поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.06.2021 Ана теле

Сөйләмебезне бизәргә әдипләребездән өйрәник. Сәнгати сүз остасы Гаяз Исхакый сабаклары

Гаяз Исхакый проза һәм публицистика жанрларында фикерен формалаштырганда тел мөмкинлекләрен сөйләм оештыруның дүрт мотивына да бәйләп эзләү, табу нечкәлекләрен дә оста куллана алган. Бу аеруча хикәяләү (тасвирлау) сөйләмендә сизелә. Хикәяләүнең дә әле төрле төсмерләре бар бит.

Мәсәлән, мөнәсәбәт белдерү төсмерен алыйк. Сөйләм ниятенә (С.Н.) карап фикерләмәгә текст сайлау авторның мөнәсәбәтен белдерүдә аеруча көчле чагыла. Мөнәсәбәтне белдерә торган типик бәйләгечләрне күзәтик.
   
– Объектив хикәяләүдә мөнәсәбәтле бәйләгечләр: “Авылның бөтен урамыннан, өйләреннән, бакчаларыннан, ындырларыннан, кырларыннан көйгән ис килеп тора. Урамнардагы үләннәр дә көлгә әйләнеп, аяк астында шытыр-шытыр ватылалар. Агачларның  яфраклары сап-сары булып, сирәклекләре берлә ботакларыны да яшерә алмаенча, үзләренең зәгыйфьлекләреннән зарланган кеби, үзләренең ямьсезлекләреннән оялган кеби, берсенә берсе бәрелешеп, сөйләшеп, коры көйгән тавышлар чыгаралар.  Һаваланып кына йөзеп йөри торган казлар, бакыр-бокыр сөйләшеп моназәрә кылыша торган үрдәкләр, иртәдән алып кичкә кадәр чыкмый торган коенучы балалар берлә гөрли торган су буе да былтыргыча түгел. Көтү-көтү казлар урынына бер-ике канаты йолкынган каз берлә зәгыйфь, авыру каз бәпкәләренең моңлы тавышлары ишетелә. Коенып чыккач та тәне кибеп беткәч суга төшәргә хәзерләнеп торыр өчен ыштаннарыны кими торган тук, таза, ачык малайлар урынында моң гына, тавышсыз гына өч-дүрт малай гына уйнашып маташалар...” (112 б.).
   
Әлбәттә, текстта бөтенлек эчке (шәхси) бәйләгеч чаралар белән дә барлыкка килә. Язучының иҗади сәләте, таланты, осталыгына бәйле ул чаралар Г.Исхакыйда бихисап: үзенчәлекле сынландыру, чагыштыру күренешләре, үзе ясаган-оештырган парлы сүзләр, антитезик фигуралар һ.б.
   
Шулай да бу өзектә мөнәсәбәтне белдерә торган тышкы (гомуми) бәйләгечләр дә бар. Алар: былтыргыча (автор үзенең мөнәсәбәтен узган белән чагыштырып белдерә); тук, таза, ачык малайлар ( автор үзенең мөнәсәбәтен фаразы белән чагыштырып белдерә).
   
Янә бер мисал: “Менә уен башланды. Берәр кыз, берәр егет аерылышып кулга-кул тотыныштылар. Һәммәсе шулай бүлешеп беткәннән соң, бер егет бер таяк берлә сызык сызды да, башкаларга читкә төртеп күрсәтеп, әллә ниләр сөйләде дә янындагы кызы берлә килеп басты... Куа торган егет кача торган кызны тотыйм дигәндә генә аның каршы егете килеп җитеп, кара-каршы килә торган ике локомотив бәрелгән кеби, кыз берлә егет бер-берсенә бәрелделәр...”.
   
Бу очракта да объектив тасвирлау барышында автор мөнәсәбәте, фикер агышын бәйләүче чара булып, “ялтырап-ялтырап” китә (123 б.).
   – Мөнәсәбәтне белдерүдә бүтәннәрнең фикерен чагылдыручы бәйләгечләр. Бу максатта уртак сөйләм дә, туры сөйләм рәвешендә персонаж сөйләме дә кулланыла: “Кичә йәсигъдән соң авылның мөгътәбәр картларыннан, безнең өйнең дустларыннан Әхмәт абзый кереп утырды... Ул – безнең авылның уеның, теләгенең көзгесе. Шул авыл көзгесе, бик күп чынаяклар чәй эчкәч, бик күп сүзләр сөйләгәч, мине дә яшь мулла дип бик мактагач:
   – Авыл халкымыз да ярата-фәлән итә, ләкин менә әле, көз көне мәдрәсәне тау астына күчертергә тели икән, аннан ары, Суфи абзыйны кертмәенчә, әллә кайдан мөгаллим китертергә тели икән, дип яратмаенчарак сөйлиләр. Кайсыберсе: “Хәзрәт исән булганда, алла теләсә, бернәрсә булмас”, дип  берсене берсе бастырышсалар да кайсылары: “Юк, болай ярамый, бик тиз әле баш булырга тели, атасы укыткан ярамаганмы? Менә, аллага шөкер, барымыз да шуның шәкерте, аллага шөкер, кирәгемез кадәр беләмез бит”, дип әйтәләр, ди. Шуның артыннан үз башыннан чыгарып: – Минемчә, бу елга шулай калдырырга кирәк. Әле менә яңа мулла дип, җир дә бирелгәне юк. Анысы да кирәк бит, хәзрәт. Алары үтсен әле. Бик яхшы гына җир алыйк... Без бит мужик халкы, бер кызсак, сыер дулаган кеби буламыз,– дип сүзене бетерде.
   Әти дә миңа карап:
    – Менә мин күптән әйттем бит, мине тыңламый идең,– диде (138  б.);
   – Персонажның уе, сөйләме рәвешендә белдерелгән мөнәсәбәт: “Шуннан соң шул томанлы егет аның күз алдыннан китмәде. Ул үзенең киләчәгене уйлаганда һәрвакыт: “Хәдичә туташ, мин сине сөям!” дигән тавышы берлә килеп катышты. Хәдичә шуңа баш иеп кенә: “Разый!” – дип җавап биргән кеби, үзенең тормышыны бергә иттереп ... егетнең сөюе берлә бергә иттереп уйларга тотынды (152 б.).
   
