поиск новостей
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Гыйнвар
  • Даян Әхмәт (1962-2006) - актер
  • Педер Хузангай (1907-1970) - язучы
  • Габдерәшит Фәхреддинов (1892-1953) - дин әһеле
  • Әмрулла Аги (1912-2001) - язучы
  • Роман Баканов - журналист
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
15.06.2021 Хәвеф-хәтәр

"Коточкыч, нигә миңа мондый хәсрәт?": быелгы Сабантуй мәңге истә калачак...

Быелгы Сабан туйлары әллә ничегрәк узды. Район үзәкләрендәгесен әйтүем. Әле анда фаҗига, әле монда гадәттән тыш хәл. Бер районда арбага кешеләр утырткан ат халык өстенә килеп керә, икенчесендә чабышкы аты аягын сындыра...

Билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә узган ел Сабан туйлары узмагач, быел, әлбәттә, милли бәйрәмебезне сагынганыбыз ачыкланды. Халык күп. Эшкуарлар узган елгы югалтуларын кайтарырга тырыша. Роспотребнадзор бәйрәмгә битлексез килү тыела дигән иде. 65 яшьтән узганнарга да өйләрендә генә утырырга киңәш ителде. Боерылды, киңәш ителде, ләкин тыю-киңәшләр сүздә генә калды. Бер генә теләгем бар: Сабан туйларыннан соң авыручылар күбәймәсен иде дә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта кертелгән тыюларны бездә дә кулланырга язмасын иде.
 
Әнә шул тыюлар үтәлмәгәнгә күрә төрле районнарда төрле гадәттән тыш хәлләре килеп чыкмадымы икән дип уйлап куям әле. Соцчелтәрләр заманы хәзер. Балтачта арбага утырылган кешеләр белән бер төркем тамашачылар өстенә килеп кергән ат видеосы да, ат узышлары вакытында аягын сындырган хайванның азаплануы да җәмәгатьчелеккә минуты-сәгате белән килеп иреште. Арчада исә әнә Сабантуй мәйданындагы батутлар да, сату палаткалары да очкан: күптән көтелгән яңгыр килгән. Күптән көтелгән булгач, хәвеф-хәтәрен дә көтеп тор. "Ат ярышы көндезге сәгать 1дә башланып китте. Ярышлар тыныч үтте. Дөрес, старттан кузгалып китмәгән ат булды. Ярышлар тәмамланып, кайту ягына кузгалуга җил- давыл чыгып, яңгыр тамчылый башлады. Казансу елгасы аша җәяүлеләр күперенә килеп кердек. Халык бар да йөгерешә. Куркынган, әсәрешкән. Яңгыр коя башлады. Боз белән бергә. Ышыкланырга бер ачык палатка эченә кердек. Каты яуды яңгыр. Палатканы җил күтәреп алып китмәгәе дип кот алынды. Яңгыр басыла төшкәч, тауга менүче баскычка ашыктык. Баскычтан шаулап ташу ага. Асфальт юлдан да гөрләвекләр ага. Район мәдәният йорты янында җил-давылдан зыян күргән машинага тап булдык. Хуҗаларына Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен" - Арчадагы хәл-әхвәл турында район газетасында сайтында әнә шундый мәгълүмат бар.
 
Үземә Аксубайдагы бәйрәмдә катнашырга туры килде. Иртәдән кызу һава. Сәгать уннарда мәйданга төшкәндә еракта гына болытлар җыелуын күрдем. Балалар белән берничә аттракционда булдык, 15-20 минут коктейльгә чират торып, балалар уеннарына дип атлаган идек - килеп җитте теге болыт. Халык машиналарына йөгерә. Эре яңгыр. Артык борчылу, Сабантуй күрә алмадым дип кайгыру юк. Көткән иделәр биредә яңгырны. Тыныч кына, җилсез-давылсыз койды да койды, койды да койды яңгыр. Кайтып җиткәч исә, Аксубайдан 10-15 чакрым ераклыкта гына урнашкан Васильевка дигән авылда котырып-котырып боз явуы турында хәбәр килде. Мессенджерларда янә фото, видеолар килеп чыкты. Әнә берәве "Коточкыч, нигә миңа мондый хәсрәт?" дип ачыргалана. Явып та караган соң анда боз - бакчада нәрсә үсә, барысын да егып салган... Бүген шул авыл яныннан үттем. Бакчаларда яфраксыз гына бәрәңге сабаклары калган. Бик авыр күренеш, күпме хезмәт кергән дә, күпме тир түгел. Хуҗаларга, Аллаһ ярдәм бирсен!
 
"Быелгы Сабантуй мәңге истә калачак!" - әлеге дә баягы шул социаль челтәрләрдә мондый язмалар күп иде. Төрле районнардан...
 

Радик САБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 14.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы