиция чакыртканнар. Ишек ачучы булмаган, йозакны ватып керергә туры килгән. Эчтәге хәлне күреп, барысының исләре киткән. Кечкенә генә фатир чүп-чар белән күмелгән. Бу чүплек арасында фатир хуҗасы бер көтү эт-песи асраган. Әмма иң аптыратканы - аш-су бүлмәсе өстәлендә песи итләре өелеп торган. Итне дүрт аяклы дусларына ашаткан, ә тиреләрен балконда киптерә барган. Тиреләргә караганда, фатир хуҗабикәсе этләрне дә аулаган.
Ишек бәреп кергән вакытта фатирда 41 песи, берничә эт каршы алган. Хайваннарны хатын кайда туры килә-шуннан алып кайткан - урамнардан җыйган, "отдам в добрые руки" игъланнары буенса барып алган.
Полиция хезмәткәрләре дә, волонтерлар да мондый коточкыч хәлне беркайчан да күргәне юк иде, дигәннәр.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|