|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2021 Шоу-бизнес
Алинә һәм Азат Кәримовлар: "Аерылышып торган чаклар да булды"Җырчы гаилә Алинә һәм Азат Кәримовлар “ТНВ” каналында “Җырлыйк әле!” тапшыруына очраклы гына килеп керә. Аларга хәтле биредә алып баручылар еш алышынды, берара тапшыру ябылып та торды хәтта. Кәримовлар аңа яңа сулыш биреп эшли башлады. — Үзебез дә шаккатабыз. Без профессиональ телевидение алып баручылары түгел бит, — ди Алинә. — Ничек бар, шулай эшлибез. Бөтен күңелне бирәбез, күтәренке кәеф белән чыгабыз. Сценарий буенча сөйләмибез. Тамашачылардан җылы сүзләр күп килә. Шуңа сөенеп, тагын да канатланып иҗат итәбез.
Түбән Кама-Сарман кызы Алинә белән Мөслим егете Азат төрле конкурста күрешкәли, әмма якыннан Татарстаннан читтә — Башкортстанда узган “Дуслык моңы” конкурсында таныша.
— Сәхнә артына чыктым, бер кыз җилкәмә башын куеп елады. “Бер нотамны сузып бетермәдем, тын җитмәде”, — ди. Тынычландырдым һәм җырларга чыгып киттем. Ул кыз Алинә иде, — дип искә ала Азат. — Миңа — беренче, аңа икенче урын бирделәр. Бер-беребезне котладык. Сәхнә артында кабат игътибар иттем, чибәр генә кыз. Шулай таныштык. Телефон номерын сорап алдым. Ул вакытта йөргән кызым бар иде. Бер ел чамасы үткәч, анысы белән аерылышкач, Алинә белән очраша башладык.
Алинә:
— Башта исем китмәсә дә, Башкортстанда Азатка карата ниндидер хис уянды, бик якыннан белгән кебек тоелды. Казанга канатланып кайттым. Гашыйк булдым, дип дус кызга сөйләгәнем хәтердә. Көттем-көттем дә, егет шалтыратмагач, җиргә төштем. Бер ел үткәч, элемтәгә чыкты. Шуннан сөйләшә башладык.
— Озак очраштыгызмы?
Азат:
— Дүрт ел чамасы. Бераз аерылышып торган чаклар да булды. Аннан никах укыттык, 2013 елда туй үткәрдек. Ике кызыбыз бар. Азалинага — 5, Гөлмәрьямгә 3 яшь. Икесе дә бер бакчага йөри. Төпчегебез күптән түгел генә китте. Авыррак ияләште.
Кәримовлар Казанның Самосырово бистәсендә яши. Ике катлы йорт төзегәннәр. Күп эшне Азат үзе башкарган.
— Иремнең куллары алтын! Төзелеш эшләренә бик оста. Җиренә җиткереп, һәр нечкәлеген уйлап башкара. Өйдә барысын диярлек үзе ясады. Әлбәттә, дусларыбыз да зур ярдәм күрсәтте, — ди Алинә. — Ишегалдына газон җәйдек. Азат теплица ясады. Помидор, кыяр, яшел тәмләткечләр үстерәм. Корнишон кыярлары өлгерә. ZenEscorts
— Азат, өйдә студия дә булдыргансың икән?
— Икенче катны тулысынча студия иттем. Иҗат эшләрен шунда башкарам. Көй язам, аранжировка эшлим, җырчылар тавыш яздырырга килә.
— Туган якларга кайтып йөрисезме?
Алинә:
— Азатның әти-әнисе юк инде... Аның туган ягында — Мөслим районы Олы Чакмак авылында әни-каенананың бертуган абыйсы яши, шунда кайтып йөрибез. Матур як, якында гына Ык елгасы. Хәл белешеп, рухый азык алып, ял итеп киләбез. Минекеләр Сарманда яши. Гел эштә, хәрәкәттә алар.
— Соңгы вакытта иҗатта нинди яңалыклар бар?
— Яңа җырлар эшлибез. Сабантуйларга әзерләнәбез. “Сольный” концерт куярга исәп. Банкетларга да йөрибез.
— Отпускка нинди планнар корасыз?
— Апрельдә Сочида ял итеп кайттык. Соңгы тапкыр Азалина туганчы диңгезгә барган идек. Шуннан бирле сәяхәт кылган юк. Быел үз йортыбызда эшләп, авылларга кайтып ял итәрбез дип торабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|