|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2021 Бәйге
"Тәэсир" татарча видеороликлар бәйгесенә эшләр җибәреп өлгерергә 3 көн калды!Татарстанда старт алган «Тәэсир» татар видероликлары бәйгесендә «Профессионаллар» номинациясендә 70 мең сум, «Һәвәскәрләр» номинациясендә өч бүләк — унышар мең сум бирелә. Бәйге декабрьгә кадәр дәвам итә. Июнь бәйгесендә катнашу өчен эшләрегезне 18, 19, 20 июнь көнне җибәрә аласыз. Җиңүчеләр 5 июльгә кадәр игълан ителәчәк. Бәйгене «Матбугат.ру» порталы оештыра. Төрле роликларны җибәрергә мөмкин. Төп шарт — аларның татар телендә төшерелгән булуы. Рус телендә төшерелгән очракта ролик татар теле яки татар халкына багышланган булуы сорала. «Тәэсир» бәйгесендә теләсә-кайсы шәһәр һәм районнан 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Бер айда бер автордан иң күбе өч видеоролик кабул ителә. Һәр видеороликның дәвамлылыгы биш минуттан артмаска тиеш. Бер үк катнашучы бәйгедә ай саен, әмма һәрвакыт яңа роликлар белән катнаша ала. «ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесенең беренче җиңүчеләре белән шушы сылтама аша таныша аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|