• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июнь
  • Ренат Галиаскаров - шагыйрь
  • Ранил Шәрифҗанов - клипмейкер
  • Кәрим Кара - язучы
  • Сергей Собянин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәнзилә Сабирова - актриса
  • Виктор Цой (1962-1990) - рок-музыкант
  • Мунча бурасы сатып алам, идән-түшәм, түбә кирәк-яраклары белән. Тел.: 8-9874221206. Азнакайга якын булсын, Башкортстаннан булса бигрәк әйбәт. Июнь аенда гына (2021) шалтыратырга.
  • Казан шэхэрендэ Ахунов урамы, балалар булмэсе очен Лазурит фабрикасы мебеле сатыла (бик яхшы хэлдэ). Мебель бер ике ишекле кием шкафы, ике берэр ишекле -куп булемле кием шкафы, ике киштэле полка, ике кроватьлы йокы урыны (астагы кровать тартып чыгарыла), ике ортопедический матрац белэн, хэм язу-компьютер остэле (тумбочка, полкалы) жыелмадан (набордан )тора. Бэясе килешу буенча. Жыелган килеш алып киту момкинчелеге бар. Сутеп тэ алып китэргэ була. Тел. 8-9172-76-06-15
  • Сдам 2х комнатную квартиру на длительный срок по улице Ак. Глушко (Азино) порядочной семейной паре без вредных привычек, в квартире все есть для проживания, рядом школа, садик, остановка, ТЦ Мега, квартира теплая, соседи тихие, имеется два балкона. Иностранцев прошу не беспокоить! 16+ку 89276725927 (собственник).
  • Селикатный кирпеч сатыла.89179215414
  • "Яшьлек" метро станциясе янында, Энергетиклар урамы 2/2 йортында урнашкан тулай торак бүлмәсендә яшәүче кызга бүлмәдәш кыз эзлибез. 1 июльдән. Бүлмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз да бар. Душ этажда. Барлык сораулар буенча: 89050215173 телефонына шалтыратырга
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла. 89534073195
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.

 

 
 

 
Архив
 

               

11.06.2021 Сәясәт

Энгель Фәттахов: «Бөтен кешегә дә ярарга тырышкан җитәкченең эше беркайчан да бармаячак»

Актаныш ак як, якты як булып күңелемдә саклана. Нидән икәнен төгәл генә әйтә алмыйм, һәрхәлдә, район исемендә «ак» дигән сүз булган өчен генә түгел. 1967 елда университетка укырга кергәч, шул районга «бәрәңгегә» җибәргәннәр иде безне. «Бәрәңгегә» диюебез, колхозга көзге кыр эшләрендә булышу, ягъни бәрәңге алуда катнашу була инде.

«Чишмә» колхозында силос ташыдык. Колхоз ашханәсендә «ач  студентлар»ны менә дигән итеп ашаттылар. Әле өч айлык стипендия күләмендә хезмәт хакы да биреп җибәрделәр. Тавыклар гына коена торган инеш буендагы авылда туып үскән Риман шул районда беренче мәртәбә зур суда – Агыйделдә, ак пароходта йөзде.
 
Телевидениедә эшли башлагач, Актанышта беренче мәртәбә аяк сындырдым. Районның «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле турында Мәскәүнең Үзәк телевидениесе өчен тапшыру әзерләргә барган идек. Ни гаҗәп, гипсланган аяк белән шактый вакыт урында яту, ярты елга якын «бүлничный»да булу да Актанышка булган мәхәббәтне киметмәде. Берәүнең, бәлки, әйләнеп тә карыйсы килмәс иде. Ә минем гел шунда барасы килеп кенә тора. Быел җай да чыккан иде. Район башлыгы, заманында «Агыйдел» ансамблендә биеп йөргән Энгель Фәттаховка алтмыш яшь тулу сылтавыннан барып кайтмакчы идем. «Килсәң, аяк сындырган урыныңны да, Агыйдел буйларын да үзем күрсәтәм», – дип ел саен әйтә килде ул. Берничә көн элек шалтыраткач, кызганыч, үзе Казанда булып чыкты. Шуннан файдаланып очрашып-сөйләшеп утырдык үзе, ну, насыйп итсә, Актанышка барыбер барам әле. Бу районда дистә елдан артык булган юк, андагы хәлләрне, Энгель Нәвап улының үзе турында да ишетеп кенә беләм. Шуңа күрә сүзне дә «имеш-мимешләр»дәнрәк башладым.
 
Имеш, Энгель Фәттахов артык ваклана икән, һәр нәрсәдә акыл өйрәтә, төпченә-тикшерә, татарга хас булганча, «тотып карамыйча» ышанмый икән. «Юк, мин андый түгел, – димәде ул, – шундый булырга тормыш үзе өйрәтте», – диде. Энгель Фәттахов фикеренчә, җитәкче кеше сүзенә ышанып идарә итәргә тиеш түгел, ә һәр өлкәдә, үзе әйтмешли, «компетентлы булырга» тиеш.
 
«Читтә бәхет тапмам»
Ул Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып та эшләгән иде. Ике дә уйлап тормады: «Туган җирдә эшләгән кебек бер җирдә дә эшләп булмый икән ул», – ди Энгель Фәттахов. Казанда эшләгәндә иртәнге җидедә киңәшмә үткәрүен дә татарның артына кояш чыкканчы йокларга тиеш түгеллеге белән аңлатты. Министр чагында атна саен Актанышка кайтып килә торган булган. Биш ел буе бит бу! Туган яктан энергия җыеп, әнинең догаларын тыңлап килә идем, ди. Әнисе Рәйсә апа абыстай икән. Инде туксан алты яшьтә булса да, йорт тирәсендә эшләп йөри, бәрәңге төпләренә дә өя икән. Гомерле булсын Рәйсә абыстай. «Агыйдел» ансамблендә хатыны Сәрия, кызы Таңсылу белән биеп йөргәндә Энгель Фәттахов район башлыгы урынбасары иде. Җитәкче кешенең мондый «һөнәр»ләренә, әлбәттә, көлеп, гаҗәпләнеп караучылар да булды. Хәтерлим, әле «Татарстан яшьләре» гәҗитендә эшләгәндә, «Җитәкчеләр җырлый» дигән концерт әзерләгән идек. Кайбер талантлы гына җитәкчеләребез концертта катнашудан баш тартты: «Безгә килешеп бетмәс», – диделәр. Ә Энгель Фәттахов: «Без кемнән ким?» – дип, рәхәтләнеп Камал театры сәхнәсендә биеде. Ул бүген дә: «Җитәкче кеше үзен башкалардан аерып куярга тиеш түгел», – дип бара. Ә менә кешеләр алдында җаваплылыкны беренче урынга куя.
 
Мин аның сәхнәләрдә биеп йөрүен яңадан  искә төшердем дә тормыш сәхнәсендә үзен кем итеп тоюын сорадым. «Режиссер», – диде. Аннан:  «Дирижер», – дип тә өстәде.
 
Ул, әлбәттә, зур кеше, җитәкче булырга хыялланмаган. «Җитәкче – профессия түгел ул», – ди. Мәктәптә укыганда үз колхозында баш инженер булырга хыялланган икән. Чөнки, бөтен авыл балалары кебек, колхоз эшендә эшләгән, торф чыгарган һәм бала акылы белән булса да дигәндәй, авыл хезмәтен механикалаштырырга хыялланган. Авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерләү факультетын тәмамлаган Энгель, әмма «инженердан гуманитарий ясап була» дигән ниндидер язылмаган кагыйдәгә буйсынып димме, «режиссерлык»ка күчкән. Яшьрәк вакытта комсомолда эшләү, колхозның партоешма секретаре булу, аспирантура тәмамлау, техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу – болар барысы да фикерләү офыгымны киңәйтте дип саный Энгель Нәвап улы. «Җитәкче кеше гомер буе укырга тиеш, бу заманда бигрәк тә», – ди.
 
Ленинның «Укырга, укырга һәм укырга!» дигән сүзләрен искә төшереп елмаеп куйды. «Укырга!» дигәнне ул, әлбәттә, китап уку, белем алу дип кенә кабул итми, үзе әйтмешли, җитәкче кешегә тормыш сабагы, тормыш гыйлеме кирәк. Җитәкче күп белергә, һич югы һәрнәрсәнең нигезенә, асылына булса да төшенергә тиеш.
 
«Бөтен кешегә дә ярап булмый»
Дөресен әйткәндә, мин Энгель Нәвапычны үз итебрәк сөйләштем һәм үз кеше үпкәләмәс әле дип: «Халык ни өчен түрәләрне бик үк яратып бетерми икән?» – дип тә сорадым. Аныңча, төп хикмәт  җитәкченең кеше гозеренә битараф булуында. Колхозлар чорында авылларда узган отчет-сайлау җыелышларын, җыеннарны искә төшерде ул. Алар бик тавышлы уза иде, кайчак талашып та бетәләр иде, ди. Андый җыелышларда халык район түрәсенә гозерләрен, үтенечләрен күп яудыра. «Вәгъдә бирәсең, ә кайбер вәгъдәң йә онытыла, йә объектив сәбәпләр аркасында үтәлмәскә мөмкин. Ә чираттагы җыелышта халык моны барыбер искә төшерә, шул вакытта җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрлек буласың инде», – ди.
 
Аңлавымча, Энгель Фәттаховка хәзергә җир тишегенә керергә туры килмәгән. «Халык җитәкчене сүзенә карап түгел, эшенә карап бәяли. Нигә әле кеше уңмаган җитәкчедән интегеп яшәргә тиеш! Мин андыйларны җитәкчелеккә якын да җибәрмәс идем. Хәер, үз дәрәҗәмдә шулай эшлим дә», – диде. Җитәкче бөтен кешегә дә ярый аламы? Мин аның «юк» дип әйтәсен чамалый идем, ә ул тагын да кистеребрәк әйтте. «Бөтен кешегә дә ярарга тырышкан җитәкченең эше беркайчан да бармаячак. Бүген мин Актаныш урамнарыннан рәхәтләнеп йөрим, һәркем белән туктап исәнләшәм, сөйләшәм. Ялкау булмасаң, халык турында уйлап эшләсәң, моны барыбер күрәчәкләр, сиңа бүген булмаса, иртәгә бәя бирәчәкләр», – диде.
 
Әтисе Нәвапны бөтен авыл «абый» дип йөрткән. Башлангыч мәктәп мөдире булган ул, башлангычта бөтен кешене ул укытып чыгарган. Һәм авыл халкы гомер буе аңа киңәшкә килеп йөргән. Үзең ышанмаган һәм ышанычыңны акламаган кеше янына килеп йөрмисең бит инде ул. Кая килеп йөрү, якын да бармыйсың! Ә халык тартылган Нәвап абзыйга.
 
