поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.06.2021 Җәмгыять

Әтәч мәйданны туздырып ташлады

Сабан туйларын сагынган халык. Балык Бистәсе районындагы Балтач авылы җирле үзидарәсе хезмәткәрләре “кешеләр коронавирустан куркып җыелышмас” дип борчылганнар иде. Ләкин башкача килеп чыкты.

Күрше-тирә авыллардан, шәһәрләрдән кайткан кунаклар да кушылгач, болын тулды. Балтач авылы җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов халыкны татар халкының милли бәйрәме белән котлады. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да авылдашларын һәм кунакларны сәламләде, күчтәнәч рәвешендә шигырьләрен дә укыды. Балтач авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан мөхтәрәм ветеран Госман ага Мөбәрәкҗанов: "Тыныч тормыш - олы бәхет! Дөньялар имин булсын!” - дип теләкләр теләде. Сабан туе бүләге тапшырылды ветеранга. Авыл халкы, эшкуарлар, кайткан кунаклар да бүләкләр китергән бәйрәмне оештыруга.
 
Сабан туе, гадәттәгечә, балалар көрәше белән башланды. Күз тимәсен, Инсаф Зыятдинов киләчәктә мәйданнар тотар әле. Ул батыр калды. Балалар өчен уеннар күп булды. Арада иң кызыгы әтәч куу иде. Элек кәрҗингә яки кәгазь тартмага салынган әтәч авыш багана очына беркетелде. Хәзер яңалык кертелгән: кошны мәйдан уртасына очыртып җибәрәләр, ә тезелешеп баскан балалар аны куа башлый. Әй, китте әтәч йөгереп, ярышка чыкканнар гына түгел, Сабан туендагы бөтен бала-чага дәррәү купты. Әтәч тамашачылар арасына кереп качты, балалар - аның артыннан. Кемнең су шешәсе ауды, кемне скәмиясеннән үк бәреп төшерделәр. Ахырда бер өлгер малай әтәчне барыбер эләктерде. Кош тоткан кебек сөенгән, дигән әйтемнең чын чагылышы иде теге малайның йөзе. 
 
Тагын бер әтәчне ир-атларга ыргыттылар. Тик анысы кызык булмады, чөнки кош бер абзыйның кулына ук килеп төште. Халык арасында: "Әтәчне җиргә төшкәннән соң, куалата башларга кирәк иде”, - дигән фикерләр әйтелде.
 
Калын бишмәт һәм ыштан, бүрек һәм итек киеп чаңгыда узышу да тамашачылар күңеленә хуш килде. Үзешчәннәр тулы бер концерт куйды.
 
Балтач (Юлсубино) авылы Сабан туенда районыбызның Биектау авылы егете Данил Хәйриев баш батыр булып калды. Моңа әтисе Дамир Хәйриевтан да күбрәк шатланган кеше булмагандыр, әлбәттә. Үзе дә көрәшче Дамир Сабан туе батыры калуның дәрәҗәсен һәм тәмен яхшы белә инде ул. 
 

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 16.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»