Сөйләм нияте дигән мотив фикерләүнең бихисап төсмерләрен үз эченә ала. Әйтик, сөйләм барышының нинди заманга каравын белдерү чаралары бик тә төрле. Ә бит кайвакыт текстны укыганда, яисә радио чыгышын тыңлаганда хәл-вакыйганың кайсы чорда-заманда булуын да чамаламыйсың, вәсвәсәләнәсең. Әйтик, килә, килгән, килде һ.б. грамматик формаларның берүк заманны да, төрле-төрле заманны да белдерүе ихтимал. Төгәл заманны контекстта өстәмә чаралар белдерә ала.  Бу турыда уйлануны Гаяз Исхакый остаз мисалы белән дәвам иттерик. Хикәяләүдә (тасвирлауда) ул заманны менә мондый чаралар белән белдерә:
   
– даими, гомумән булып торган, көндәлек хәл, күренешләрне хикәяләгәндә: “Бонларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшгеп беткән иде. Мәсәлән, Сөннәтче бабай: “Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме?” дияргә өлгерә алмый иде, Гөлйөзем әби чиләкне күтәреп чыга башлый иде. Көз җитеп “сөннәт туйлары” җитә башларга вакыт җитеп, Гөлйөзем әби: “Карт, “сөннәтләр җитә”,– дияргә өлгерми, Сөннәтче бабай тәһарәт төзеп, чалгы пәкесене кайрарга тотына иде. Алай булса да, болар үзләре бер-берсене аералар иде. Гөлйөзем әби бервакытта да Сөннәтче бабайга “карчык” дип дәшми, бабай да, онытып җибәреп,карчыгына “картым” дип эндәшми иде (203 б.);
   
– шушы минутта булып торган күренеш, хәл, вакыйганы тасвирлау: “Шул тынлыкта гомер итеп килгәндә, шул тынлыкның очы, төбе күрелмәгәндә, бер көнне иртән хәзрәт йоклап ятканда, Сөннәтче бабай ишекне кагып хәзрәтне уятты. Калтыраган, каушаган тавыш берлән, бабай:
   – Хәзрәт, хәзрәт, карчык авырып китте. Ясин укырга рәхим итмәссезме?– диде.
   
Хәзрәт, Сөннәтче бабайны юатып: “Иншалла, кичәр, суык тигәндер”, дисә дә күңеленнән, чыннан да куркып китте. Тиз генә тәһарәтләнеп, бабай берлән китте. Гөлйөзем әбине яктан-якка бәрелә-сугыла торган, “Алла, алла!” дип ыңгыраша торган рәвештә тапты, бик ихлас берлән ясинны укыды; бик озын иттереп дога кылды. Сөннәтче бабайны тагын юатып чыгып китте (215 б.);
   – мәгълүм бер вакыт арасында (күптән түгел) булган, булып торган күренеш, вакыйга, хәлне тасвирлау текстына мисал: “Иртәгесен дә шуның артыннан (бергә торырга карчык табу артыннан) йөрсә дә, тагы өметле сүз ишетмәде. Ләкин бонларның берсе дә бабайның эссесене сүндермәде. Киресенчә, аңарда шул фикерне куәтләндергәннән-куәтләндерде. Ул күрше авылларда сораштыргалый башлады. Күрше карчыкларына- картларына үзенә карчык табарга үтенде (222 б.);
   – булачак хәл, күренеш, вакыйганы тасвирлау тексты. Монда вакыт бүгенге белән үрелеп бара: “Шул уйларны суза-суза бирнәләрнең төсләрене, кыйммәтләрен уйлый-уйлый (Мәрфуга абыстай) базга төште. Андагы каймаклар, майларны, тозлы ит, тозлы казларны күздән кичерде. Тагы ике тозлы казны юкка сатуы өчен үкенеп, хезмәтчеләргә иртәгә сөтне бирмәскә уйлап, өйгә керде. Өйне җыйды, җыештырды. Мәҗлесне кая ясауны уйларга тотынды: “Сәкене чыгарсак, түргә муллалар, ишек төбенә ил картлары, бүлмәдә никах тыңларга кодагый, кодачалар, башка табыннар – келәткә! Бәлешләргә табалар җитәрлек булмаса да туйда күрше-күләннән алу да гаеп түгел. Беренче мәҗлескә ике бәлеш бирергә кирәк.  Муллаларга катышкач, мулла әбисе булгач, ахырысы муллаларча булырга кирәк! Аштан соң мулла хатыны кеби иттереп җимеш суы ясарга кирәк. Кода-кодагыйларга сумсаларны ак оннан эшләргә кирәк. Бер төрле таба ашы гына бик простой була, коймак та кабартасың. Ләкин, әле шул, тагы килен уңмаган! Җаныңны тындырып таба ашларын рәтли белми. Былтыр карт муллаларда иртәге чәйдә ашаган кеби вак пәрәмәч ясасаң, аны серкә белән бирсәң, шәп булыр иде дә, әлеге килен! Казны бозмасак та, итне турап чыгарырга кирәк.
 
