|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2021 Җәмгыять
Июль аенда нинди һава торышы булачак?Июль башында Россиянең бөтен территориясендә температура нормадан югарырак яки норма тирәсе булачак. Әйтик, Якутиядә айның беренче көннәрендә уртача температура 30дан 34 градуска кадәр тирбәлә. Уралда да якынча шундый ук һава торышы булачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Идел буенда һава температурасы 30 градуска кадәр, ә кайбер районнарда, мисал өчен, Әстерхан һәм Волгоград өлкәләрендә, термометрның терекөмеш баганасы 34-35 градуска кадәр күтәреләчәк.
Бары тик Красноярск крае гына искәрмә булачак, аның көнбатыш өлешендә уртача температура нормадан бераз түбәнрәк фаразлана. Аерым алганда, Ямалда 21 градуска якын җылы булуы көтелә.
Метеохезмәт фаразлары буенча, 1 июльдә Мәскәү төбәгендә һава температурасы +22...+27 градус булачак.
Gismeteoның әйдәп баручы метеорологы Россиянең Европа өлешендә билгесез срокка аномаль югары температура булачагын кисәтте, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|