|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2021 Шоу-бизнес
Өченчегә әни булган Алсу Фазлыева ярдәм сорыйАлсу белән Азат Фазлыевлар гаиләсендә зур сөенче дип яздык. Кичә алар өченчегә әти-әни булдыар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ике улларына иптәшкә нәни кыз алып кайттылар. Инде Алсу инстачылардан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. “Хәерле көн, язылучыларым! Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Бу кадәр котлауны, чәчәкләрне бернинди дә бәйрәмдә алганым юк иде. Документлар тутыру белән мәш киләбез. Кызыбызның исемен бүген-иртәгә хәл итеп бетерәсе иде. Ә бездә әле дә төгәл вариант юк. Сезнең күңел түрегездә нинди матур кыз исемнәре йөри? Комментарийларда языгыз әле”, - дип язган җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|