Мулла-мөәзин белән катышкач мужик төсле затсыз булырга ярамый. Кием-салым, әлхәмделилла, кодагый белән ашка чыкканда бикәч вакыттагы җон күлмәкне киярмен, өйдә каршы алганда киленнең бирнәсене... “ (231 б.);
   Үткәнне искә төшереп, бүгенгене тасвирлау, хикәяләү: “Үзеңнән тиң җирдән кыз алмагач, шулай була шул инде! Галәветдинем йөдәтте, юк исә безгә, әлхәмделилла, шәһәрдән дә бирүчеләр бар иде. Тукта, моңа карап торырга ярамас; ичмасам ак оннан бераз күмәч кабартып куйыйм, өч-дүрт йомыркадан гына булса да кош теле, юка пешереп алыйм... (232 б.);
   – үткән хәл, эш, вакыйганы бүгенге белән бәйләп искә төшереп хикәяләү (тасвирлау): “Аның исәбе ястүсен уку булса да, күңелендә тулган курку берлән  өмет аның бөтен тынычлыгын алганга, ул авыз эченнән генә үзе белгән догаларны укырга кереште. Күңеле никадәр сынык булса да. бөтен җанын-тәнен бәндәлек, бәндәнең көчсезлеге баскан булса да, аның башыннан: “Ул кая? Ни булды?” дигән сөаль китмәде.
   Чын, ул кая?
   Иртәгә, йә аннарыга кайтам дип киткән кешегә дүрт көн булды, һаман юк!
   Кайдан собраниесе шул юк кәгазьне тикшерергә җибәрде!
   
Кайдан ул шундый караңгы төнле, кыска көнле көзге айларда белмәгән-нитмәгән авылга китеп барды (288 б.);
    – күренеш, эшне киләчәктә дип фараз кылып хикәяләү (тасвирлау): “Менә ул, Сәгыйдә, үзе яучы булып бара. Зөлфия абыстай, самовар куеп чәй янына утыргач: “Мин бит, Зөлфия абыстай, Галимәне бик яхшы бер урынга сорарга килдем. Дәүләт зур, дәрәҗә зур, кешесе яхшы, ләкин бер генә җитмәгәне бар: көндәш өстенә”.– ди.
   Зөлфия абыстай: “Кемгә соң ул. абыстай?” дигәч, Сәгыйдә күзен дә йоммыйча: “Үз хәзрәтемә”, – ди.
   Зөлфия абыстай аптырап кала. “Әллә абыстай гакылдан язды микән?”– дип шөбһәләнә. Бүлмәдәге Галимә дә чулпыларын шылтыратып тиз генә чыгып китә (306 б.). 
   
Гомумән дә, Г.Исхакый әсәрләре – текст төзелешенең нечкәлекләрен ачу өчен ифрат мул чыганак ул. Мәсәлән, текстның башламы һәм очламы (азагы) үзенчәлекләрен анализлаганда да мисалларны Г.Исхакый әсәрләреннән алдык. Менә  “Башкорт бәхете” хикәясеннән китерелгән мисал – монда очламның бөтен текстка карый алуы дәлилләнә: “Бу хикәянең башкорт туены язганда хаталарым булса, белгән кешеләрдән шул хаталарымны күрсәтүләрене үтенәм. Хаталар әһәмиятле булса, икенче нәшерендә төзәтергә вәгъдә бирәм“ (179 б.).
   
Бу юнәлештә күзәтү-күнегүләрне алга таба да мөстәкыйль дәвам иттергәндә таяныр өчен менә шушы чыганакларны да тәкъдим итәбез:
   
Исхакый Гаяз. Зиндан:  Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре.–Казан: Тат.кит.нәшр., 1991.–671 б.  
 И.М.Низамов. Уем – тел очында ... (Сөйләм һәм массакүләм аралашу// – Беренче китап. Татар сөйләменең нигезләре.– Казан: Тат.кит.нәшр.– 1995.–287 б.
                                                 Илдар Низамов,
                              филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 24.06.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»