поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.06.2021 Мәдәният

“Яктылык” мәктәбе зур җиңүләр яулады

7 - 12 июньдә, Анапада, «Йөрәкләр полифониясе. Иҗат җилкәне астында - 2021» дип аталган өченче Халыкара фестиваль-конкурс узды. Масштабы буенча ул иң зур фестивальләрнең берсе булып санала. Бу конкурста 20 меңнән артык кеше катнашты.

Жюри әгъзалары буларак Россиянең атказанган һәм халык артистлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чакырылган иде. Әлеге фестиваль-конкурс талантлы балаларга алга бару өчен трамплин булып хезмәт итә.
 
Бәйгедә Самараның «Яктылык» татар мәктәбенең «Йолдыз» татар бию театры да катнашты. Кечкенә артистлар жюри әгъзаларына «Яулык белән бию», «Биибез бергәләп», «Күңелле гөрләвек», «Зәкә-Зәкә» һәм «Ярмәк вагы» биюләрен тәкъдим иттеләр. «Йолдыз»чыкларның һәрбер чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән сәламләделәр. Биш номерның дүртесе жюри тарафыннан аеруча югары бәяләнде һәм «Халык биюе» номинациясендә - I дәрәҗә лауреат дипломы белән, ә өченче сыйныф укучылары башкарган «Яулык белән бию» II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
 
Бәйгегә биючеләрне “Яктылык” мәктәбенең хореографы Алия Сурина һәм балетмейстер Рәшид Гыйззәтуллин әзерләделәр.
 
- Балаларның чыгышы белән мин бик канәгать, чын күңелемнән горурланам, - дип, шатлыгы белән уртаклаша Алия Сурина. - Аларның һәрберсе зур сәхнәдә чыгыш ясарга әзер артист. Бәләкәчләрем, 3 сыйныф укучылары, мине аеруча шатландырдылар. Мондый зур сәхнәдә, шундый зур аудитория алдында алар беренче тапкыр чыгыш ясадылар һәм искиткеч осталык күрсәттеләр. Безнең бу уңышларда Инзилә Гыйззәтуллинаның да өлеше бик зур. Чөнки ул “Йолдыз”чыкларыбызга бик яхшы профессиональ база биреп калдырды. Шулай ук, форсаттан файдаланып, ансамблебезгә бик нык ярдәм иткән Әнвәр Горлановка шәхсән үз исемемнән, балалар һәм барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә, - ди Алия Минәхсән кызы.
 
 
Балаларның талантын ачарга булышканы, татар халык биюләренә мәхәббәт уятканы, аларны шундый уңышларга китергәне өчен бәйгедә катнашкан укучылар һәм аларның ата-аналары Алия Суринага һәм Рәшит Гыйззәтуллинга чиксез рәхмәтлеләр.
 
“Йолдыз” ансамблен һәм аларның җитәкчеләрен ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 21.06.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»