|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2021 Криминал
Әниләре исерек булган. Югары Осландагы фаҗиганең нечкәлекләре ачыкланды (ВИДЕО)Татарстанда квадроциклда юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгәннән соң 52 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачылды. «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте. Кичә кичке сәгать биш тирәсендә Татарстанның Югары Ослан районы Ключищи авылында юл һәлакәтендә бер бала үлгән, өч кеше имгәнгән, дип язган идек.
Тикшерү ачыклаганча, квадроцикл белән идарә итүче исерек хатын-кыз дустын һәм аның ике баласын Идел елгасы янына пристаньга илтеп куярга җыена. Юлда барганда ул идарәсен югалткан һәм зур тизлектә килгән килеш сарайга барып бәрелгән.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә ике яшьлек кыз бала үлгән. 11 яшьлек кызны әнисе һәм квадроцикл йөртүче хатын-кыз белән бергә хастаханәгә китергәннәр.
Әлеге вакыйгадан соң «Юлда йөрү кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|