поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.06.2021 Мәдәният

Ләйсән Кәримова Һиндстанга барып, Болливуд йолдызына әйләнгән

Ләйсән Кәримова Һиндстанга барырга уйламаган да. Әмма шулай да аңа әлеге илдә яшәргә, алай гына да түгел, һинд кинофильмнары һәм сериалларында төрле рольләр уйнарга да туры килгән.

– Ләйсән, син дә, ара-тирә булса да, һинд фильмнарын карап үскәнсеңдер, әмма кайчан да булса шундый җырлы-биюле фильмнарда рольләр уйнармын, дип уйлап та карамагансыңдыр...
 
– Рольләр уйнау турында нинди хыяллар булсын... Татар гаиләсендә үстем һәм безнең гаиләдә барысы да, әнием Лиана да, әтием Искәндәр дә – табибләр. Табиблык – гомумән, нәселебез буенча күчкән һөнәр, дәү әтиләрем һәм бер дәү әбием – табибләр, ә бер дәү әнием – биолог. Ләкин искәрмә дә килеп чыга инде ул, мәсәлән, мин үзем, медицина өлкәсен бик ошатсам да, табиблыкка укымадым. Казанның Туполев исемендәге Милли тикшеренүләр техник университетының менеджмент факультетын читтән торып тәмамладым. 18 яшем тулгач та, чит илгә чыгып киттем. Дүрт ел буе Мисырда башта аниматор, шеф-аниматор, соңрак кунакханәдә менеджер булып эшләдем. Аннары туристик компаниягә, онлайн эшкә урнаштым һәм үз-үземә: «Нишләп Русиядә утырыйм әле?! Дөнья гизим!» – дип, Азия илләрен күрергә сәяхәткә чыгып киттем. Таиландта, Индонезиядә, Шри-Ланкада булдым. Бер көн Гоада яшәүче дустым Василий үзенә кунакка чакырды. Барсам, аның дус кызы Мумбайда төшерелә торган фильм массовкаларында, төрле чараларда катнаша икән. Ул мине Мумбайга чакырды.
 
«Кил! Монда кызык! Акча да эшләрсең!» – диде.
 
Нишләп тәвәккәлләмәскә!  
 
– Мумбайга җиңел аяк белән, димәк?                      
 
– Әйе! Мин, гомумән, позитив, тормышны бик нык яратучы! Мира мине шундук кастинг агентлары белән таныштырды. Ә тышкы кыяфәтем, буй-сыным аларга бик тә ошады.
 
«Үзең кара чәчле һинд кызына да тартым, үзең ак тәнле!» – дип сокландылар.
 
Кастингларда катнаша башладым, клипларда төштем, зур булмаган рольләр уйнадым. Кастинглар, билгеле, ардырта, әмма роль өчен сайлап алындыгыз дигән хәбәр күңелдә бик бәхетле мизгелләр хасил итә! Мине тагы да яңа рольләр өчен чакырдылар. Иҗади эшләрем алга киткәч, актерлык осталыгы курсына язылдым, башка осталык дәресләренә йөри башладым. Балачактан бирле сәхнәләрдә чыгыш ясый идем ясавын, төрле чараларда да уйнадым, әмма барыбер актерлык белемем булмау үзен сиздертте. Әти-әнием мине җитди һөнәрең булсын дип үстергән иде. Билгеле инде, актерлык турында безнең башка да килгәне булмады, шуңа күрә тагы да җитдирәк кастинглар өчен осталык таләп ителүен аңладым. Уңыш тиз генә елмаймады. Ярты ел үтте. Һәм мин Казанга, әти-әнием, энем Данияр янына кайтырга булдым. Чемоданымны тутырып япкан гына идем, яңа сериалда роль уйнаячагымны әйттеләр. Шулай итеп, Һиндстанда дүрт елга сузылачак актерлык өлкәсендәге эшчәнлегем башланып китте. Төп рольле беренче сериалымда, «Чахул»да  аксыл чәчле чит ил кызын уйнадым, инглизчә сөйләштем.

