поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.06.2021 Җәмгыять

Фаҗига көнендә гимназиядә булган укытучыларга 100 мең сум акча бирелә

— Казандагы 175 нче гимназиядәге фаҗига сәбәпле, әлеге гимназиянең укытучыларына һәм хезмәткәрләренә - һәркайсына 100 мең сум акча бирелә. Бу акча аларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен каралган. Мәскәүдә хәзер дә 4 бала һәм 3 өлкән кеше дәвалана. Казандагы ДРКБда 2 бала ята әле, аларның хәлләре тотрыклы, - дип белдерде Кремль вәкиле Лилия Галимова.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу атнада республикада Президент катнашындагы чараларның Россия көненә багышланган булуын хәбәр итте.
 
Чү, урамнан кемнәр килә?
 
— Казанда 12 июньдә, Россия көне уңаеннан, Кремль яр буе урамында 9.00 сәгатьтә “Халыклар дуслыгы” Бөтенроссия акциясе була. Яшьләр оешмалары, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре, студентлар бердәм сафта уза. Президент Рөстәм Миңнеханов та маршта катнашачак, - диде Лилия Галимова.
 
— Маршта билгеле бер кешеләр генә йөриме, әллә һәркем катнаша аламы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
 
— Әлбәттә, теләге булган һәр кеше маршта катнаша ала. Аның исеме һәм җисеме дә “Халыклар дуслыгы” Бөтенроссия акциясе бит, - дип аңлатма ясады Казан Кремленең рәсми вәкиле.
 
Татарстан Президенты шулай ук, Россия көне уңаеннан, Кремльдә лаеклыларга дәүләт бүләкләре тапшыра.
 
Әфганчыларга яңа һәйкәл
 
Җиңү паркында 12 июньдә 11.00 сәгатьтә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында Әфганчыларга багышланган һәйкәл ачыла. Лилия Галимова сөйләгәнчә, ул тулы бер мемориал була. Аның проектын әзерләгәндә әфганчы сугышчы - интернационалистларның фикер - тәкъдимнәре исәпкә алынган. Скульптор Александр Кислов иҗат иткән яңа һәйкәл төп урынны били. Декабристлар урамындагы, скульптор Асия Миңнуллина проекты буенча эшләнгән, элеккеге һәйкәл дә Җиңү паркына күчерелде, ул әфганчылар мемориалының бер өлеш тәшкил итә. Президент әфганчылар белән дә аралашачак.
 
Самокатларга “әҗәл” карары әзерләнә
 
Электр самокатлары катнашындагы юл һәлакәтләре көн саен диярлек кабатланып тора. Лилия Галимова алхәбәренә караганда, якын көннәрдә самокатлар турында муниципалитет карары игълан ителәчәк. “Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре үзләрендә самокатларга кагылышлы карарлар чыгарды инде”,-диде ул.
 
Мәгълүм булганча, Сочи шәһәре дә диңгез яры буйларында самокатларда йөрүне тыйды.
 
АКШ Татарстан чәен эчә
 
Президент Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада эшкуарлар белән очраша. Анда электрон сәүдә мәйданчыкларыннан файдалану, эшкуарлар җитештергән продукцияне халыкара базарга тәкъдим итү турында сөйләшү була.
 
— Безнең эшкуарлар чит илләргә нинди товарлар сата? - дип кызыксындым.
 
— Электрон сәүдә мәйданчыгы аша, мәсәлән, АКШка һәм Канадага республика эшкуарының кече предприятиесендә җитештерелә торган чәй җибәрелә. Төрле үләннәр кушып ясалган бу чәй анда популярлык казанган,- диде Лилия Галимова.

Сабантуйга битлегеңне онытма
 
Лилия Галимова:”Сабан туенда, шулай ук кешеләр күп туплана торган чараларда Роспотребнадзор таләпләрен үтәү зарур. Битлек кию тиешле яки вакцина ясаткан булу кирәк. Урамда медицина битлегеннән йөрү мәҗбүри түгел. Ләкин, барыбер дә коронавирустан саклану чараларына битарафлык күрсәтергә ярамый”,-дип искәртте.
 

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 10.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»