• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 27 Июль
  • Фәнил Галиев - язучы
  • Илшат Әминов - журналист
  • Гөлназ Рәхмәтуллина - журналист
  • Клара Хәйретдинова - җырчы
  • Альберт Гыйлметдинов - галим
  • Иршат Минкин - дәүләт эшлеклесе
  • Энҗе Камалиева - актриса
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
 
 

 
Архив
 

               

17.06.2021 Криминал

Илназ Галәвиев мөмкинлек чыккан саен үзен-үзе үтерергә генә тора

Казан шәһәрендәге 175 санлы гимназиягә һөҗүм итеп, 9 кешене атып үтергән 19 яшьлек Илназ Галәвиевны Мәскәү шәһәренә психиатрия экспертизасы үтәргә җибәргәннәр. Ул “Бутырка” тикшерү изоляторында эшләүче хезмәткәрләргә һөҗүм итеп, үзен тагын “Бог” дип атаган.

“Бутырка”га аны психиатрия-суд экспертизасына озатыр алдыннан вакытлыча урнаштырганнар. Ул ике кешелек камерада тора.

“Изоляторга китерелгәч ул тимер рәшәткәләргә, хезмәткәрләргә ташланды, үзен Бог дип атады”, – дип сөйләгәннәр анда.
 
 Илназ хәләл тукланудан баш тарткан, үзен атеист дип белдергән. Мәскәүдә аңа аерым игътибар, чөнки Казан шәһәрендә үк аны качарга маташа һәм агрессив дип исәпкә куйганнар. Ул гаебен таный, әмма мөмкинлек чыккан саен үзен-үзе үтерергә генә тора, диләр.
 
Илназ үзе әйтүенчә, Казанда ул башын кашыр өчен дә, басарга, утырырга махсус рөхсәт алырга тиеш булган.
 
Ул изоляторда Стивен Кингның берәр романын укыйсы килүен әйткән. "Киләчәк турында уйламыйм, минем укыйсым гына килә", - дигән ул. "Мин үзем агрессив түгел, мин тыныч кеше", - ди ул үзе турында. 
 
Илназ Галәвиев, шулай ук, изоляторда аркасы авыртуга зарлана башлаган. Изолятор хезмәткәрләре әйтүенчә, Галәвиев тимер рәшәткәгә үрмәлеп менеп башын бәрергә уйлаган, әмма аркасы белән идәнгә килеп төшкән.
 
Сербский исемендәге социаль һәм суд психиатриясе фәнни үзәгендә ул 30 көн торачак. Аны тәүлек әйләнәсенә күзәтү астында тотачаклар.
Фото: Реальное время

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 17.06.2021
Өмет печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (910598) / 17.06.2021 23:51:47

Кыйнаганнар, тукмаганнар, җәберләгәннәр, кимсеткәннәр, кыерсытканнар, какканнар, төрлечә рәнҗеткәннәр, мыскыллаганнар, мәсхәрәләгәннәр. Мыскыллауларга түзә алмыйча, көллияткә дә йөри алмаган бит Галәвиев. Галәвиев - бүгенге көндә җәмгыятьтә урнашкан режим корбаны. Илдә элементар тәртип урнаштырасы урынга яхшатланып пособий таратып, ә үзләре чамасыз урлап, үзләштереп ятучы түрәләрнең мәктәптә, башка уку йортларында, җәмгыятьтә тәртип урнаштырырга теләмәве, мәгариф, мәдәният, саулык саклау системаларына бүоенгән акчаларны елдан ел кисеп халыкны маймыл көтүенә әйләндерергә тырышу сәясәте нәтиҗәсе.
Нишләп укырга бармаган көллияткә, нишләп чирле булып хастаханәләр ишеген күпме таптап, дәваламаганнар? Хастаханәләрдә коронавирусларны дәвалыйбыз, урын юк диеп. Коронавирусларны дәвалаганда башка авырулар егылып үләргә тиешмени?
Нишләп саулык саклауга Германиядә бүленгәннең уннан берен дә бүлми бу түрәләр?
Нигә койко-мест саны буенча Рәсәй Африканың иң артта калган илләре белән бертигез урында?
Гәләвиев үтермәгән, аны шул чиккә җиткергәннәр үтергән мәктәп балаларын.

№1 (910597) / 17.06.2021 22:25:38

Шәмсетдинов җәберләүләргә түзә алмыйча хезмәттәшләрен атып үтерде, ә бу малайны бу адымга нәрсә этәргән - һаман шул сер ачыла алмый.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar