|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2021 Дин
Мөслимәләр өчен 12нче Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә башлады10-17нче июль көннәрендә Казанда мөслимәләр өчен 12нче Мөселман яшьләре форумы узачак. Җиде көнлек форум “Өммәтебез аналары” темасына багышланачак. Кызларга Пәйгамбәрнең гаилә мөнәсәбәте нечкәлекләре, аның хатыннарының сыйфатлары турында сөйләячәкләр, белгечләр ярдәмендә күркәм гаилә моделен төзергә тырышачаклар. Форум проекты кысаларында – кызыклы, мавыктыргыч программа каралган: күңел ачу һәм спорт чаралары, фикерләү сәләте һәм китап уку клубы, фотосессия, экскурсия, кино залы һәм башкалар. Катнашу өчен 18дән алып 30 яшькә кадәрге мөслимәләр чакырыла. Форум Казан янындагы ял базасында үткәреләчәк. Язылу өчен Инстаграмда @fmm_kazan аккаунтындагы сылтама буенча керергә кирәк. Оештыру эшләре өчен түләү бәясе 2000 сумны тәшкил итә. Теркәлү 2021 елның 5 июленә кадәр дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 237-86-18.
--- |
Иң күп укылган
|