поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.06.2021 Хәйрия

«Еш авырый башлагач, кызыбызның исемен үзгәртергә булдык»

Балтачта яшәүче Рания Мәхмүтова ДЦПдан интегә. 6 яшь кенә әле аңа. Сабый тугач та, табиблар кисәтеп куя: озак яши алмаячак. Әмма әнисе, үҗәтләнеп, кызын аякка бастырырга тырыша. Нинди генә куркыныч сүзләр әйтсәләр дә, өметен өзми ул.

–  Балабызны бик көттек. Кияүгә чыккач та, тизрәк бәби алып кайтасы килде. Авырлы икәнемне белгәч, бик шатландым, очып йөрдем. Тик бәхетле мизгелләр озакка бармады. Авырлыклар алда көткән икән, – дип сөйли сабыйның әнисе Рәзилә. – Туганда йөрәге туктаган булган. Аны Казанга алып киттеләр. Без өйгә бары тик бер айдан гына кайттык. Кызыма исем куштырдык. Рената дип эндәшә башладык.
 
Тик матур мизгелләр озакка бармый. Әле бер яше дә тулмаган бала кинәт авырый башлый. Температурасы күтәрелә. Сабый аңын югалта. Рәзилә «ашыгыч ярдәм» чакырта. Табиблар тиз килә. Шулай итеп, сабыйны коткарып калалар. Берәр ел узгач, авыру тагын кабатлана.
 
–   Чираттагы прививкадан соң сабыемның хәле тагын да начарланды. Безгә әллә ничә төрле диагноз куйдылар. Еш авырый башлагач, баланың исемен үзгәртергә булдык: Рания дип куштык. Шуннан соң кеше ышанмаслык хәл булды. Кызымның хәле уңайлана башлады. Ә бит табиблар да бернинди өметле сүз әйтмәгән иде, – ди әнисе.
 
Рәзилә, сабыен аякка бастырыр өчен, кая гына бармый. Тернәкләндерү үзәкләренә барып, табиблардан баланы ничек дәваларга икәнлеген өйрәнә. Өенә кайткач, кызына физик күнегүләр ясата башлый. Ранияне бер минут та тик тотмый. Буш вакыт булуга, массажга тотына. Аяк-куллары язылсын өчен, гел хәрәкәтләндереп тора.
 
– Табиблар дәвалар дип кенә булмый. Баласы авыру әни үзе дә ярдәм итәргә тиеш. Кайчак без тернәкләндерү курсы узып кайтабыз да икенче баруны көтә башлыйбыз. Алай ярамый. Безнеке төсле сабыйларга гел ярдәм кирәк. Дөрес, һаман саен баланы хәрәкәтләндерү, аңа күнегүләр ясату җиңел бирелми. Ул елый да, көйсезләнә дә. Тик шулай да бар сабырлыгыңны җыеп, тырышырга кирәк, – ди Рәзилә. – Авыру бала тәрбияләүче әниләргә киңәш бирәсем килә. Беркайчан да күңелегезне төшермәгез! Синең балаң бары тик сиңа гына кирәк. Ничек бар шулай кабул итәргә, язмышың белән ризалашырга кирәк.
 
Аңлашыла инде, дәвалау өчен зур чыгымнар китә. Җитмәсә, Рәзилә эшли алмый, һәрвакыт бала янында булырга кирәк.
 
–   Еллар буе чит кешеләр ярдәм итә. Без аларга бик рәхмәтле. Үзем гел бала белән булгач, иремнең акчасы гына җитми, – ди ул. – Шуңа да без, кыенсынып булса да, кешеләрдән ярдәм сорыйбыз. Башка чарабыз юк.
 
 
Рания Мәхмүтовага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Рәзилә Рәшит кызы Мәхмүтова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5336 6902 1467 5433.
 
Карта 89179321120 телефон номерына беркетелгән.
 
Саклык банкындагы исәп-хисап счеты: 40817810962003162043.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.06.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»