– Бу роль озакка исеңдә калгандыр?
 
– Ничек кенә әле! Бик авыр булды, кайбер көннәрне егерме җидешәр сәгать эшләдек, йокы өчен нибары берничә сәгать кенә каралганга күрә, гримеркамда йоклый идем. Кырык биш минутлык эпизодлар төшерү генә дә кайчакта көн буена сузылырга мөмкин иде. Сериал ярты ел төшерелде. Шул вакыт эчендә миңа нибары... ике көн ял бирделәр. Ахыр чиктә, мондый шартлар сәламәтлегемне какшатты. Шуннан соң мин инде тулы метражлы фильмнарда да уйный башладым, рекламада да, барлыгы егермедән артык проекта катнаштым. Әмма әгәр дә сериаллардагы төп рольгә чакырсалар, мондый тәкъдимнәрне кире кактым, чөнки бу әйтеп бетергесез авыр хезмәт. Әгәр дә роль кечкенә яисә эпизодлар гына икән, уйнадым инде...
 
Алар өчен кемнеңдер зәңгәр күзле, ак тәнле булуы – искиткеч! Матурлыкның иң югары чагылышы! Үземне бик үзенчәлекле мохиттә дип хис иттем, миңа һәрчак бары тик ихтирам белән генә мөрәҗәгать иттеләр. Анда актерлык сәләтләремнең үсешен дә тойдым. Бу инде Русия киноиндустриясе түгел, чөнки бездә уйнар өчен иң әүвәл курчак битле булу мөһим. 
 
– Дүрт елдан артык әлеге дәүләттә яшәү дәверендә аларның телен өйрәнергә дә туры килгәндер?
 
– Ике ел ярым өйрәнгәч, һинди телендә сөйләшә башладым. Билгеле, бу телдә яза алмыйм. Язсам да, аларның хәрефләрен инглиз хәрефләре белән алыштырып язам. Һиндины бик тә яхшы беләм дип әйтә алмыйм, әмма  сөйләшерлек, аралашырлык базам бар инде. Ул – бик тә катлаулы тел! Шулай да гади җөмләле рольләрдә шушы телдә яхшы итеп сөйләштем, катлаулы җөмләләрне ятлап әйттем, хәтерем бик яхшы.
 
– Болливудтагы фильмнар өчен түләнә торган хезмәт хакы ничә доллардан башлана?
 
– Төрлечә түләнә, уртача бер көнгә 100-150 доллар, сумма син массовкадамы, сүзсез рольдәме, сүзле рольдәме яисә төп рольдәме, шуннан чыгып исәпләнә. Суммалар миллионга да җитәргә мөмкин, ә «йолдыз»ларга, гомумән дә, миллиард түләргә мөмкиннәр. Ә болай, көненә – уртача 300 доллар инде.
 
– Ләйсән, син төп рольләрдә дә уйнагансың, ә төп роль уйнауга лаек булу өчен нинди сыйфатлар булу сорала?
 
– Болливудта чит ил кешесе барыбер эшсез утырмый, анда нинди дә булса кечкенә генә роль уйнап, бер көн эчендә дә кинода төшеп була. Шулай ук төп героиня чит ил кешесе, рус яисә инглиз булган сценарийлар да языла. Миңа иҗади процесста булу күпкә ошый иде, һәрчак бер дулкында, даими рәвештә түләнә торган хезмәт хакында, ә популярлык – ул бит бүген бар, иртәгә юк. Дөрес, сериалда төп роль уйнагач, мине дә урамнарда таный, бергәләп фотога төшәләр иде инде. Гәүдә сыгылмалыгым, модель буларак, рекламаларда төшү тәҗрибәм дә бар, яхшы биим, һинди телендә сөйләшәм, бәлкем, болар да бик уңай сыйфатларым булып күренгәндер. Җырлый белү анда таләп ителми, җырларның барысын да һөнәри җырчылар башкара. Төп роль өчен кастинглар айга ике тапкыр гына узгач, бик тә зур хыяллар белән янмадым. Әмма Мәскәүдә актерлык белемен алган бер дус кызым Мумбайда гына калмады, Голливудка ук китте, андагы музыкаль клипларда төште инде... Болливудта яхшы керемле, төп рольләрне уйнаучы ике рус актрисасы бар, калганнары – Бөек Британия, Бразилия, Швеция, Сербия, АКШ кызлары. Чөнки алар инглизчә акцентсыз сөйләшә.
 
Болливудтагы төп рольне уйнау өчен актриса матур кыяфәтле булырга тиеш. Режиссерлар моңа иң беренче чиратта игътибар итә. Голливуд кануннары түгел инде анда, билгеле. Чөнки Голливудта кешенең бары тик актерлык осталыгына гына карыйлар. Күп кенә фильмнарда төп рольләрне шушы киноны төшерү өчен акча бирүче иганәчеләр үзләре үк уйный. Дөрес, синең осталыгыңа, белемеңә игътибар ителә торган кастинглар да бар. Әгәр дә төп роль өчен һинди теле кирәксә, актриса аны белергә, әгәр дә героиня инглиз телендә сөйләшүче икән, инглизчә акцентсыз сөйләшергә тиеш.    
 
– Һинд халкы кинофильмнарсыз яши алмый?
 
– Әйе! Илдә кинотеатрлар да бик күп түгел, әмма анда кино төшерү индустриясе гөрли. Бәйсез, авторлык кинофильмнары, документаль әсәрләр дә популяр. Җитди, тирән эчтәлекле сценарийлар да хуплана инде. Бу илдәге киноларның барсының да җыр-биюгә бай булуларына да аптырыйсы юк, чөнки һинд халкы – ихлас, шат күңелле, үзләрен бәхетле дип тоючы халык. Аларның барсы да ачык, гаять дәрәҗәдә игелекле. Үз милли киемнәрен генә кияләр. Аларда бәйрәм көннәр күп, ә аларның берсе дә биюсез, җырсыз узмый. Фильм сюжетлары мәхәббәт темасы белән үрелеп бара, актерлар да рольләренә кирәгеннән артык хисчәнлек салып уйный, әмма гомумиләштерсәк, Болливудның үзенчәлеге дә нәкъ шунда бит инде!
 
– Һинд халкы Татарстан турында яхшы беләме?
 
– Гади халык, юк. Бары тик туристлар, эшкуарлар гына. Минем анда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган табибләрне дә очратканым булды. Әмма әгәр дә җирле халыкка безнең Татарстанда мөселманнар яши, мин – мөселман дисәм, ышанмыйлар иде. Ничек инде Русия эчендә мөселман динен тотсыннар, син бит шорты, кыска күлмәк киясең, син нинди мөселман инде, дип аптырыйлар иде, чөнки андагы мөселманнар бары тик ябык кием-салым кия. Гомумән, бу илдә тынычлык хөкем сөрә, алар башка диннәрне дә хөрмәт итә, башкаларга комачаулык тудырмый.
 
– Карантин айларын Казанда үткәргәндә, Һиндстанны сагындыңмы?   
 
– Мумбайга китмәдем бит әле, виза көтәм. Һиндстанны, андагы эшемне дә чиксез сагынам! Чөнки мин инде менә бер ел актерлык эшем белән шөгыльләнмим. Кире китәсем килә, әмма виза буенча зур кыенлыклар бар, бу рәсми моментларның яхшыруын көтәм. Биредә дә иҗади проектлар таптым табуын. Реклама ролигында төштем, «Таткино» проектында, кинорежиссер Наил Хәйретдиновның рус телендәге «Сансара» тулы метражлы фильмында уйнадым. 
 
– Болливуд Болливуд инде. Синең өчен аңлаешлы этап. Ә менә шушы ашкынучанлыгың белән Голливудка да барыр идеңме?
 
– Әйе, Болливудта уйнаган рольләрем инстаграм битемдә саклана. Ә Голливудка килгәндә, мөмкинлекләрем булса, билгеле, барыр идем!
 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА
Идел
№ --- | 23.06.2021
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»