|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2021 Фаҗига
"Мондый коточкыч янгынны хәтерләмибез!.."31 майга каршы төндә Мөслим районы Салауз-Мухан авылында Габдрахмановларның йортына ут кабып, ике сәгатьтә өй эчендәге бөтен мал-мөлкәт янып бетә. 1962 елгы Рәмзия апа янгында үлә... Габдрахмановларны авылда хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Мәрхәмәтле җанлы бу гаилә 13 ел элек тәрбиягә ике малай ала. Саша һәм Женя исемле үсмерләр яңа гаиләгә тиз ияләшәләр. Шулай булмыйча соң! Моңа кадәр аларны ике тапкыр тәрбиягә алып, кире приютка тапшырганнар. Егетләр ерак шәһәрдән түгел, үз җирлегебездәге Островка авылыннан. Габдрахмановларның үз балалары күптән гаиләле, тормышта үз юлларын тапканнар. Энеләренә алар да сөенә, әти-әнигә картлык көннәрендә бергәләп терәк булырбыз, дип хыялланалар.
Рәмзия апа кечкенә чактан ук әнисез калгач, ятимлек ачысын яхшы аңлый. Шуңа күрә сабыйларны үз гаиләләренә алгач, ана назы бирергә, иркәләргә тырыша. Саша белән Женя озак еллар әти-әниле, пар канатлы гаиләдә бәхетле балачакка тиенеп үсәләр.
“КИРЕ КЕРМӘГӘН БУЛСА!”
— Рәмзия апа белән Ринат абый — туганнарыбыз. Рәмзия апаның үлемен ишетү бик авыр булды. Янган өйгә кире кереп киткән бит. Югыйсә ире аны йорттан алып чыккан булган. “Документларны алам”, — дип, ут ялмап алган өйгә ыргылуын күз алдына китерәм дә күзгә яшь тула. Күрәсең, ризыгы беткәндер. “Ярсыган ат утка ничек ыргылса, Рәмзия апаны да шулай тыеп булмады, диделәр”, — дип искә ала Салауз-Мухан авылында гомер итүче Чулпан Гыйзетдинова.
— Бу авылда әнием яши. Күп вакытым аны карап-тәрбияләп шушында уза. Үзебезнең таушала башлаган ихатадан чыгу белән Рәмзияләрнең мәһабәт йорты күзгә ташлана иде. Бу гаиләгә һәркем сокланды. Алар бал кортлары кебек тынгысыз иде. Өйдә ямь юк дип, тәрбиягә бала алдылар. Сашаның яратып гөлләр үстерүен, Женяның үзешчән сәнгатьтә актив катнашуын, сәнгатьле итеп шигырьләр укуын, җырлаганын-биегәнен ишетеп беләбез. Бик матур гаилә иде! Күз генә тигәндер, — ди Рәзинә апа Нуриева.
“МОНДЫЙ КОТОЧКЫЧ ЯНГЫННЫ ХӘТЕРЛӘМИБЕЗ”
Янгын башланганда, Габдрахмановлар тирән йокыда булган. Янгын чыгуын күреп, авыл яшьләре аларның коймаларына шакый башлаган.
— Бик җилле төн иде. Ялкын телләре кочак-кочак булып ишегалдыбызга килеп төште, бездән соңгы ихаталарга да ут очкыннары чәчелде. Авылыбыз белән янып бетмәсәк ярый, дип бик курыктык. Рәмзиянең арабызда булмавына күңел әле дә ышанмый. Күршебез ярдәмчел, сабыр, эшкә батыр, игелекле иде. Тәрбиягә алган балаларын шулкадәр яраттылар, — диде Әссәрия Гарифуллина, күз яшьләрен сөртеп.
Янгында Ринат абыйның тәненең 18 %ы пешкән. 15 яшьлек уллары Женя да зыян күргән.
Лилия ШӘЙМИЕВА |
Иң күп укылган
|