Энгель Фәттахов нигә әтисен искә төшерде икән? Юкса, бу хакта сорау бирмәгән дә идем. Алманың агачтан ерак төшмәвенә ышанам мин. Нәвап улы Актанышны инде 19 елга якын җитәкли. Халык телендә элек-электән «Актаныш игенчесе» дигән сүз йөргән. Әңгәмәдәшем бу сүзне мактаулы исем дип кабул итә һәм бу исемгә тап төшермәскә иде, ди. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча бүген район республикада  беренче бишлектә. «Бөек үзгәреш» елларында Актаныш җирләренә инвестор да кермәгән. Бүген элекке колхозлар үз рәвешләрен әллә ни үзгәртмичә, «ООО»лар булып яшиләр. Узган ел 200 мең тонна икмәк җыеп алганнар, тәүлеккә 200 тонна сөт, елына 32 мең тонна ит җитештерәләр. Әлбәттә, бөтен җирдәге кебек авылда халык кими, ә Актанышның үзендә арта икән. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләре саны ишәя тора. Озакламый тәүлегенә 300 тонна сөт кабул итә ала торган яңа предприятие сафка басачак. Бөртеклеләрдән ярма, он, катнаш азык һ.б. ясый торганы эшли башлаячак. Һәм, ни гаҗәп, Актанышта «КамАЗ» өчен 50дән артык деталь дә ясыйлар икән, заводта йөздән артык кеше эшли.
 
Кояшны беренче күрәләр
Актаныш  үзенә күрә аерым бер дәүләт сымак та тоелып китә. Дәүләт теле дә бер – татар теле генә кебек, җыелышлар да шул телдә уза. Район җирләрендә бердәнбер булган дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Агыйдел» дә Актанышта гына. Район башлыгы, әле дәүләт драма театры да барлыкка киләчәк, ди. Районда 50дән артык театр коллективы бар, унысы халык театры исемен йөртә, бер муниципаль театр эшли. Ел саен театр фестивальләре уза. Кыскасы, дәүләт статусы алырга тулы нигез бар.
 
Актаныш халкының 98 проценты – татар. Бу – татар дөньясына күренекле шәхесләр биргән як һәм аларны санап бетерү мөмкин эш түгел. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевне, кабатланмас шәхесләр Әлфия Авзалова, Гамил Афзалны гына әйтсәк тә, җитеп торыр. Язучылар берлегендә 26 язучы – Актанышныкы. Энгель Фәттахов: «Татар дөньясына шәхесләрне Актаныш та бирмичә, кем бирсен?!» – дип кабатларга ярата. Әле бит республикада бердәнбер булган гуманитар гимназия дә –  Актанышта һәм анда Татарстан районнарыннан гына түгел, күрше-тирә өлкә һәм республиканың сәләтле балалары да укый.
 
Актанышта вакыт та икенчерәк сыман. Әңгәмәдәшемне бер сүз әйтеп  үсендереп куйдым. Бер язмамның герое: «Кояш тизрәк чыксын дип йокларга ятам дигән иде», – дидем. Көлде генә Энгель Фәттахов. «Татарстанда иң беренче булып Актаныш уяна. Без – көнчыгышта, кояшны беренче булып без каршы алабыз. Сөн елгасының теге ярында Башкортстан, вакыт аермасы – ике сәгать. Без башкорт вакыты белән уянабыз», – дип көлә. Аннан: «Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең, оныталмасам аны нишләрмен…» – дип җыр да көйләп куя. Бу җырны Энгель Фәттаховның туган авылы – Чишмәгә килеп композитор Сара Садыйкова язган, сүзләре – Мостафа Ногманныкы. Гомумән, Актаныш турында җырлар шактый күп. Табигате искиткеч матур, халкы уңган булмаса, җырларга салынмас иде бу төбәк, шунда туып үскән кешеләр дә туган якларын шулай олыламас иде. Мин Энгель Нәвап улы Фәттаховны да күз алдымда тотам. Әңгәмә ахырында хөкүмәт бүләкләренә мөнәсәбәтен сораган идем. «Ул турыда нигәдер уйлаган юк», – дип кенә куйды. Мин дә аларны санап торуны кирәк тапмадым, иң әһәмиятлесе, сине халык зурласын, дип уйладым. Бу яктан без Энгель Фәттахов белән фикердәш идек.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.06.2021
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (910571) / 15.06.2021 11:47:22

нэмэкэйгэ микэн Ингел абый гел севернокорейский кител кия башлады ул ? диктатор буласы килэ микэн ни, анламаем

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar