|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2021 Шоу-бизнес
Әнвәр Нургалиев: Исән чакта "Әни, мин сине яратам" дип тә әйтә алмадым...
Әнвәр Нургалиев инстаграм сәхифәсендә туган авылына кайтуын язган. Аның әти-әнисез, буш йортка кайтып керүенә бик күңеле әрни. Җырчы шул хакта зар-моңнары белән уртаклаша. "Күңел әрни, башта уйлар, бу дөньяда бер әйберне дә кире кайтарып булмый шул.
Без, татар-ба "Күңел әрни, башта уйлар, бу дөньяда бер әйберне дә кире кайтарып булмый шул.
шкорт балалары, башкача тәрбияләнгән. Әниләр исән чакта кочаклап, яратып, иркәләнә белмибез, күңел белән яратабыз. Әни исән чакта мин аңа: «Әни, мин сине яратам», - дип әйтә алмадым, бик үкенәм шуңа, больницада ятканда, телсез калгач, ул да миңа нәрсәдер әйтергә тырышты, ләкин мин аңлый алмадым.
Әле булса көн дә әйтер идем. Әнием, бәгърем, яратам сине, бердәнберем дип... Ә вакытны кирегә әйләндереп булмый... Вакыт узган саен яра төзәлә, диләр, миңа калса, ул тирәнәя генә. Жәлләмәгез әниләргә җылы сүзләр. Әниләрне башка ясамыйлар..." - дип яза Әнвәр Нургалиев.
--- |
Иң күп укылган
|